МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Бәйрәм белән! 08.03.2016

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне. Кадерлеләребез! Хезмәт сөючән һәм ярдәмчел булганыгыз, дөньяны тагын да матуррак һәм гүзәлрәк итү сәләтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең тормышыгызда күңелсезлекләр булмасын иде. Яз кәефе, мәхәббәт һәм иминлек сезгә!
Әлеге матур бәйрәм уңаеннан, 5 нче март көнне Иске Чәчкаб авылы мәдәният йортында мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Яз сулышы күңелләрдә" диеп исемләнгән театраль тамаша белән авыл халкын сөендерсә, 7 нче март көнне мәктәбебез директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы үзенең чыгышы белән районның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлап кайтты.
-
"Созвездие.Йолдызлык" йолдызчыклары 01.03.2016

Бүген 16 нчы Республикакүләм "Созвездие. Йолдызлык" телевизион эстрада фестиваленең район туры тәмамланды. Әлеге фестивальдә безнең мәктәптән 13 бала төрле номинацияләрдә үзләренең көчләрен сынады. Шунысы куанычлы балаларыбызның һәркайсы гала-концертка узды, ягъни конкурстан урынсыз гына төшеп калучы укучыларыбыз булмады. Бәлки кайбер катнашучыларыбыз әле район данын яклап Республика турында да чыгыш ясар. Ә монысы гала - концерттан соң билгеле булачак. Димәк, нәтиҗәләрне көтәбез.
-
Фәнни-гамәли конференция
28.02.2016
Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 14 нче гимназиядә 27 нче февраль көнне танылган мәгърифәтче Ибраһим Хәлфинга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференциядә беренче тур җиңүчесе буларак, безнең мәктәптән 8 нче сыйыф укучысы Гаттарова Адилә һәм татар теле укытучысы Гайнетдинова Алсу Газизовна катнашты.
-
Химияне беләсеңме? 27.02.2016

26 нчы февраль көнне мәктәптә “Химияне беләсеңме?” исеме астында 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен викторина үтте. Чараны химия укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы оештырды. Укучылар бик теләп катнашты. Мондый чараларның балаларда фәнгә кызыксыну арттыруда роле зур.
-
"Ягез әле, егетләр!" 26.02.2016

Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык буларак үтте. Әлеге айлыкка планлаштырылган чараларның күбесе тиешле дәрәҗәдә узды. Кичә исә, чираттагысы- "Ягез әле, егетләр!" дигән чара оештырылды. Әлеге ярышта 5-9 нчы сыйныфта укучы егетләребез ике командага бүленеп көчләрен сынадылар: эстафетада, интеллектуаль бәйгедә, кызларга прическа ясау, күлмәк үтүкләү, суган турау һ.б. кызыклы бәйгеләрдә ярыштылар. Кызлар исә үз көчләре белән әзерләнгән концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә 1 балл аерма белән "Дуслык" командасы җиңүче дип танылды.
-
Әлифба бәйрәме. 20.02.2016

Бездә бүген зур бәйрәм! 1 нче сыйныф укучыларының тәүге җиңүләре - Әлифбаны тәмамлау бәйрәме. Сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы әлеге чараны укучыларга, аларның әти-әниләренә күңелле булсын өчен, кызыклы итеп әзерләгән. Чарада 1 нче сыйныф укучыларына ярдәм итергә 3 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары да катнашты.
-
Кайбыч сәнгать мәктәбе бездә кунакта 18.02.2016

Кайбыч сәнгать мәктәбендә укучы балаларыбыз бүген үзләренең укытучылары белән, безнең мәктәпкә, Кайбыч районының 25 еллыгынына багышланган концерт номерлары белән килделәр. Баян, фортепиано классында укучылар уен коралларында катлаулы әсәрләр уйнап безне бик сөендерделәр. Әлеге мәктәптә шөгыльләнүче 18 укучыбызның 15-е бүген сыйныфташлары һәм мәктәп коллективы алдында чыгыш ясады.
-
Батырлык дәресе 17.02.2016

Бүген мәктәптә Россиякүләм "Горячее сердце" ("Кайнар йөрәк") иҗтимагый-дәүләт инициативасына багышланган Батырлык дәресләре үткәрелде. Әлеге дәресләрне 2-4 нче сыйныфта башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Фәһимә Габдулловна, 5 - 6 нчы һәм 7 - 9 нчы сыйныфларда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы үткәрде. "Нәрсә соң ул батырлык?" дигән темага үткәрелгән әлеге дәресләрдә укучыларга халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, милли горурлыгын, патриотизмын күрсәтү максаты куелган иде. Укытучыларыбыз әлеге дәресләрдә тыныч тормышта үзләренең батырлыклары белән сокландырган ватандашларыбыз, аларның батырлыклары белән дә таныштырдылар.
-
Муса Җәлилгә 110 ел 16.02.2016

Татар халкының бөек улы, Герой- шагыйрь Муса Җәлилгә быел -110 ел. Милләтебезнең әдәбияты үсешенә үзенең үлмәс шигырьләре белән зур өлеш керткән, соңгы сулышына кадәр Ватан алдында тугрылыклы булып калган, фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык күрсәткән бөек шәхесебезне онытырга безнең хакыбыз юк. Шул уңайдан, бүген бездә Советлар союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәдә укучылар шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын кабаттан исләренә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Якташыбыз Галия Кайбицкая өчен махсус язылган "Алтынчәч" либреттосыннан өзек тыңладылар. Әлеге чараны әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызына, башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызына, музыка укытучысы Габидуллина Люция Әгъзам кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
15 февраль - сугышчы интернационалистларны искә алу көне 15.02.2016

15 февраль - соңгы Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылган, 10 ел дәвам иткән сугышның тәмамлану көне. Әлеге вакыйга уңаеннан, 15 февраль датасы, илебез тарихында Әфган сугышында һәлак булган сугышчы интернациналистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Бүген безнең мәктәптә әлеге темага бердәм сыйныф сәгатьләре үтте.








