МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Мәктәбебездә "Яшь профессионал" укый! 01.02.2017

30 гыйнвар - 4 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасының JuniorSkills 2017 стандартлары буенча "Яшь профессионаллар" (WordSkillsRussia) Региональ чемпионаты уза. Әлеге Чемпионатта безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит "Инженерный дизайн" 10+ компетенциясендә катнаша. Ул анда "Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү укучысы" Баһавиев Илфат белән (җитәкчеләре Шоркина А.А.) бер командада чыгыш ясый. Без укучыбызның әлеге Чемпионатта катнашуы белән горурланабыз, аңа уңышлар һәм җиңү телибез. Афәрин, Баязит!
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 23.01.2017

21 нче гыйнвар көнне 2 нче чирек, 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта "Балаларны шәхес буларак формалаштыру һәм аларда укуга карата аңлы караш тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәпнең көчен берләштерү" дигән темага методик доклад белән 5 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Эльмира Галимулловна чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ата-аналар белән практик биремнәр башкарды, анкета үткәрде һәм үзенең чыгышын тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп барды. Җыелышта шулай ук узган яртыеллыкка анализ һәм алдагы планнар белән директор һәм аның урынбасарлары чыгыш ясады, ата-аналарны кызыксындырган төрле сорауларга җавап бирелде.
-
Открытый урок по русскому языку 21.01.2017

У нас продолжается цикл открытых уроков. Очередной урок для родителей провела учитель русского языка и литературы Хасанова Эльмира Галимулловна в 6 классе на тему "Относительные прилагательные". На уроке учащиеся работали по группам, в парах. Урок был направлен на формирование универсальных учебных действий по ФГОС.
-
Бездә кунакта цирк! 20.01.2017

Бүген безгә кунакка цирк килде. Әле каян килде!? Белгород шәһәреннән! "Галактика" дип аталган циркны укучылар түземсезлек белән көтеп алдылар, бик яратып карадылар. Укучылар аеручы Жанна исемле питон, Шишка исемле шиншилла, Чарли исемле пудель, кечкенэ крокодилның чыгышын яратып карадылар. Клоунның, фокусчы кызның чыгышларын да ошаттылар.
-
Ачык дәрес 19.01.2017

Мәктәптә ачык дәресләр циклы башланып китте. Чираттагысы кичә, 18 нче гыйнвар көнне узды. 1,3 нче сыйныфлар укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы үзе укыткан сыйныфларда математикадан ачык дәресе үткәрде. 1 нче сыйныфта "5 санын кушу, алу, ныгыту" темасы булса, 3 нче сыйныфлар "2,3,4,5,6,7 саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту" темасы өстендә эшләделәр. Укучылар әлеге дәрестә мәсьәлә төзү һәм аны чишү күнекмәләрен булдыру өстендә индивидуаль дә, парлап та эшләделәр, Сингапурча укыту методикасы да кулланылды.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 17.01.2017

Мәктәбебездә быелгы уку елында "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге аша 3 түгәрәк эшли. Болар "Агач эшкәртү" (җитәкчесе Хәсәнов А.Г.), "Җырлыйк әле" (җит. Габидуллина Л.Ә.) һәм "Робототехника" (җит. Хәсәнов А.Г.) түгәрәкләре. Түгәрәкләр үз вакытларында эшлиләр, укучылар әлеге түгәрәкләргә теләп йөриләр һәм белемнәрен арттыралар.
-
Педагогик киңәшмә узды 16.01.2017

Бүген безнең мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә утырышы узды. "Педагогның һөнәри стандарты" дигән темага багышланган әлеге утырышта методик доклад белән Мөхетдинова Алсу Назым кызы чыгыш ясады. Ул үз чыгышында, укытучылар коллективын, 2017 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кергән педагогның һөнәри стандартының төп пунктлары белән таныштырды. Көн тәртибендәге төрле сораулар белән директор һәм аның урынбасарлары чыгыш ясады.
-
Авыл җыены узды 12.01.2017

Районыбызда авыл җыеннары уза. Бүген безнең авылда да узды әлеге чара. Мәдәният йортына район башлыгы Альберт Илгизәрович, авылдашларыбыз һәм райондагы төрле оешма җитәкчеләре килгән иде. Әлеге җыенда мәктәбебез директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы 2016 елга нәтиҗәләр ясап авыл халкы алдында чыгыш ясады.
-
Хоккей ярышындагы уңышыбыз 11.01.2017

Бүген "Кайбыч" боз шугалагында Кайбыч муниципаль районы мәктәпләрендә укучы 2003 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге ир балалар арасында шайбалы хоккей ярышы узды. Әлеге ярышта 5 мәктәп катнашты, безнең команда егетләре әлеге ярышта 2 нче урын яулап кайттылар. Без егетләребезне әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды 28.12.2016

Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 27 нче декабрь көнне иртән башлангыч сыйныф укучыларыныкы, ә көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучыларының бәйрәмнәре үтте. Ә бүген исә, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен чара оештырылды. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде. Укучыларыбызны бәйрәм белән котларга Кайбыч башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенең мөдире Габидуллин Илшат Сәлимҗанович килде.








