МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
12 июнь - Россия көне! 12.06.2016

12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
Бәйрәмең белән, Россия! 11.06.2016

12 июнь - Россия көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан төрле чаралар "Чишмәкәй" лагеренда инде бүгеннән үк башланды. "Мин Россияне яратам" дигән викторинада балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Россия тарихына, аның символикасына кагылышлы сорауларга алар бик теләп җавап бирделәр. Ахырдан барысы бергә Дәүләт Гимнын башкардылар.
-
Асфальтта рәсемнәр конкурсы 10.06.2016

Ниһаять, ниһаять яңгыр туктады. Димәк, "Чишмәкәй" лагеренда беренче көнгә үк планлаштырылган асфальтта рәсемнәр конкурсын оештырырга була. Әлеге конкурсны укучылар бик яраталар, рәхәтләнеп асфальтта рәсемнәр иҗат итәләр. Быелгы тематика "Булсын һәрчак тынычлык!". Көннең икенче яртысында исә балалар "Салават күпере" спорт -сәламәтләндерү комплексына бассейнга су коенырга бардылар.
-
Җәйге лагерь башланды 07.06.2016

Кичә, ягъни 6 нчы июньнән безнең мәктәптә "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьга 1 - 5 нче сыйныф укучылары, барлыгы 15 бала йөри. Балалар ике командага бүленеп ярышалар. Көннәр яңгырлы һәм салкын тору сәбәпле әлегә мәктәп эчендә генә уйныйлар, шөгыльләнәләр. Тәрбияче апалары исә балаларның ялларын күңелле үткәрү өчен күп төрле, яңадан-яңа уеннар уйлап табалар һәм оештыралар.
-
Сабантуйлары гөрләде! 05.06.2016

Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлары гөрләп үтте. Әлеге бәйрәм чараларының күңелле үтүенә укучыларыбыз, мәктәбебезнең горурлыгы булган "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары да үзләренең өлешләрен керттеләр. Район сабантуенда кызларыбыз Гөлнара Дамировна белән берлектә Кайбыч гимнын башкардылар, ә "Гөбенә" сабантуенда исә тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Кызларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызына халыкны күңелле ял иттерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Укучыларның җәйге практикасы 04.06.2016

Укучыларыбыз җәйге каникулларын ял итеп кенә түгел, ә эшләп тә уздыралар. 1 нче июньнән 8 нче сыйныф укучыларының мәктәп яны участогында җәйге практикалары башланды. Сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Алсу Газиз кызы белән бергәләп, укучылар чәчәклекләргә, кәбестә, помидор, борыч, кыяр, карбыз-кавын культураларына су сибәләр, чүп утыйлар. Үзләре бер дә уфтанмыйлар да, "сыйныфташлар белән бергә булгач күңелле бит", диләр.
-
Ильназ - җиңүче! 02.06.2016

Укучыларыбыз уку елы дәвамында күпсанлы конкурс һәм фестивальләрдә катнашып тордылар. Шулар арасында призлы урыннар яулаучылары да шактый булды. Чираттагы конкурсның нәтиҗәләре әле кичә 1 июньдә генә билгеле булды. "Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге" (ГБУ ДО "Республиканский центр внешкольной работы") "Арча районы укучылар үзәге" белән берлектә үткәргән "Российское кино глазами детей" дип аталган Республикакүләм видео-конкурста катнашып, 7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ (җитәкчесе Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы) 2 нче урын яулады. Илназны һәм җитәкчесен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 30.05.2016

28 май көнне мәктәптә, 2015-2016 нчы уку елындагы соңгы ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта уку елы йомгаклары, перспектива белән директор А.Г.Хәсәнов һәм аның урынбасарлары А.С.Галиуллина, Э.Р.Гильманова чыгыш ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан "Җәйге каникуллар вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" дигән темага чыгыш ясалды.Җыелышка килгән ата-аналар алдында "Кайбыч сәнгать мәктәбе"нең "Фортепиано" классында шөгыльләнүче (җитәкчеләре Хисамова Резеда Мансуровна) үзебезнең мәктәп укучылары чыгыш ясады. Аларның чыгышын укытучылар да, ата-аналар да яратып кабул иттеләр. Соңыннан ата-аналарны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирү оештырылды.
-
Хәерле юл сезгә, балалар! 27.05.2016

25 нче май көнне безнең мәктәптә 5 укучы өчен соңгы кыңгырау шалтырады. 2 кыз һәм 3 егет ул көнне «Иске Чәчкаб төп мәктәбе»ндә соңгы дәресләрен укыды. Бәйрәмгә килгән бик күп кунакларның ул көнне күзләрендә яшь тамчылары күренде. Укучыларыбызга үзләренең изге теләкләрен беренче укытучылары Гөлгенә апа, сыйныф җитәкчеләре Эльмира Галимулловна , әти-әниләре, укытучылары һәм килгән кунаклар җиткерде. Күңелле дә, моңсу да булган әлеге хушлашу кичәсе, укучыларның күңел түрендә әле озак сакланыр мөгаен. Хәерле юл сезгә, балалар!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2015-2016 нчы уку елының соңгы бәйрәмендә бездә зур кунаклар- район башлыгы урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы, район мәгариф бүлегеннән Сибгатуллина Альбина Альберт кызы, ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.








