МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Очрашу 13.02.2015

13 нче февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары өчен “Батырлык дәресе” үтте. Анда Әфган сугышы ветераны полковник Рафаэль Газизуллин һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге хезмәткәре Хадиуллин Ленар , якташыбыз Солтанов Рафис чыгыш ясадылар. Сүз Бөек Ватан һәм Әфган сугышлары турында барды.
-
М. Җәлил туган көне 13.02.2015

Бүген А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Муса Җәлил биографиясенә һәм иҗатына багышланган класс сәгатен мәктәбебезнең библиотекаре Венера Миргасимовна үткәрде. Чөнки 15 нче февраль көнне Татар халкының патриоты, бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 109 ел. Ул әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Шагыйрьләргә алдан күрү сәләте бирелә, диләр. Чынлап та, М.Җәлилнең, үз үлемсезлеген тойган кебек, әйткән сүзләре дөрес булып чыкты:
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык. -
Ягез әле, физиклар! 13.02.2015

13 нче февраль көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Ягез әле, физиклар!” дигән конкурс үткәрелде. Аны яшь белгеч Ильгамова Эльвира оештырды. Бу бәйгедә районның ир-ат физика укытучылары көч сынашты, калган физиклар алар өчен көч биреп тордылар.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2015

12 нче февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 1 нче класс укучыларының Әлифба бәйрәме булды. Алар кулларына алган беренче китапларын укып бетерделәр. Беренче хәрефләр, беренче иҗекләр, беренче укырга өйрәнгән сүзләр артта калды. Ә алда тагын да кызыклы, тагын да мавыктыргыч фәннәр һәм аларның нигезенә өйрәтүче дәреслекләр көтә.
-
Кинофильмы по профилактике наркомании, токсикомании и алкоголизма.
10.02.2015
10 нчы февраль көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Сарман киночелтәре, наркомания, токсикомания һәм алкоголизмга каршы көрәш максатыннан “Тормышның сәламәт ягы” темасы буенча “Дурь”, “Право на жизнь”, “В руках матери” фильмнары күрсәттеләр.
-
“Балалар ҖИҢҮне ясый” рәсем конкурсы 09.02.2015

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендәге укучылар “Балалар ҖИҢҮне ясый” дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу конкурста алар тагын бер кат үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм Җиңү көненең шатлык-куанычларын йөрәкләре аша кичерделәр. Конкурста катнашкан балаларга бик зур рәхмәт.
-
"Елның класс җитәкчесе" конкурсы 05.02.2015

3-6 нчы февраль көннәрендә район күләмендә “Елның класс җитәкчесе” бәйгеләре үтте. А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбеннән бу бәйгедә яшь укытучыбыз һәм класс җитәкчесе Ильгамова Эльвира Азгаровна катнашты. Мәктәп тормышында активлыгы, класс белән тынгысыз эш алып баруы белән аерылып торганга, без аны район күләмендәге бәйгедә катнашырга чакырдык. Ул үзенең энергияле булуын, укучылар белән аралашучанлыгын һәм уртак тел таба алуын бәйге ярышларында да күрсәтте. Алга таба аңа тынгысыз хезмәтендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Укытучылар спартакиадасы 30.01.2015

20 нче январь көнне Сарман район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган “Мәгариф эшчеләренең кышкы спартакиадасы” башланып китте. Спортның кышкы төрләре буенча ярышларда А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укытучылары да актив катнашты. 30 нчы январь көнне уздырылган дартс ярышында хатын-кызлар арасыннан Ильгамова Элвира 3 нче урынны яулады һәм икенче ел рәттән, канат тартышу ярышында, безнең мәктәп командасы 3 нче урынны кулдан ычкындырмады. Ярышларда катнашкан укытучыларга ныклы сәламәтлек, ә калганнарны ярышларда катнашырга чакырып калабыз.
-
Нурдидә апа белән очрашу 28.01.2015

Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылары сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын барлау өстендә зур эш башлады. Шул уңайдан, 28 нче январь көнне, тыл ветераны, гомерен авылына, халкына хезмәт итүгә һәм балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган, авылның ак әбисе Нурдидә апа Вәлиева белән очрашу үткәрдек. Ул балаларга сугыш вакытларындагы авырлыкларны, хезмәтне тасвирлап, үзенең бай тарихлы тормыш битләрен сөйләде.
-
Авыл җыены 27.01.2015

27 нче январь көнне Иске Минзәләбаш авылында отчет җыелышы булды. Җыелышта авыл язмышы белән кызыксынган барлык авыл халкы һәм шул исәптән Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укытучылары да катнашты. Мондый җыелышларда авыл халкының нинди борчулары, теләкләре, җитәкчеләргә мөрәҗәгате, теләктәшлекләре барлыгы ачык күренә.







