МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Лагерьның 19 көне 20.06.2014

Бүген без – балыкчылар. Килгәндә үк кармак, җим, чиләкләребезне эләктереп килдек. Иртәнге аштан соң күл буена киттек. Тезелешеп утырдык та кармакларыбызны суга салдык. Тын алырга да куркып, калкавычларга төбәлеп, кемгә беренче балык эләгер икән дип утырдык. Менә Вафин Ильмир беренче балыкны тартып чыгарды. Һәркемнең күзендә очкын кабынды. Ильмирның кулы җиңел булды, балыкны күп тоттык.
-
Лагерьның 18 нче көне 19.06.2014

Бүген көн яңгырлы. Безгә киночелтәр хезмәткәрләре килде. Бик тә кызыклы “Индюки назад в будущее” дип аталган балалар өчен фильм карадык.Фильм барыбызга да бик ошады.
-
Лагерьның 17нче көне 18.06.2014

Без бүген Әүлия чишмәсенә бардык. Чишмә урман буенда урнашкан . Урман да шундый матурланган. Бөтен тирә-як ямь-яшел. Саф hава. Чишмә буендагы матурлыкка сокландык.Әүлия чишмәсенең саф, көмештәй суында бит,кулларыбызны юдык, салкын суын эчеп хозурландык.Чишмә тирәсен чистарттык, андагы агачларны күзәттек, дару үләннәрен җыйдык.Чишмә ни өчен «Әүлия» дип аталган, бездә тагын нинди чишмәләр бар, чишмәләрне ничек сакларга? Шул турыда әңгәмә үткәрдек.
-
Лагерьның 16нчы көне 17.06.2014 Бүген бездә бәйрәм, «Көйне таны» конкурсы! Көн дә шундый матур, бәйрәмчә.Барыбыз да бүлмәгә җыелдык. Һәр отрядтан җырларны күп белүче биш катнашучы сайлап алынды.Һәр командага караокедан җырлар тыңлатылды, көйне танымаган командага җанатарлар ярдәм итте. Финалда hәр отрядтан бер кеше катнашты. Менә алар : «Горячие сердца» отрядыннан-Вафин Ильмир, «КДК»дан – Гайнанов Ранил . Тик конкурс булгач, җиңүче билгеләнергә тиеш. Бу юлы тамашачылар мәхәббәтен Гайнанов Ранил яулады. АФӘРИН!

-
Лагерьның 15 нче көне 16.06.2014

Бүген без «Фантазерлар» көнен бәйрәм итәргә булдык. Төрле кызыклар уйлап табып сөйләдек. Күбебезнең чыгышы бик эчтәлекле булды. Кайберләребез бераз хыялланып та алдык. Шундый кызыклы бәйрәм килеп чыкты. Хәтта бу ялганнарга кечкенә класслар арасында ышанучылар да табылды. Без аларга моның кызыклы шаяру икәнен аңлаттык.Бик оста сөйләүчеләр дип Ногманов Раиль,Вафин Ильмир,Ишанова Наиләне билгеләдек һәм аларга баллы призлар бирдек.
-
Лагерьның 14 нче көне 15.06.2014

Татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе Сабантуй- бүген безнең авылда «Сабан туе – хезмәт туе» дип җырлый халкыбыз. Без үзебезнең матур биюләребез белән бәйрәмне ачып җибәрдек. Бәйрәм өчен көн матурланды, ләкин салкынча иде. Шуңа карамастан безнең күңелләр күтәренке булды. Мәйданда оештырылган барлык уеннарда да бик теләп катнаштык, җырладык, биедек, шигырь сөйләдек.
-
Лагерьның 12 көне 13.06.2014

Бүген бездә – кече Сабантуй. Көн салкынча, яңгыр явып киткән. Ләкин көннең кояшсыз булуына да карамастан, без Сабантуй үткәрергә булдык. .Уеннар чыннан да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Йөгерештек , капчык киеп сикердек, аркан тартыштык,җырладык, биедек. Ә иң кызыгы – күзне бәйләп әйбер кисү булды.
-
лагерьның 11нче көне 12.06.2014

Бүген бәйрәм – Россия көне.Иртәнге аштан соң барыбыз да кабинетка җыелдык. Анда дәүләт символлары турында стенд эшләп куелган. Конституция, герб, флаг турында сөйләп , белемнәребезне тагын да ныгыттык. Аннары “12 июнь- День России” дигән бик матур эчтәлекле презентация карадык.
-
Лагерьның 10 нчы көне 11.06.2014 Бүген бездә кино көне. Иртәнге аштан соң ук без актлар залына җыелдык. Анда “Волшебная книга и дракон” дигән кино карадык. Фильм безгә бик ошады.

-
Лагерьның 9 көне; 10.06.2014

Без бүген көнебезне «Сәламәт кеше – рухи бай кеше» дигән исем астында уздырдык
«Безгә киләчәгебез кадерле!» темасы астында рәсем конкурсы уздырдык. Арада иң матуры дип Кудашева Лилия һәм Калимуллина Ләйсән ясаган рәсемнәр табылды. Бергәләшеп «Безгә киләчәгебез кадерле» дигән темага презентация, «Мин киләчәгемне ничек күз алдына китерәм» темасына әңгәмә үткәрдек.







