Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 08.12.2025

Бүген, 8 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Ватанга хезмәт итү төшенчәсен формалаштыру, ил тормышы өчен җаваплылык, сугыш батырларына хөрмәт тәрбяләү турында иде. "Россия - җиңүчеләр иле” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Алдынгылар Советы утырышы 08.12.2025

8 декабрь көнне Алдынгылар Советының чираттагы утырышы узды. Чара барышында декабрь аенда үткәреләчәк чаралар, Алдынгылар Советы бәйгесендә катнашу турында фикер алыштылар.
-
Геройлар кемнәр алар? 08.12.2025

9 декабрь көнне Россия геройлары көне уңаеннан "Геройлар кемнәр алар?" исемле лекция узды. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе- Заляева Г.А. оештырды.
Лектор, архив фотолары һәм документлары белән таныштырып, тарихтан ачык мисаллар китерде. Укучылар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үз мисаллары белән уртаклаштылар.
-
Каләмне сынау 06.12.2025

6 декабрь көнне 6б сыйныфы укучылары мәктәп медиаүзәкләре республика конкурсының онлайн этабында актив катнаштылар. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика бүлегендә үткәрелде.
Укучылар "Каләмне сынау" номинациясендә 1 урынга лаек булдылар.
-
Игелекле эшләр агентлары 05.12.2025

5 декабрь көнне Россиядә волонтёрлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Заляева Г.А. һәм Алдынгылар Советының “Волонтёрлык” юнәлеше 5 сыйныфларга “Игелекле эшләр агентлары” исемле уен үткәрделәр.
Чара катнашучыларга уен формасында волонтёр эшчәнлеге белән танышырга һәм иҗадилык потенциалын ачарга мөмкинлек бирде.
Атмосфера чын мәгънәсендә илһамландыра торган иде:
- командалар актив рәвештә фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, креатив идеяләр тәкъдим иттеләр;
- волонтерлар оешмасының һәр «бүлегендә» катнашучылар волонтёрлыкның реаль тәҗрибәсе белән уртаклаштылар;
- катнашучылар биремнәрне үтәп кенә калмадылар, «Ә волонтёрлык нәрсә ул?», «Нинди акцияләр була?», «Онлайн ярдәм итәргә мөмкинме?» дигән сораулар да җавап бирделәр.
-
Фидакарьлек, батырлык һәм дан турында 05.12.2025

5 декабрь көнне актлар залында 8-11 сыйныф укучылары өчен Константин Васильев музее хезмәткәре Галина Петровна Короблева тарафыннан күчмә лекцияләр үткәрелде.
Галина Петровна "Фидакарьлек, батырлык һәм дан турында" программасы белән чыгыш ясады. Ул рус рәссамы Константин Васильевның тормышы һәм иҗаты, Бөек Ватан сугышына багышланган картиналар турында сөйләде!
-
Аксаков укулары 05.12.2025

5 декабрь көнне "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан XV "Аксаков укулары" республика күләм фәнни-тикшеренү һәм иҗади бәйгесе узды.
Чарада гимназиябез укучылары да актив катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
-6а сыйныфы укучысы Галимуллина Әминә "Со мной Пушкиным пленяться" номинациясендә 3 нче урынны яулады;
"Бесценный кладезь обучение в Казани" номинациясендә 6б сыйныфы укучысы Усынин Артем катнашучы дипломына лаек булды.
-
Л.Н. Толстой музеенда 05.12.2025

5 декабрь көнне 7а сыйныфы укучылары Л.Н. Толстой музеенда экскурсиядә булдылар.
Укучылар язучының Казан чоры һәм университетта укыган еллары турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар.
-
Игелекле эшләр 05.12.2025

5 декабрь көнне Россиядә волонтёрлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Заляева Г.А. һәм Алдынгылар Советының “Волонтёрлык” юнәлеше 5 сыйныфларга “Игелекле эшләр агентлары” исемле уен үткәрделәр.
Чара катнашучыларга уен формасында волонтёр эшчәнлеге белән танышырга һәм иҗадилык потенциалын ачарга мөмкинлек бирде.
Атмосфера чын мәгънәсендә илһамландыра торган иде:
командалар актив рәвештә фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, креатив идеяләр тәкъдим иттеләр;
волонтерлар оешмасының һәр «бүлегендә» катнашучылар волонтёрлыкның реаль тәҗрибәсе белән уртаклаштылар;
катнашучылар биремнәрне үтәп кенә калмадылар, «Ә волонтёрлык нәрсә ул?», «Нинди акцияләр була?», «Онлайн ярдәм итәргә мөмкинме?» дигән сораулар да җавап бирделәр.
-
Яшь алып баручы 04.12.2025

4 декабрь көнне 1б сыйныфы укучысы Хасанова Ралинә Бөек Җиңүгә багышланган “Яшь алып баручы” шәһәр конкурсында актив катнашты.
Ралинәгә уңышлар телибез!













