МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Лагерьның 4 нче көне 11.06.2015

Иртәнге аштан соң асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык. Конкурсыбыз “Игътибар – балалар !” дигән тема астында узды. Матур рәсемнәргә урыннар да бирелде. Җиңүче итеп Габдрахманова Гөльяр билгеләнде.
-
Лагерьның өченче көне. 10.06.2015

Бүген көн кояшлы, җылы. Иртәнге ашны тәмләп ашадык hәм көнне үсемлекләр дөньясын өйрәнүгә багышладык. Үзебезнең мәктәп бакчасыннан башлап , елга буйларындагы, тау башында үсүче дару үсемлекләрен күзәттек. Бездә дә үсә торган иң киң таралган үсемлекләрне һәм сирәк очрый торган үсемлекләрне билгеләдек, презентация карадык.
-
Хезмәт һәм ял лагеренда яңалыклар. 10.06.2015

Бүгенге көнебезне без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышладык. Көнебез иртәнге зарядка ясаудан башланды. Аннары шәфкать туташы Рәзинә апа белән очрашу үткәрдек. Соңыннан бакчада эшләдек, хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Лагерьның икенче көне. 09.06.2015

Бүген,көнебезне туган авылыбызны өйрәнүгә багышладык.География укытучысы Раушания Равилевна безгә Минзәләбаш авылы һәм таулары тарихын сөйләде. Күренекле шәхесләре белән таныштырды. Аннан соң тауда күңелле уеннар уйнап,мәктәбебезгә кайттык. Без кайтуга хезмәт һәм ял лагере укучылары мәктәп территориясен матур итеп җыештырганнар иде.
-
Лагерьның беренче көне. 08.06.2015

Көтеп алган җәйге каникуллар җитте. Җәйге лагерь быел эзтабарлар һәм варислар өчен оештырылды, аңа «Сәйлән» дигән исем куелды.
Лагерьга 30 бала җыелды. Балалар отрядларга бүленделәр. «Дружба», «Лунатики» дигән исемнәр сайладылар . Һәр отряд үзенә командир сайлады.
Юлда сак йөрү буенча инструктаж үткәрелде. Җәйге каникуллар вакытында hәрвакыт үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән тагын бер кат таныштырылды. Елга буйларында, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге искә төшерелде һәм куллар куйдырылды.
Беренче көн шулай күнелле генә үтеп тә китте.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2015

23 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
-
Экскурсия 22.05.2015

22 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары урманга экскурсияга бардылар. Барыбыз да табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек һәм спорт уеннары уйнадык.
-
Экологик дәрес 13.05.2015

13 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә экологик дәрес үтте. Авыл чишмәләренә багышланган ачык дәресне Әлфия Нәҗибовна җитәкчелегендә 10 нчы класс укучылары әзерләде.
-
Җиңү көне 08.05.2015

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе 8 нче май көнне авылда ФАП ачылу тантанасында катнашты һәм яу кырында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә венок салды. Соңыннан авыл халкын, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, бәйрәм концерты күрсәтте.
-
Сугыш белән көлләнгән хатлар... 30.04.2015

30 нчы апрель көнне Иске Минзәлзбаш урта мәктәбендә Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш белән көлләнгән хатлар...” дигән шигъри-музыкаль композиция булды. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шаяхметова Миләүшә Милисовна һәм 7, 8, 10 нчы класс укучылары әзерләде. Шулай ук һәр класс та үзләренең чыгышлары белән: шигырь, җыр һәм бию белән катнаштылар. Бу эчтәлекле һәм йөрәкләргә үтеп керерлек иртәне әзерләгән укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.







