МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Медицина тикшерүе уздык 06.10.2016

Кичә, 5 нче октябрь көнне район үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга медицина тикшерүе уздырырга килделәр. Табиб Таулбаева А.Р һәм шәфкать туташы Ибраһимова М.Р. укучыларның буйларын, авырлыкларын үлчәделәр, үпкә эшчәнлеген тикшерделәр, хроник авыруларының булу-булмавын ачыкладылар. Шулай ук укучыларның физик үсешен, сәламәтлек төркемен, физкультура төркемен билгеләделәр һәр укучыга сәламәтлекләрен саклауга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Укытучылар көне узды 05.10.2016

Бүген укытучылар көне! Димәк, бүген безнең мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасы тулы көченә эшли. Иртән- иртүк ишектән кергән укытучыларны укучыларыбыз чәчәк букетлары, шарлар, котлау сүзләре язылган йөрәк формасындагы открыткалар белән каршы алдылар. Укытучы да булып карадылар үзләре, 1- 7 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Ә иң мөһиме, алар безгә бик матур һәм кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
"Тормыш иминлеге нигезләре" фәненнән ачык дәрес 04.10.2016

Бүген, Гражданлык оборонасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, илебез мәктәпләрендә тормыш иминлеге дәресләрендә Россиякүләм ачык дәресләр үтте. Әлеге чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. ТИН укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы үткәргән ачык дәрестә укучылар, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, төрле куркыныч һәм экстремаль ситуацияләрдә югалып калмау чараларын искә төшерделәр, практик биремнәр белән үзләренең белемнәрен ныгыттылар
-
Казаныбыз өчен бердәм тавыш бирдек! 04.10.2016

Россия Үзәк Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралары 2017 нче елның ахырында кулланылышка керергә тиеш. Яңа акчаларга кайсы шәһәрләрнең сурәтләре төшереләчәген ачыкларга нибары 4 көн калып бара. Димәк көрәшнең иң кызу өлешенә чыктык дигән сүз бу. Укучыларыбыз да укытучыларыбыз да төрле ысуллар белән үзләренең тавышларын инде бирделәр. Күрше - күләннәр, өлкән әби-бабайларыбызга да тавыш бирергә ярдәм иттек хәтта. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән мәҗлес тә Казаныбыз өчен тавыш бирү белән башланып китте.
-
Уңыш бәйрәмендә катнаштык 03.10.2016

Кичә, 2 нче октябрь көнне район үзәгендә район мәктәпләре катнашында Уңыш бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә һәр мәктәп җәйге чорда мәктәп яны участогында эшләү нәтиҗәсен - җыеп алынган уңышны жюрига тәкъдим иттеләр. Җыр-бию белән үрелеп барган әлеге чарага һава торышының бик матур булуы да ямь өстәде. Призлы урынны яулый алмасак та, күңелебезне төшермәдек, әлеге чарадан ел буена җитәрлек күңелле тәэсирләр алып кайттык.
-
Өлкән яшьтәге авылдашларыбызны котладык 30.09.2016

Кичә, Кайбыч авыл җирлеге Иске Чәчкаб авылында яшәүче өлкән яшьтәге авылдашларыбызны мәктәпкә җыеп корбан ашы уздырды. Әлеге чарада авылдашларыбызны якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котлау да оештырылды. Мәҗлестә Хәялиев Рәмис Рафис улы, Петухова Фәния Фәрит кызы, Сафин Рәмис Габбас улы да катнаштылар. Өлкән яшьтәге авылдашларыбызны котлауда мәктәп укучылары һәм укытучыларының да көче керде.
-
5 нче сыйныф укучылары мониторинг үтә 30.09.2016

5 нче сыйныф укучылары бүгенге көннәрдә тырышып -тырмашып башлангыч сыйныфтан алынган белемнәренең ныклыгын дәлиллиләр. Әлеге тикшерүләрне укучылар ГБУ "РЦМКО" тарафыннан оештырылган диагностик биремнәрне башкарып үтәләр. 28 нче сентябрь көнне математикадан биремнәр башкардылар инде, ә бүген исә рус теленнән мониторинг үтүче укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Милләтләр кроссы- 2016 26.09.2016

Шимбә көнне, 24 нче сентябрьдә безнең мәктәп Россиякүләм "Милләтләр кроссы-2016" акциясенә кушылды. Әлеге кросста укучыларыбыз ике төркемгә бүленеп йөгерде. Башлангыч сыйныф укучылары аерым,ә 5 -9 нчы сыйныфлар аерым ярыштылар. Өстәвенә кызлар да малайлардан аерым сыналды. Нәтиҗәдә башлангыч сыйныфлар арасында Садыков Камиль (4 нче сыйныф) белән Сөнгатуллина Әлфинә (3 нче сыйныф), ә 5- 9 нчы сыйныфлар арасында Сөнгатуллин Ранил (9 нчы сыйныф) белән Хәсәнова Язилә (8 нче сыйныф) беренче урынны яуладылар. Бүген мәктәпкүләм линейкада җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаган укучыларны билгеләп үттек.
-
Россиякүләм экологик өмә 17.09.2016

Бүген безнең мәктәп Россиякүләм "Минем хыялдагы илем" ("Страна моей мечты") исеме астындагы экологик өмәгә кушылды. Укучыларыбыз мәктәп ишегалдын чүп-чардан, чәчәклекләрне кипкән чәчәкләрдә арындырдылар. Мәктәп укучыларына Иске Чәчкаб балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да ярдәм иттеләр.
-
Бердәм мәдәни дәрес 16.09.2016

Бүген безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга авыл китапханәчесе Кәлимуллина Лилия Фәритовна тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты. Дәресләрдән соң укучылар авыл китапханәсенә төшеп яңа китаплар белән таныштылар, укырга әдәби китаплар алдылар һәм мәдәни көндәлеккә беренче тамгаларын салдырдылар.








