МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Сөмбелә бәйрәме 24.10.2014

24 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә башлангыч класслар “Сөмбелә” бәйрәме уздырдылар. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр. Төрле уеннарга бик бай булган “Сөмбелә” бәйрәме 1-5 сыйныф укучыларына бик ошады
-
Математика укытучыларының КМО утырышы 23.10.2014

23 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә математика укытучыларының КМО утырышы булды. Килгән кунакларга яшь укытучы Элвира Азгаровна һәм I квалификацион категорияле укытучы Фәридә Вагыйзовна ачык дәресләр күрсәттеләр. Ә Гөлнара Маратовна “Тамчы шоу” интеллектуаль уенын уздырды. КМО планы буенча эш башкарылды.
-
Төгәл фәннәр атналыгы
20.10.2014
20 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы башланып китте. Бу атнада без “Математикадан иң чиста дәфтәр” конкурсында җиңү яуларга тырышабыз, математик кроссвордлар чишәбез, викторина сорауларына җаваплар эзлибез, “Тамчы шоу” интеллектуаль уенын уздырырга һәм ачык дәресләр күрсәтергә әзерләнәбез.
-
Көзге ярминкә 20.10.2014

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә көзге ярминкәләр башланды. Аның беренчесен 20 нче октябрь көнне башлангыч класс укучылары ачып җибәрде, 5-8 нче класс укучылары 21 нче октябрь көнне, 9-11 нче класс укучылары 22 нче октябрь көнне оештыра. Ярминкәдән кергән акчаны мәктәбебездә авылдашыбыз , фантаст – язучы А. Тимергалин музеен эшләүгә файдаланачакбыз.
-
Субботник 18.10.2014

18 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класс укучылары мәктәп яны территориясен чистарту буенча санитар – экологик өмәдә бик актив катнаштылар.
-
ПЭП №20 16.10.2014

Бүген, 16 нчы октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә эвакуацион кабул итеп алу пункты (ПЭП) буенча практик тикшерүләр булды. Һәр бүлек документлар ягыннан һәм тиешле дәрәҗәдә әзер торды. Килгән кешеләрне кабул итеп, аларны авыл җирлекләренә озаттык. Шул ук вакытта “Һава тревогасы” игълан ителде, мәктәп бинасындагы барлык кеше подвалга урнашты.
-
Финансовая грамотность 15.10.2014

15 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 9, 10 һәм 11 нче класс укучылары өчен Пенсия фонды идарәсе белгече Баһманова Ләлә Алмазовна “Финанс буенча грамотлылык” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучылар аның чыгышына җитди карадылар, үзләрендә туган сорауларга җаваплар алдылар.
-
200 летие М. Ю. Лермонтова 15.10.2014

15 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 8, 10 класс укучылары рус язучысы Михаил Юрьевич Лермонтовның 200 еллык юбилее уңаеннан стенгазета чыгардылар.
-
"Накотикларга - юк!" 10.10.2014

10 нчы октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 10 класс укучылары “Наркотикларга – юк!” дигән темага класс сәгате үткәрделәр. Бу чыгыш, яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы көрәш профилактикасы максатыннан әзерләнгән иде.
-
Ата-аналар җыелышы 09.10.2014

9 нчы октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Мәктәптә һәм гаиләдә иминлек кагыйдәләренә өйрәтү” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта участковый Бадиков Илназ Мунипович, мәгариф бүлеге психологы Лилия Раисовна Ризатдинова, башлангыч класс укытучысы Нурзия Марваровна һәм мәктәп директоры Фанүс Габделкаюмович чыгышлары тыңланылды. Ата-аналардан законсыз акча җыярга ярамау турында аңлатылды, аларның имзалары җыелды.







