МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 02.05.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бүген, 2 нче май көнне Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә укучылар карлыган куаклары араларын эшкәрттеләр.
-
“Без – бергә!” исемле парламент дәресе. 30.04.2014

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә бүген “Без – бергә!” исемле парламент дәресе узды. Тарих укытучысы Сираева Таңсылу Рамилевна укучыларның белемнәренә таянып, Кырым һәм Россияда барган үзгәрешләр турында сөйләде. Презентация аша Кырым тарихы белән таныштырды. Украина вакыйгаларына укучыларның битараф түгеллеге күренде.
-
Мәктәп янын чистарту. 29.04.2014

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Тирә – як кардан ачылуга мәктәп янын тәртипләү, чистарту эшләре башланды.
Бүген дә укучылар һәм укытучылар актив рәвештә өмәгә чыктылар. Булган чүпләрдән арындырылгач, мәктәп тирәсе ямҗләнеп матурланып калды.
-
«Агач утырту көне» акциясе 26.04.2014

26 нчы апрель “Агач утырту көне” акциясе уңаеннан Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә урта сыйныф укучылары көче белән мәктәп яны тәҗрибә участогында көздән әзерләнгән яшь карлыган үсентеләре күчереп утыртылды. Югары класс укучылары Ахметсафин Фирдәвес җитәкчелегендә “Каравыл тау” башына яшь нарат үсентеләре утырттылар.
-
Бөек шагыйрьнең туган көне 26.04.2014

26 нчы апрель иртәсе Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланды. Гильфанова Фәнүсә Мәгъсүмҗан кызы җитәкчелегендәге 2 нче класс укучылары бөек шагыйрьнең шигырьләрен һәм җырларын башкардылар.
-
Ветеран укытучы белән очрашу 25.04.2014

25 нче апрель көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә ветеран укытучы Мухаметзянова Әлфия Әнвәр кызын чакырдык. Ул укучылар белән “Яхшылык җирдә ятмый” темасына әңгәмә уздырды.
-
Игелеклелек атнасы 24.04.2014

«Язгы игелеклелек атнасы»нда тимурчылык эшебезне дәвам иттек. Табигать тә безгә эш әзерләде. Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 6 нчы класс укучылары Сирина әбигә барып, йорт эшләрендә булышып кайттылар.
-
Район фестивале 23.04.2014

23 нче апрель көнне Иске Минзәләбаш мәдәният йортында “Балкыш” I район фестивале узды. Ветеран укытучылар белән бергә Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укытучылары да чыгыш ясады.
-
Награды 21.04.2014

Учащиеся нашей школы получили диплом и сертификаты Всероссийского дистанционного конкурса по русскому языку проекта “Инфоурок”
-
Өмә 19.04.2014

19 нчы апрель көнне барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр өмәгә чыкты. Мәктәп территориясен җыештыруны дәвам иттек.







