Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
9 сыйныф укучылары пешекче һөнәрен үзләштерделәр
Опубликовано: 09.04.20269 апрельдә Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә гимназиянең 9 сыйныф укучылары эшче һөнәрен үзләштерү турында тантаналы шартларда таныклык алдылар. Алар 3 разрядлы пешекче һөнәренә ия булдылар. 2025 елның сентябрь аенда Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе арасында өчьяклы килешү төзелде. Килешү нигезендә гимназиянең 8 һәм 9 сыйныф укучылары уку елы дәвамында пешекче һөнәрен үзләштерделәр, 8 сыйныф укучылары укуларын алдагы елда да дәвам итәчәк, ә 9 сыйныф укучыларының барысы да зур уңышка иреште. Укучыларыбыз көнкүреш өчен кирәкле һөнәр үзләштерде, пешекче һөнәренә ихтыяҗ көннән-көн арта. Балаларны зур уңышлары белән котлыйбыз, алдагы тормышларында уңышлар телибез! Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры Ольга Владимировна Силантьевага, көллият укытучыларына, Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей













