МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Өлкәннәр һәм укытучылар көне 03.10.2014

3 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкәннәр һәм укытучылар көнен билгеләп үттек. Бу бәйрәмгә төрле елларда шушы мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан 34 укытучыбыз һәм хезмәткәребез чакыру алдылар. Укучылар аларны матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Соңыннан, укытучылар һәм профсоюз оешмасы көче белән әзерләнгән табын янында, килгән кунакларның һәрберсе үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.
-
Сәламәтлек сәгате 30.09.2014

Бүген, 30 нчы сентябрь көнне, А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класс укучылары өчен “Сәламәтлек сәгате” дәресе узды. Бу дәрес эчкечелекнең асылын ачу, укучыларны бу куркыныч чирдән кисәтү, аларда үз-үзләренә хөрмәт, әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
-
Мәктәп олимпиадалары 26.09.2014

Шушы көннәрдә 2014-2015 нче уку елы өчен мәктәп күләмендә олимпиадалар башланды. А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары да район мәгариф бүлеге җибәргән олимпиада эшләрендә һәр фәннән үзләренең көчләрен сынап карадылар.
-
ДПС хезмәткәрләре белән очрашу 11.09.2014

Бүген , 11 нче сентябрь көнне, А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә ДПС хезмәткәрләре башлангыч класс укучылары белән очрашты. Алар юл йөрү һәм велосипедта йөрү кагыйдәләрен аңлатып киттеләр һәм һәр укучыга брошюралар тараттылар.
-
День финансовой грамотности 05.09.2014

В соответствии с письмом АНО ДПО «Институт развития финансовых рынков» Президенту Республики Татарстан Р.Н.Минниханову «О Дне финансиста и Всероссийской акции «День финансовой грамотности в учебных заведениях 5-6 сентября 2014года» в МБОУ «Старомензелябашская СОШ имени А. Тимергалина» 5 сентября 2014 года провели беседу с агентом страховой компании «Росгосстрах» Нугмановой Региной Римовной на тему «Страхование от несчастных случаев»
-
Эвакуация 03.09.2014

3 нче сентябрь көнне Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә практик эвакуация үткәрелде. Янгын чыганагын читтә калдырып, барлык укучылар, укытучылар һәм эшчеләр исән-имин мәктәп ишек алдында җыелдык.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Ямьле җәйге каникуллар үтеп тә китте. Бүген - 1 сентябрь. Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә бүген Белем бәйрәме. Бу көн быел укырга кергән 1 сыйныф укучыларының күңелләрендә истә калыр дип өметләнәбез, чөнки 11 сыйныф укучылары аларны Белем капкасын атлап үтәргә һәм укучылар булырга ярдәм иттеләр.
Мәктәбебезнең барлык классларында рәсәйнең тарихы һәм мәдәниятенә багышлангын истәлекле даталарга тематик дәресләр үтте.
-
Чыгарылыш кичәсе 23.06.2014

Бүген мәктәбебездә яшьлекнең иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – чыгарылыш кичәсе.Укучыларыбызның иртәгәдән башланасы тормыш юллары сикәлтәләрсез булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Лагерьның 21нче көне 22.06.2014

Бүген лагерьның соңгы көне. Бу көн һәрвакыттагыча иртәнге зарядка белән башланып китте. Аннан соң линейкага җыелдык. Линейкада смена буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадык, актив катнашкан укучыларны котладык, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Безгә шундый матур ял оештырган өчен тәрбияче, пешекче апаларга , оештыручыларга зур рәхмәт! Сау бул, лагерь! Алда каникуллар дәвам итә…. У р р а!
-
Лагерьның 20 көне 21.06.2014 Бүген бездә – Көлке көне. Иртәнге аштан соң кызыклы , маҗаралы уеннар башланды. Аларны оештыруда тәрбияче апалар белән берлектә ике отряд укучылары да зур көч куйдылар. Ә иң кызык, иң шаян уенчылар ,әлбәттә ,«КДК» отряды укучылары иде. Кызыклы маскалар ясауда «Горячие сердца» отряды укучылары зур осталык күрсәттеләр. Тагын да кызыклысы «Бантиклар» бәйрәме булды. Кызыклы , матур уйланылган бантикны билгеләү бик авыр булды, чөнки бөтенесе дә матур иде. Аннары “Кечкенә Зайцевлар”мода-шоу узды. Укучылар һәр командадан бишәр костюм тәкъдим иттеләр. Барысы да искиткеч матур иде.








