МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мәктәп янын чистарту һәм яшелләнлерү 29.04.2015

Мәктәп янын чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы бара. Бу икеайлыкта Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары актив катнашалар. Ишек алларын һәм авыл урамнарын җыештырып бетергәч, мәктәп яны участогында да эшне башладык.
-
Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә 27.04.2015

27 нче апрель көнне Иске Минзәлзбаш урта мәктәбендә татарның яраткан улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә” дигән викторина үтте. Бу эчтәлекле, шагыйрь тормышын күбрәк чагылдырган ярышны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зигангирова Гөлшат Тиһировна һәм 5 нче класс укучылары әзерләде. Алар башка укучыларга Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын тагын да тирәнрәк өйрәнергә дигән теләк белдерделәр.
-
ABBYY МОНИТОРИНГ 25.04.2015

Мониторинг знаний 10 класса(18 апреля - русский язык; 23 апреля - обществознание) ЗАВЕРШЕН!
-
9 нчы һәм 11 нче классларда арадаш аттестация 24.04.2015

Бүген 11 нче класс укучыларының технологиядан арадаш аттестацияләре булды. Ул проект формасында үтте. Проект темасы буенча укучылар десерт өчен җиһаз ясадылар.
-
Өмә 15.04.2015

15 нче апрель көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә мәктәп янын чистарту буенча өмә оештырылды. 9 нчы һәм 11 нче класс укучыларыннан кала барлык урта һәм өлкән класс укучылары өмәдә бик актив катнашты.
-
ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерлек 15.04.2015

15 нче апрель көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 9 нчы һәм 11 нче класс укучылары математикадан үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Алар ОГЭ һәм ЕГЭ формасында эш башкардылар.
-
4 нче класста йомгаклау мониторингы 15.04.2015

15 нче апрель көнне мәктәпләрдә белем алучы барлык 4 нче класс укучылары өчен метапредмет йомгаклау мониторинглары узды. А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 4 нче класс укучылары да мониторингта катнаштылар.
-
Мәктәп янын чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы 14.04.2015

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә мәктәп янын санитар чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы буенча эшләрне башлап җибәрдек. Өлкән класс укучылары кар ату эшендә бик актив катнашты.
-
"Брейн - ринг" уены 10.04.2015

10 нчы апрель көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә космонавтика көненә багышланган “Брейн - ринг” уены үткәрелде. Анда 7 һәм 8 нче класс укучылары катнашты, ярышлар арасында җанатарларга да шөгылләр табылды. Алар да үзләренең командаларына җиңү яулар өчен күп очколар җыярга булыштылар. Уен кызыклы һәм эчтәлекле булды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кино 10.04.2015

10 нчы апрель көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Сарман” киночелтәре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Кыз әтисен юллый” дигән кино күрсәтелде.







