МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Психологлар белән эш 16.01.2015

16 нчы январь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенә психологик-педагогик медик-социаль үзәктән психологлар һәм логопед килде. Алар укучылар белән дүрт группага бүленеп эшләделәр. Логопед мәктәптәге барлык укучыларның аваз әйтелешен тикшереп чыкты һәм аерым балалар белән эшләде, үзенең киңәшләрен бирде, күнегүләр өйрәтте. Өлкән класслар белән эшләүче психолог 9, 10, 11 класслар белән тренинглар үткәрде, ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерләнү буенча киңәшләрен бирде. Башлангыч класслар һәм кайбер авыр балалар белән аерым психологлар эшләде.
-
Яңа ел бәйрәме 27.12.2014

27 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре шаулап үтте. Барлык балалар да көтеп алган бу бәйрәм кемгәдер уку алдынгысы, кемгәдер спорт ярышларында, кемгәдер олимпиадаларда җиңүче исемен алып килде. Ничек кенә булмасын барлык укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Барысына да исәнлек-саулык, укуларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 25.12.2014

25 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең гомуми ата-аналар җыелышына балигъ булмаган яшьүсмерләр белән эшләүче өлкән инспектор Алиуллин Фарит Фоатович чакырылды. Ул мәктәбебез укучыларының ата-аналары белән суицидка һәм наркотик матдәләр куллануга каршы профилактика, балалар тарафыннан перотехник матдәләрне кулланырга ярамау буенча инструктаж һәм класс җитәкчеләренең соравы буенча Татарстан Республикасының №71 нче законын тагын бер тапкыр ата-аналарга аңлату эшләре үткәрде.
-
Фигуралар ясау 20.12.2014

20 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары Яңа елны каршы алуга әзерләнү максатыннан кышкы фигуралар ясау белән мәшгуль булдылар. Күмәкләшеп эшләү бик күңелле , ясаган фигуралар бик матур булды.
-
Экологик темага класс сәгате 19.12.2014

19 нчы декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 3-4 нче класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Гилфанова Ф. М. “Безнең авыл экологиясе” темасына класс сәгате күрсәттеләр. Башлангыч класс укучыларын бу тема өстендә ничек эшләүләре, нинди тикшеренүләр алып барулары, нинди күзәтүләрне теркәүләре белән таныштырдылар.
-
Яңа елга әзерлек 18.12.2014

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Яңа елга әзерләнү эшләре бара. «Иң матур бизәлгән класс» конкурсында җиңү яулар өчен, кулдан ясалган бизәкләр генә куллану шарт булып тора. Мәктәбебездәге барлык класслар да бу конкурста җиңәр өчен барлык тырышлыкларын куялар.
-
Диагностик тест 17.12.2014

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 17 декабрь көнне 9 нчы класс укучылары татар теленнән диагностик тест эшләп, үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Тикшерүдә барлык 9 нчы класс укучылары да катнашты.
-
Ватан Геройлары Көне 09.12.2014

9 нчы декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Ватан Геройлары Көненә багышланган гомуми класс сәгате үтте. Аны 11 нче класс укучысы Нуртдинов Ирек алып барды. Ул бу көннең ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырды, 2007 нче елның 28 февраленнән РФ Прзиденты Указы нигезендә ел да билгеләнеп үткәнен әйтеп китте. Укучыларыбыз бу көнне ел да исләренә алырлар дип ышанып калабыз.
-
СПИДка каршы көрәш көненә плакатлар 08.12.2014

СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең өлкән класс укучылары 8 нче декабрьга “СПИДка – ЮК!”дигән тема астында плакатлар ясадылар. Бу плакатларга карап, укучыларыбызны иң дөрес юл - сәламәтлек аша юл икәненә инандырырлык урыннары күп.
-
ЧАС КОДА 04.12.2014

4 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә информатика көне уңаеннан “ЧАС КОДА” тематик дәресе үткәрелде. Дәресне информатика укытучысы Ильгамова Э. А. түгәрәк өстәл формасында оештырган иде. Эчтәлеге ягыннан укучыларга аңлаешлы һәм күп информация тупланган бу дәрес укучыларыбызга тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга ярдәм иткәндер диясе килә.







