МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2016

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Барыбызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көзге каникуллар башланды 01.11.2016

Ниһаять укучыларның көтеп алынган каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормый- түгәрәкләр расписание буенча эшли, "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары чираттагы конкурска әзерләнә.... Ә менә 9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыралар. Кичә ирекле сайланган фәннәрдән тапшырсалар, бүген инде математикадан. Чиратта рус теле һәм татар теленнән сынаулык имтиханнары. Халкыбыз мәкале "Уңышны көзен саныйлар" дисә дә, мәктәпләрдә уңышны язын саныйлар шул. Шуңа көздән үк тырышып-тырмашып укырга, имтиханнарга әзерләнергә, консультацияләргә вакытында йөрергә кирәк.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре 29.10.2016

Октябрьнең соңгы атнасында мәктәбебездә Интернет челтәрендәге куркынычсызлык турында бердәм дәресләр узды. Әлеге дәресләр 1-5 нче һәм 7 нче сыйныфларда сыйныф сәгате формасында, ә 8-9 нчы сыйныфларда тематик дәрес формасында информатика дәресе кысаларында узды. 6 нчы сыйныфта узган дәрестә исә Кайбыч районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм гаилә уңышсызлыкларын профилактикалау инспекторы Әхмәтова Лилия Шәүкәт кызы катнашты. Информатика укытучысы Гильманова Энҗе Ринат кызы белән укучыларга Интернет киңлекләрендә янаган куркынычлар хәлләр турында сөйләделәр, аларны кисәтү юлларын күрсәттеләр. Дәрес ахырында Лилия Шәүкәтовна укучыларга буклетлар таратты.
-
Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел 20.10.2016

17 нче октябрьдә районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конкурсның муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ (җитәкчесе Гайнетдинова А.Г.) "Монолог" номинациясендә Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" пьесасыннан Надир мәхдүм образын сурәтләп 2 нче урынга лаек булды. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.) исә "Спектакльдән җыр" номинациясендә Кәрим Тинчурин сүзләренә Салих Сәйдәшев көен иҗат иткән "Без кабызган утлар" җырын башкарып 1 нче урынны яуладылар. Укучыларыбызны әлеге уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз, җитәкчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез! 10 нчы ноябрьдә Буа дәүләт драма театрында әлеге конкурсның Республикакүләм этабы узачак. Әлеге этапта районыбыз данын яклап катнашачак "Салават күпере" вокаль ансамбленә уңышлар телибез!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы 18.10.2016

15 нче октябрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасының финалы узды. Районыбызның укытучылар командасы укучылар саны 3500 кешегә кадәр булган 24 район арасында гомуми 3 нче урынны яулап кайтты. Әлеге җиңүгә безнең мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы да үз өлешен кертте. Хатын -кызлар арасында бадминтон ярышында шәхси беренчелектә ул шулай ук 3 нче урынга лаек булды. Районыбыз командасын һәм үзебезнең Лилия Рифкатовнаны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Минем яраткан укытучым" бәйгесе 15.10.2016

IV нче республикакүләм "Минем яраткан укытучым" ("Мой любимый учитель") конкурсының муниципаль этабында "Рәсем" номинациясендә безнең мәктәптән 2 укучының эше катнашты. Болар, 2 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә (җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г.) һәм 1 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Ясминә (җитәкчесе Гыйләҗева Г.И.) рәсемнәре. Кәлимуллина Ясминәнең эше муниципаль этапта "кечкенәләр төркеме"ндә 1 нче урынны яулады, әлеге эш конкурсның республика этабында катнашачак. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
"Минем яраткан укытучым" бәйгесе 13.10.2016

11 нче октябрь көнне "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"ндә IV нче республикакүләм "Минем яраткан укытучым" ("Мой любимый учитель") конкурсының муниципаль этабы үтте. Укытучы һөнәренең статусын арттыру һәм укытучыларга карата ихтирам тәрбияләү максатыннан үткәрелгән конкурс 2 номинациядә барды. Шигырь сөйләү номинациясендә безнең мәктәптән 3 укучы катнашты, шулардан 3 нче сыйныф укучысы Гирфанова Газизә (җитәкчесе Мөхетдинова А.Н.) кечкенәләр төркемендә, үзе язган "Укытучыма" шигыре белән катнашып 2 нче урынга лаек булды, ә 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Ләлә (җитәкчесе Гильманова Э.Р.), урта яшьтәгеләр төркемендә, Энҗе Мөэминованың "Синең бәхет җиңел бәхет түгел" шигыре белән чыгыш ясап 1 нче урынны яулады. Укучыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
"Синең куркынычсызлыгыңның бишлеге" 11.10.2016

Безгә кунакка Кайбыч районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм гаилә уңышсызлыкларын профилактикалау инспекторы Әхмәтова Лилия Шәүкәт кызы килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән "Синең куркынычсызлыгыңның бишлеге" ("Твоя пятерка безопасности") дигән темага әңгәмә үткәрде. Үз чыгышында ул укучыларны өйдән әти - әни рөхсәте белән генә чыгып китергә яраганлыгын, таныш булмаган кешеләр белән аралашырга, алардан бернәрсә дә алырга ярамаганлыгын, юлда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тагын бер кат исләренә төшереп үтте.
-
Котлыйбыз! 10.10.2016

Быелгы укытучылар көне безнең мәктәпкә зур куаныч алып килде. Әлеге көн уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чарасында, башлангыч сыйныфлар укытучысы Габидуллина Лютция Әгъзам кызы мәгариф өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте, укыту һәм тәрбия процессында ирешкән казанышлары өчен "Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы" белән бүләкләнде. Безнең мәктәп тарихында беренчеләрдән шушы югары бүләккә ия булган Лютция Әгъзамовна әлеге мактауга чын мәгънәсендә лаек! Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә эшендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар, укучыларының хөрмәтен, ата-аналарның рәхмәтен тоеп яшәвен һәм эшләвен телибез!
-
Волейбол- безнең спорт төре! 09.10.2016

Кичә, 8 нче октябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучы балалар арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән кызлар һәм ир балалар командасы катнашты. Уңышларыбыз мактанырлык. Кызларыбыз (тренерлары Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы) әле беренче тапкыр гына катнашуларына карамастан 3 нче урынны, ә ир балаларыбыз (тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улы) 1 нче урынны яулап кайттылар. Ә иң мөһиме шул- ир малайларыбыз инде 3 ел рәттән беренчелекне бирмиләр, димәк кубок бөтенләйгә безгә калачак! Укучыларыбызны һәм аларны җиңүгә алып килгән укытучыларыбызны әлеге зуууур уңышлары белән котлыйбыз, һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!








