МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Әниләрне котладык 30.11.2016

Бүген бездә "Аналар көне" уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Әниләрне укучыларыбыз үзләренең күптөрле сәләтләре белән сөендерделәр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, миниатюралар куйдылар. Ә укытучылар исә, әниләребезне һәм укучыларны төрле телевизион тапшыруларда катнаштырдылар. Бәйрәмне конферанслар Ләлә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов бик матур итеп алып бардылар. Бәйрәмгә килгән әниләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Гран при яуладык! 29.11.2016

Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек драматург, артист, режиссер К.Тинчуринның тууына 129 ел һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында уздырылган республика бәйгесенең "Ул кабызган утлар балкышы" исеме астында гала концерт узды. Финалга үткән укучылар әлеге концертта чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр. Безнең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, шул бәхетлеләр арасында иде! Драматург Кәрим Тинчуринның "Кандыр буе" спектакленнән "Без кабызган утлар" җырын татар театрының данлыклы актерлары уйнаган сәхнәдә башкарып, укучыларыбыз "Спектакльдән җыр" номинациясендә иң югары бүләк - Гран прига ия булдылар. Әлеге бүләкне укучыларыбыз Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова кулыннан алдылар. Кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызын шушы ЗУР җиңүләре белән котлыйбыз, зур рәхмәтләр белдерәбез һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез!
-
День словаря 25.11.2016

22 ноября отмечается День словаря. С целью развития представления учащихся о словарях, их видах и выдающихся составителях словарей, Хасанова Эльмира Галимулловна, учитель русского языка и литературы, провела внеклассное мероприятие "Похвальное слово словарю". Учащиеся познакомилисьс энциклопедическими и лингвистическими словарями, получили представление о В.И.Дале, Д.Н.Ушакове, С.И.Ожегове, узнали о значении словарей в жизни современного человека.
-
Укучылар эшмәкәрлек өчен
23.11.2016
Россиякүләм "Россия потенциалы- укучылар эшмәкәрлек өчен" ("Потенциал России- школьники за предпринимательство") акциясе кысаларында бүген 8-9 нчы сыйныфларда җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы тематик чара үткәрде. Әлеге чарада укучылар нәрсә ул эшмәкәрлек, керем, капитал, капитал әйләнеше кебек сорауларга җавап эзләделәр.
-
Әбиләрне кунакка чакырдык
20.11.2016
Тиздән, төгәлрәге 27 нче ноябрь көнне илебездә "Аналар көне" үткәреләчәк. Бу көн уңаеннан без мәктәбебездә төрле чаралар планлаштырдык. Шуларның иң беренчесе - "Әбекәй-алтыным" дип аталган чара 19 нчы ноябрь көнне үтте. Бу көнне 1 - 6 нчы сыйныф укучыларының әбиләре һәм дәү әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар әбиләренә, дәү әниләренә аулак өй күренешен күрсәттеләр, җырлар җырладылар, шигъри бәйләмнәр бүләк иттеләр. Соңыннан барысы бергә чәй табынына җыелып, әбиләре пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
-
Һөнәри үзбилгеләү тестлары
17.11.2016
Бүген мәктәбебезгә Кайбыч муниципаль районының мәшгульлек үзәге аша Казанның шәһәренең өстәмә һөнәр бирү ассоциациясе- иҗтимагый-эшлекле "БИНК" клубы хезмәткәрләре килеп 7-9 нчы сыйныф укучыларына һөнәри үзбилгеләү тестлары үткәреп киттеләр. Е.А.Климов методикасы буенча "Булачак һөнәремнең тибын билгеләү" дигән әлеге тест ярдәмендә укучылар "Кеше- табигать", "Кеше- техника", "Кеше- тамгалар системасы", "Кеше-кеше" типлары буенча үзләренә киләчәк тормышларында туры килә торган һөнәрләрен ачыкладылар.
-
Салым грамоталыгы дәресе 16.11.2016

8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга бүген безнең мәктәпкә, Россия Федерациясе районара Федераль Салым Хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче № лы Дәүләт Салым инспекциясе хезмәткәре, Аллаярова Рәсимә Разыйх кызы килде. Ул укучыларга салым органнары хезмәткәрләре көненә багышланган, "Салым грамоталыгы дәресе" үткәрде. Аның чыгышы укучыларда салым һәм салым түләү системасы турында күзаллау булдыру, салым түләүне һәр гражданинның бурычы итеп кабул итергә кирәклеген аңлатуга юнәлдерелде.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 12.11.2016

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның темасы: "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Юлда балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау өчен ата-аналар тарафыннан башкарылырга тиешле профилактик чаралар". Әлеге темага тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Э.Р. чыгыш ясады. 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре белән "2017 елгы имтиханар" дигән темага аерым сөйләшү булды. Әлеге утырышта имтихан бирәсе фән укытучылары ата-аналарга үз фәннәреннән имтихан тапшыру үзенчәлекләре һәм балаларның имтиханнарга әзерлек дәрәҗәләре белән таныштырдылар.
-
Республикакүләм бәйгедә катнаштык 10.11.2016

Бүген Буа шәһәрендә бөек драматург, артист, режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган республика бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән "Спектакльдән җыр" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "Монолог" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Ләлә (җитәкчесе Гильманова Э.Р.) чыгыш ясап кайттылар. Балаларның иҗатын мәртәбәле жюри — Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов бәяләде. Бәйгегә нәтиҗәләр калган зона этаплары үткәннән соң ясалачак. Гала концерт 29 нчы ноябрьдә Кәрим Тинчурин театры бинасында узачак.
-
6 нчы ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме 06.11.2016

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы. Хөрмәтле татарстанлылар, райондашлар барыбызны да шушы уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз!








