МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Инглиз теле укытучыларының ММО семинары 02.12.2014

2 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының “Инглиз теле дәресендә группада эшләү алымнарын оештыру” темасы астында чит тел укытучыларының ММО семинары булды. Мәктәптә инглиз теле укытучысы Гильфанова Г. Р. ачык дәрес күрсәтте, план буенча эш башкарылды. Яшь специалистлар үзләренә тәҗрибә туплап киткәннәрдер дип ышанасы килә.
-
Тематик линейка 01.12.2014

1 нче декабрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан тематик линейка булды. 1 нче декабрь ел саен СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. Ул планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә. Линейкада без балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген аңлаттык.
-
Әниләр көне 28.11.2014

28 нче ноябрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә әниләр көненә багышланган “Ана – бөек исем...” дигән концерт программасын укучыларыбызның әниләренә тәкъдим иттек. Мәктәбебезнең барлык укучылары да актив катнашып, үзләренең әниләренә олы рәхмәтләрен бию, җыр һәм шигырь юллары аша җиткерделәр.
-
Башлангыч класс укытучыларының КМО утырышы. 20.11.2014

20 нче ноябрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының КМО утырышы узды. Утырыш вакытында өч ачык дәрес һәм “Туган ягым – яшел бишек” дигән мероприятие күрсәтелде. Шулай ук башлангыч класс укытучылары ФГОСка кагылышлы мәсьәләләрне дә тикшереп киттеләр, икенче утырышка планнар кордылар.
-
Парламент дәресе 18.11.2014

18 нче ноябрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класс укучылары катнашында “Монда законнар барлыкка килә” дигән темага Парламент дәресе узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гараев Рөстәм Фаритович үткәрде. Дәреснең эчтәлеге кызыклы һәм бик бай әзерләнгән, шуңа күрә укучылар теләп җавап бирделәр һәм бик актив катнаштылар.
-
Анкета антикоррупция 11.11.2014

11 нче ноябрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә коррупцияга каршы көрәш эше буенча 9-11 нче класс укучылары арасында анкета үткәрдек. Анкета алуда барысы 13 укучы катнашты.
-
Уроки Мужества 31.10.2014

31 октября в МБОУ «Старомензелябашская СОШ имени А. Тимергалина» провели классные часы “Уроки Мужества” , посвященные военным парадам 7 ноября 1941 года, проходившим Москве, Воронеже и Куйбышеве, и Парадам Памяти, которые проходят 7 ноября в гг. Москва и Самара.
“Уроки Мужества” провели с целью воспитания у учащихся чувства патриотизма и любви к Родине. Познакомили с историческими фактами, показали героизм советского народа, вспомнили основные даты события.
-
Урок Интернет безопасности 27.10.2014

27 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Интернет куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес үтте. Дәресне информатика укытучысы Элвира Азгаровна әзерләде. Ул укучылар өчен иИнтернет челтәрендә үзеңне тоту кагыйдәләре белән аныштырды, үзенең киңәшләрен бирде һәм видеоролик күрсәтте.
-
Республиканская зарядка 27.10.2014

27 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә наркотикларга каршы профилактика проекты буенча Республика зарядкасы үткәрдек. Бу зарядка башлангыч класс укучыларына бигрәк тә ошады. Мәктәп балаларын бергә туплар өчен бик яхшы чара.
-
Көзге бал 24.10.2014

24 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класслар өчен “Көзге бал” бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдәге конкурсларда һәм уеннарда барлык укучылар да бик яратып катнаштылар, чәй өстәлләре әзерләделәр, соңыннан бәйрәм дискотекасы булды.







