МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
А.П.Маресьевның тууына -100 ел! 21.05.2016

2016 елның 20 нче май көнендә легендар очучы, Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Маресьевның тууына 100 ел тулды. Шушы дата уңаеннан сыйныф җитәкчеләре укучыларга тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, әлеге шәхеснең биографиясе, тиңдәшсез батырлыклары белән таныштырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары исә, аның батырлыкларын рәсемгә төшерделәр.
-
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 18.05.2016

17 май- Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Әлеге көнне сыйныф җитәкчеләре укучылар белән тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Әлеге телефонның әһәмиятен һәм мөһимлеген укучыларга тагын бер кат искәртеп үттеләр. Әлеге телефон номеры мәктәптәге һәм сыйныф почмакларындагы стендларга эленгән, һәрдаим укучылар күз алдында.
-
Россиякүләм тикшерү эшләре 17.05.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 30 нчы мартында чыгарылган 581/16 нчы номерлы боерыгы "О проведении Всероссийских проверочных работ в 2016" году" нигезендә 4 нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре уздырыла. Бүген укучылар математикадан тикшерү эше башкардылар. Әлеге тикшерүдә район мәгариф бүлеге белгече Галиуллина Зөлфия Зөфәр кызы катнашты.
-
15 нче май-Халыкара гаилә көне 16.05.2016

15 май - Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан мәктәптә "Гаиләм - җылы оям" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларның "Минем гаиләм" дигән темага рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. 2, 4 нче сыйныф укучыларының сыйныф сәгатенә әниләре дә килгән иде.
-
Язның бер көне елны туйдыра! 10.05.2016

"Язның бер көне елны туйдыра" - без нәкъ менә шушы татар халык мәкален үзебезнең девиз итеп кабул итәбез. Бакча участогыбыз зур- эшлисе эшләр, утыртасы культуралар күп. Бүген исә, технология дәресләрендә укучыларыбыз суган һәм чөгендер культуралары утырттылар. Укучыларыбызның күңелләре күтәренке, "көзен мул уңыш җыеп алырбыз дип ышанабыз", диләр үзләре.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2016

Бүген Бөек Җиңүгә 71 ел! Шул уңайдан район үзәге Кайбычта бик зур чара үтте. Әлеге чараның бер өлеше, ул - "Бессмертный полк" ("Үлемсез полк") акциясе. Әлеге акциягә безнең мәктәптән дә 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары, барлыгы - 19 укучы кушылды. Әлеге чара укучылар һәм укытучылар күңелендә дә матур хатирә булып озак сакланыр әле.
-
Бөек Җиңүгә 71 ел! 08.05.2016

Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 71 нче тапкыр бүләк итә! Әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган зур чара булып узды. Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып зур колонна белән төштеләр. Әлеге бәйрәм чарасында быел Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы да катнашты. Шунысы куанычлы, авылыбызда әлеге дәһшәтле сугышны кичкән 3 сугыш ветераны яши. Аларның безнең арада булулары, бәйрәм чарасында катнаша алулары безнең өчен зур куаныч.
-
Балаларны яклау көне 30.04.2016

Бүген бездә, район мәгариф бүлегенең 11 нче апрельдән 50/4 номерлы боерыгы нигезендә, укучыларның гражданлык оборонасы буенча әзерлекләрен тикшерү максатыннан "Балаларны яклау көне" дигән чара үтте. Әлеге чарада укучыларны мәктәп бинасыннан эвакуацияләү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклый белүләрен тикшерү өчен теоретик һәм практик биремнәргә җавап бирүләре оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Соңыннан әлеге ике команда арасында дусларча футбол матчы узды.
-
ТИН буенча ачык дәресләр 29.04.2016

Мәктәптә 28-29 нчы апрель көннәрендә "Бөек Җиңүнең 71 еллыгы", "Чернобыль фаҗигасы" темаларын эченә алган ачык дәресләр үтте. Мондый чараларның балаларга патриотиик тәрбия бирүдә әһәмияте зур.
-
Габдулла Тукайга - 130 ел! 26.04.2016

1886 елның яз ае, төгәлрәге 26 апрель көне, татар дөньясына бөек шагыйрь Габдулла Тукайны бүләк иткән көн. Нибары 7 ел иҗат иткән шагыйрь халкыбызга үзенең бай мирасын, үлемсез шигырьләрен калдырып яз аенда китеп тә барган. Бүген бөтен татар дөньясы мәшһүр Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә дә әлеге дата уңаеннан "Габдулла Тукайга -130 ел" дип исемләнгән чара үтте. Әлеге чараны татар теле укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы оештырды. Иң элек укучылар "Тукайлы балачак" дип аталган кыска видеофильмнан өзек карадылар. Аннан соң һәр укучы Габдулла Тукайның шигырен, яки аңа багышлап язылган шигырьне яттан сөйләде. "Тукай иҗаты рәсемнәрдә" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды. Китапханәче Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы Габдулла Тукайның китаплар күргәзмәсен оештырды. Чараның ахырында Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән татар халкының гимны- "Туган тел" не бергәләп башкардык.








