Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Исәнме, җәй! 16.05.2025

16 май көнне 2а сыйныфында “Исәнме, җәй!” исемле отчет концерты узды. Чара вакытында укучылар әти-әниләренә матур җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәттеләр, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
Чараны әзерләргә булышкан әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәбез!
Укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Балалар илебезне ясыйлар 15.05.2025

15 май көнне “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Республикасы бүлегенә башлангыч сыйныфлар матур рәсемнәр тапшырдылар. “Балалар илебезне ясыйлар” бәйгесе республика күләмендә 19 нчы тапкыр үткәрелә.
-
Сәяр 15.05.2025

15 май көнне, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау һәм үстерү” программасы кысаларында, 7б сыйныфы укучылары “Сәяр” балалар һәм яшьүсмерләр театры фестиваленең бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
Батарейка җый һәм керпене коткар 15.05.2025

14-16 май көннәрендә “Язгы игелеклелек атналыгы” кысаларында “Батарейка җый һәм керпене коткар” акциясе узды. Укучылар өйләреннән тотылган батарейкалар алып килделәр. Нәтиҗәдә иң күп батарейка җыючы сыйныфлар билгеләнде.
Барлык актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт белдерәбез!
-
Ярминкә узды 15.05.2025

15 нче май көнне “Язгы игелеклелек атналыгы” һәм Җиңү көне кысаларында ярминкә оештырылды. Чарада әти-әниләр, укытучылар, укучылар катнашты. Укучылар берсеннән-берсе файдалы, матур кул эшләре алып килгәннәр иде.
Чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
-
Музейлар көне 15.05.2025

18 май көнне Музейлар көне билгеләп үтелә.
Ел саен бу көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, җәмгыятькә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.
Шул уңайдан гимназиянең “Туган якны өйрәнү” музеенда 3б сыйныфы өчен экскурсия үткәрелде.
-
Макулатура җыйдык 14.05.2025

14 нче май көнне “Язгы игелеклелек атналыгы” һәм Җиңү көне кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән макулатура җыелды. Чарада барлык сыйныфлар бик актив катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 7б сыйныфы;
2 урын – 5а сыйныфы;
3 урын – 6в сыйныфы.
Ярминкәдә җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак җибәреләчәк.
Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт!
-
Игелек дәресе 13.05.2025

13 май көнне “Язгы игелеклелек атналыгы” кысаларында 1б сыйныфында “Нәрсә ул игелек?” исемле дәрес үтте. Чараны педагог-психолог Саляхова Э.Ф. үткәрде. Дәрес барышында укучылар “яхшылык”, “игелек” сүзләренең мәгънәсе турында сәйләштеләр, фикер алыштылар. “Кот Леопольд” мультфильмын карадылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 12.05.2025

Понедельник 12 мая 2025г традиционно начался с исполнения гимнов РФ и РТ. Проводились классные часы «Разговоры о важном» по теме: «Жизнь в Движении».
Цель занятия: содействовать развитию у обучающихся понимания ценности дружбы и значимости коллективизма через знакомство с деятельностью Российского движения детей и молодёжи «Движение Первых», а также мотивировать к участию в общественно полезной деятельности.
.
Бүген, 12 нче май көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес дуслыкның кыйммәте, коллективның әһәмияте, “Алдынгылар хәрәкәте” турында иде «Хәрәкәттәге тормыш» дип аталды.
#1татаргимназиясе
#МБОУтатарскаягимназия1имГТукая#разговорыоважном
-
Үлемсез полк 12.05.2025

«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.
9 нчы май көнне гимназиябезнең укытучылар, укучылар коллективы һәм ата-аналар “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.
"Үлемсез полк" узганда күңелләрдә горурлык хисе, әйтеп бирә алмаслык тойгылар туа.













