МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Юбилей уңаеннан 17.05.2014

17 нче май көнне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның 75 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган республика фәнни – гамәли укучылар конференциясендә катнашкан өчен А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Акбарова Ләйсән (җитәкчесе Җиһангирова Г. Т.) сертификат белән бүләкләнде.
-
Бөтенроссия агач утырту акциясе 17.05.2014

Агач утырту - изге гамәл. А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары 17 нче май көнне Бөтенроссия агач утырту акциясендә катнаштылар.
-
Ышаныч телефоны көне. 17.05.2014

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә бүген “17 нче май – ышаныч телефоны көне” дигән темага лекция тыңладылар һәм презентация карадылар.
-
Пионериянең туган көне 16.05.2014

16 нчы май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә пионериянең туган көненә багышланган бәйрәм үтте. Ул быел “Әүлия” чишмәсе буенда оештырылды. Бәйрәмдә мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары катнашты. Балалар төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Ә иң кызыгы укучылар һәм укытучылар арасында уздырылган футбол уены булды. Әлеге бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр.
-
Ышаныч телефоны көненә анкета 15.05.2014

15 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә ышаныч телефоны көненә 7-11 нче класс укучылары анкета тутырдылар.
-
Куркынычсызлык тәгәрмәче” конкурсы 14.05.2014

14 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 4 нче класс укучылары Кудашева Лилия, Хисамиева Гөлшат, Хисамиев Тимур һәм Бигимов Алмаз районда үткәрелгән “Куркынычсызлык тәгәрмәче” конкурсында катнаштылар.
-
Кино 14.05.2014

14 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә кино челтәреннән “Мама, я жив” фильмын укучылар бик яратып карадылар. Сугышта катнашкан бабаларын тагын бер кат искә алдылар.
-
Ышаныч телефоны көненә стенгазета. 13.05.2014

Ышаныч телефоны көненә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә бик матур һәм эчтәлекле газета чыгарылды.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган иртә 08.05.2014

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта чыгыш ясадылар. Сугышта катнашкан авылдашларыбызга куелган һәйкәлгә венок салдылар.
-
Патриотик тәрбия. 07.05.2014

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә хәрби патриотик тәрбия буенча бик күп эшләр оештырылды. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан сугышта һәлак булган авылдашларыбызга куелган обелиск тирәсен чистарттык, тыл ветераннарына котлау открыткалары тараттык, бәйрәм көненә укучылар көче белән куеласы монтажга әзерлек эшләре бара.







