МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Язгы мәрхәмәтлек атнасы". "Добрая Земля" 22.04.2016

Республикакүләм "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" һәм "Спортлы Татарстан" ирекле акцияләре дәвам итә. Бүгенге көне безнең мәктәптә "Мәрхәмәтле Җир" ("Добрая Земля") дигән девиз астында үтте. Дәресләрдән соң укучылар һәм укытучылар коллективы мәктәп территориясен чүп-чардан арындырырга чыктылар, ә башлангыч сыйныф укучылары "Җир Анабыз" дигән темага рәсемнәр ясадылар. "Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында дусларча волейбол һәм өстәл теннисы ярышлары узды.
-
Бердәм "Тукай дәресләре" 20.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы - Габдулла Тукайның тууына 26 апрель көнне 130 ел тула. Шул дата уңаеннан бүген безнең мәктәптә укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты белән таныштыру, искә төшерү максатыннан бердәм "Тукай дәресләре" үткәрелде. 1-4 нче сыйныфларда әлеге дәресләрне укытучылары Хәсәнова Ф. Г. һәм Мөхетдинова А.Н. уздырса, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г. үткәрде.
-
Кайбычыбызга- 25 яшь! 19.04.2016

Кайбыч районының туган көне уңаеннан мәктәбебездә чаралар үткәрү дәвам итә. Бүген, "Кайбычыма - 25 яшь!" дигән бердәм сыйныф сәгате үткәрелде. 1-4 нче сыйныфларда әлеге дәресне Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы үткәрсә, 5-9 нчы сыйныфлар өчен Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы һәм Гайнетдинова Алсу Газиз кызы әзерләгәннәр иде. Әлеге чараларда укучылар районыбызның оешу тарихын искә төшерделәр, районыбызның символикаларын, җитәкчеләрен, танылган шәхесләрен барладылар. Укучылар укытучыларга кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм районыбыз турында үзләре генә белгән кызыклы фактлары белән дә уртаклаштылар.
-
"Язгы мәрхәмәтлек атнасы". "День доброго кино" 19.04.2016

"Язгы мәрхәмәтлек атнасы"ның бүгенге көне бездә "День доброго кино" девизы астында үтте.Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан, 2016 ел Россиядә "Кино елы" буларак игълан ителде. Шул уңайдан, 5-9 нчы сыйныф укучылар белән "Россия киносы тарихы" дигән видеофильм карадык. Әлеге фильмны сәнгать укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы белән 7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ әзерләделәр. Укучылар алдында исә, Илназ үзе чыгыш ясады.
-
Туган көнең белән, Кайбычым! 18.04.2016

19 апрель- Татарстанның гүзәл почмагына урнашкан күпмилләтле, яраткан районыбыз Кайбычның туган көне - 25 еллык юбилее! Илебез үсешенә зур өлеш керткән тырыш халкы, танылган шәхесләре, имәннәре белән дан тоткан кечкенә Ватаныбызны туган көне белән котлыйбыз! Районыбызның бүгенге көне яңа вакыйгалар, даталар һәм эш-гамәлләр белән тулылана. Кайбычыбызга мөстәкыйльлеген беркайчан да югалтмавын, әле киләчәктә дә бик күп юбилейларын үткәрүен телибез! Барлык райондашларыбызга сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар һәм иминлек телибез!
Әлеге вакыйга уңаеннан безнең мәктәптә, "Кайбычымның туган көне" дип аталган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдәге эшләр арасында 8 нче сыйныф укучысы Гаттарова Адиләнең (җитәкчесе - технология укытучысы Шәмсетдинова Ф.Г.) эше аерым игътибарга лаек. Ул "ковровая вышивка" технологиясе белән Кайбычыбызның гербын ясап килгән.
-
"Язгы мәрхәмәтлек атнасы" 16.04.2016

Бүген -16 апрельдә республикабызда "Язгы мәрхәмәтлек атнасы" ("Весенняя неделя добра") һәм " Спортлы Татарстан" ("Спортивный Татарстан") ирекле акцияләре старт алды. Әлеге акцияләр 23 нче апрельгә кадәр дәвам итеп, һәр көнне берәр темага багышлана. Әлеге акцияләргә безнең мәктәп укучылары да кушылды. Бүгенге көн бездә, "Мәрхәмәтле башлангычлар көне" дигән девиз астында үтте. Укучыларыбыз үзләре шефлык иткән, ярдәмгә мохтаҗ булган әби-бабайларның йортларына барып йорт тирәләрен җыештырып кайттылар.
-
"108 минут Гагарин белән бергә!" 12.04.2016

Бүген безнең мәктәптә “Гагарин белән бергә 108 минут!” акциясе кысаларында тематик сыйныф сәгатьләре, тәрбия чаралары, төрле конкурслар үтте. Быел бу көн галәмгә кешенең беренче чыгуының 55 еллыгына багышланган. Шуны истә тотып, кешелек тарихында иң мөһим вакыйга уңаеннан укучылар өчен мәктәптә чаралар оештырылды.
-
Без ГТО га әзер! 08.04.2016

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 9 март датасы белән 09-416 нчы № лы хаты нигезендә, 7 апрель көнне Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә "Без ГТО га әзер" ( "Мы готовы к ГТО") дигән акция үткәрелде. Әлеге чарадан без дә читтә калмадык, акциягә кушылдык. Ата-аналар җыелышында "Готов к труду и обороне" (ГТО) Россиякүләм физкультура- спорт комплексының нормативлары турында сөйләштек, аның максатлары, көтелгән нәтиҗәләре турында аңлаттык. Ә 7 нче апрель көнне исә, сыйныфларда укучылар белән әлеге темага сөйләшүләр барды, бу көнне мәктәпнең барлык укучылары ГТО нормативларын тапшыру белән мәшгуль булдылар.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 05.04.2016

31 нче март көнне мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Әлеге җыелыш "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау" дигән темага багышланды. Шуңа, әлеге җыелышка ата-аналар белән очрашу өчен, Россия ЭЭМинистрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Кәлимуллина Ф. Н. килде. Ул үзенең чыгышында бик тә аңлаешлы итеп административ һәм җинаять хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәләре турында аңлатты. Җыелышка авыл фельдшеры Сафина Л.Х. да килде, ул ата-аналар алдында "Сак булыгыз, туберкулез!" дигән темага чыгыш ясады.
-
Туберкулез авыруына каршы чаралар 04.04.2016

Бүген, авыл фельдшеры Сафина Л.Х. мәктәптәге барлык укучыларга туберкулез инфекциясен диагностикалау өчен ДИАСКИНТЕСТ препараты белән проба ясап китте. 72 сәгатьтән соң нәтиҗәсе тикшерелә торган әлеге препаратны организмга кертүнең мөһимлеге турында Люзия Хадиевна 31 март көнне үткәрелгән, мәктәпкүләм ата-аналар җыелышында, "Сак булыгыз, туберкулез!" дигән темага чыгыш ясап, ата-аналарга аңлаткан иде инде.








