МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
15 февраль - сугышчы интернационалистларны искә алу көне 16.02.2017

15 нче февраль - Әфган сугышында катнашкан сугышчы- интернационалистларны искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үтте. Безнең Иске Чәчкаб авылыннан әлеге сугышта 4 кеше катнашкан. Шуларның берсе Төхвәтуллин Фирзун Рәхимулла улы бүгенге көндә авылыбызда яши. Авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Фирзун абыйны балалар белән очрашуга чакырды. Әлеге очрашуда 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Фирзун абый укучылар белән сугыш хатирәләрен барлады, аларның батыр, илебезнең чын гражданнары һәм патриотлары булып үсергә өндәде.
-
Муса Җәлилнең тууына -111 ел 15.02.2017

15 февраль - татар халкының бөек улы, Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел аның тууына -111 ел. Милләтебезнең әдәбияты үсешенә үзенең үлмәс шигырьләре белән зур өлеш керткән, соңгы сулышына кадәр Ватан алдында тугрылыклы булып калган, фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык күрсәткән бөек шәхесебезне онытырга безнең хакыбыз юк. Шул уңайдан, бүген бездә Советлар союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы "Муса Җәлил һәм балалар" дигән темага 1- 4 сыйныф укучылары белән, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы 5 - 9 нчы сыйныф укучыларына оештырган чарада исә, шагыйрьнең аяныч язмышын тагын бер кат сөйләп үтте, укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, чара ахырында "Война непрощенных" дип аталган документаль фильм карауны оештырды.
-
Волейбол ярышы нәтиҗәләре 13.02.2017

11 февраль, шимбә көнне "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районының белем бирү учрежденияләрендә белем алучы 7 -9 нчы сыйныфта укучы ир балалар арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярыштан безнең мәктәп укучылары 2 нче урын яулап кайттылар. Укучыларны һәм аларның тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Россия чаңгы юллары - 2017 11.02.2017

"Россия чаңгы юллары" ("Лыжня России") 1982 елдан бирле уздырылып килә торган зур кышкы бәйрәм. Чаңгыда йөрү - сәламәтлек өчен бик әһәмиятле спорт төре, чөнки чаңгыда йөргәндә бөтен төр мускуллар хәрәкәтләнә.Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан уздырыла торган "Россия чаңгы юллары" - Россиякүләм акциясенә безнең мәктәп тә ел саен кушыла. Бүген дә дәресләрдән соң мәктәп белән чаңгыга бастык. Берничә подходта уздырылган әлеге ярышта җиңүче булып 9 нчы сыйныф укучысы Габитов Идрис танылды.
-
Әлифба бәйрәме узды 11.02.2017

Бүген бездә "Әлифба бәйрәме" узды. Нихаять 1 нче сыйныф укучылары сабыйлык чорыннан чыгып, чын мәгънәсендә "УКУЧЫ" статусына күчтеләр. Әлеге чарада 1 нчеләр үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр- җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, хәрефләрдән сүләр төзеделәр, беренче укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Алсу Назымовнага бүген укучыларның әниләре дә бик зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аңа киләчәктә уңышлар һәм сабырлык теләделәр. Мәктәп җитәкчелеге исә, әлеге 4 укучы - Камил, Ралинә, Ясминә, Рамазанга киләчәктә мәктәп рейтингын югары урыннарда тотырлык сәләтле һәм белемле булып үсүләрен теләде.
-
Кошларга җимлекләр ясадык 10.02.2017

Мәктәбебездә кошларга җимлекләр ясау буенча конкурс оештырдык. Әлеге конкурста 1 - 7 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Мәктәп этабында 7 нче сыйныф укучыларының коллектив эше (җитәкчеләре технология укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы) җиңеп чыкты, әлеге җимлек районкүләм конкурста катнашу өчен мәктәптән тыш эшләр үзәгенә озатылды. Ә калган укучыларның җимлекләре мәктәп территориясендәге агачларга элеп куелды.
-
Парламент дәресе 08.02.2017

Бүген укучылар өчен "Татарстан - 2030: республика киләчәгенә минем кертәсе өлешем" темасына Мөхетдинова Алсу Назымовна дәрес үткәрде. Ул балаларны "2030 нчы елга кадәр Татарстан Республикасының социаль - икътисад үсеше стратегиясе" дип аталган документ белән таныштырды. Аның асылын аңлатты. Укучылар актив катнашып, туган ягыбыз киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер кат расладылар. Соңыннан парламент дәресе кысаларында уздырылган конкурска әзерләнгән материаллар белән укучылар чыгыш ясады.
-
Безнең Чемпион! 06.02.2017

Шатлыклы хәбәребез бар! JuniorSkills 2017 стандартлары буенча Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WordSkillsRussia) Региональ чемпионатыннан Хәсәнов Баязит 2 нче урын яулап кайтты! 30 гыйнвар - 4 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган әлеге Чемпионатта ул Кайбыч районы командасы исеменнән "Инженерный дизайн" 10+ компетенциясендә "Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү укучысы" Баһавиев Илфат белән (җитәкчеләре Шоркина А.А.) бер командада чыгыш ясады. Без укучыбызның әлеге Чемпионаттагы уңышы белән чиксез горурланабыз, аңа киләчәктә яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!
-
Химия безнең тормышыбызда... 06.02.2017

Кече яшьтән балаларда химия фәненә кызыксыну уяту йөзеннән мәктәптә химия атналыгы үтә. Бу атналык кысаларында бездә мультфильмнар карау, ачык дәресләр, бу фәннең кызыклы сорауларын эченә алган викторина үткәрү кебек чаралар каралган.
-
"Без бергә" ("Мы вместе") 03.02.2017

Бүген бездә Республикакүләм балалар халык иҗаты конкурс-фестиваленең мәктәп этабы узды. Әлеге чарада укучылар "Вокаль ансамбль", "Әдәби уку" , "Инструменталь ансамбль" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Бәйрәмнең бизәге булып "Салават күпере" вокаль ансамбленең чыгышы булды. Әлеге конкурска әзерләнүдә үзләренең өлешләрен керткән сыйныф җитәкчеләренә, җыр укытучысы Габидуллина Люция Әгъзам кызына һәм әлбәттә укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!








