МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Лагерьның 8 нче көне 09.06.2014 Бүген Бөек Ватан сугышында hәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә hәйкәл янын тәртипкә китердек, аннары аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Авылыбызның өлкән яшьтәге тыл ветераннарының хәзерге тормышлары, сәламәтлекләре һәм аларга һәрвакыт ярдәм кирәклеге турында сөйләштек . Кайберләренең сугыш чорындагы тормышы белән дә таныштык.

-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2014 Бүген без авылыбызның мәдәният йортына, китапханәсенә юл алдык. Китапханә турында Айзирәк Анасовна сөйләде, кайчан барлыкка килгән, күпме китап бар, үзенең укучылары белән таныштырды, яна китаплар белән баетылып торуы турында әйтеп китте. Балаларга китап белән дус булырга киңәш бирде. Аннары мәдәният йортына кердек. Анда эшләүчеләр шулай ук мәдәният йорты тарихы белән таныштырдылар. “ Тапкырлар һәм зирәкләр” ярышы уздырдылар. Җиңүчеләргә призлар бирделәр. Вакытлы матбугатны пропагандалау максатыннан төрле газета—журналларның аерым номерларын тараттылар. Тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар.

-
Лагерьның дүртенче көне 05.06.2014 Бүген без авылыбызның иң биек нокталарыннан авылыбызны күзәттек.Авылыбыз бик матур, төзек. Аның урамнары тигез, киң,озын Авылыбыз тарихы турында сөйләштек. Аның ономастикасын өйрәндек. “Каравыл тавы”,”Ябалак тавы”,”Зәрә тавы”,”Әүлия” чишмәсе дип ни өчен аталганнары турында сөйләштек. Аннары тау башында җилләрне уза-уза йөгерештек,тәгәрәдек, футбол уйнадык, тауның хуш исле үләннәрен исни-исни аунадык

-
Лагерьның өченче көне 04.06.2014 Бүгенге көнне үсемлекләр дөньясын өйрәнүгә багышладык. Үзебезнең мәктәп бакчасыннан башлап , елга буйларындагы, тау башында үсүче дару үсемлекләрен күзәттек. Бездә дә үсә торган иң киң таралган үсемлекләрне билгеләдек. Шулай ук сирәк очрый торган үсемлекләр белән дә таныштык. Соңыннан «Син дару үләннәре беләсеңме?» дигән уен оештырылды. Дөрес җавап бирүче укучыларыбыз күп булды. Үсемлекләр турында үзебез белгән җырларны искә төшереп җырладык. Соңыннан авыл башындагы агачлыкта матур итеп шалаш ясадык. Ул шалашка кереп, малайлар бераз ял иткәннән соң, арып –талып көндезге ашка кайттык. Төшке аштан соң төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык.

-
Лагерьның икенче көне 03.06.2014 Көндәгечә көнне иртәнге гимнастика белән башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык. Конкурсыбыз “Игътибар – балалар !” дигән тема астында узды. Укучыларның ясаган рәсемнәрендә ниләр генә юк! Аеруча матур булган рәсемнәргә урыннар да бирелде. “Мин-җәяүле” дигән тема астында әңгәмә уздырдык. Балалар үзләре белән юлда булган очраклар турында сөйләделәр . Хезмәтне дә онытмадык:бакчага чыгып түтәлләр утадык, чәчәкләргә су сиптек .

-
Лагерьның беренче көне 02.06.2014

Мәктәптә “Сәйлән ” мәктәп яны лагере эшли башлады. Анда барлыгы 35 бала ял итәчәк. Биредә төрле уеннар, экскурсияләр, балык тоту, әңгәмәләр, видео карау, кичәләр, ярышлар үткәрү планлаштырыла.
-
Башлангыч класс белән саубуллашу бәйрәме 26.05.2014

26 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 4 нче класс укучыларының башлангыч класс белән саубуллашу бәйрәме булды. Класс җитәкчеләре Җәвидә Фатыховна аларга хәерле юл, укуларында уңышлар теләде.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 24.05.2014

24 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Бәйрәмгә 11 нче класс укучыларының классташлары, әти-әниләре, ветеран укытучылар һәм бик күп кунаклар килгән иде. Шатлыклы да, күбрәк моңсу да булган бу бәйрәмне укучылар теләкләр теләп, күгәрчен очыру традициясе белән тәмамладылар.
-
Гаилә көне. 20.05.2014

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең югары класс укучылары һәм аларның әти - әниләре белән Гаилә көненә багышланган чара уздырдылар. Бәйрәм программасы балаларга һәм әти – әниләргә бик ошады. Актив катнашкан укучылар һәм әти – әниләр “Шәфкать” үзәге тарафыннан бүләкләнделәр.
-
Мастер - класс 19.05.2014

19 нчы май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Адлер Тимергалинның кызы рәссам Алсу Тимергалина рәсем буенча мастер – класс уздырды. Анда 1-8 нче класс укучылары катнашты. Укучыларның рәсемнәре искиткеч матур чыкты.







