МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Призлы урын яуладык 27.12.2016

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның оешмалары, шәхси хуҗалыклар һәм мәктәпләр арасында территорияне бизәү буенча бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп тә катнашты. Нәтиҗәләребез шатланырлык, без 3 нче урынга лаек булдык. Әлеге матурлыкны тудыруда үз өлешләрен кериткән укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Районкүләм конкурстагы уңышларыбыз 22.12.2016

Бүген мәктәбебезгә Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы килде. Ул районкүләм "Коррупциягә юк дип әйт!" дигән конкурска нәтиҗәләр ясады.Безнең укучыларыбыз әлеге конкурста катнашып үзләрен күрсәтә алдылар. 7 нче сыйныф укучысы Гаттаров Ранис "Иң яхшы рәсем(плакат)"номинациясендә, 8 нче сыйныф укучысы Газимҗанова Гөлчәчәк "Иң яхшы инша- эссе" номинациясендә (җитәкчеләре Гыйләҗева Гүзәл Илшатовна) актив катнашып район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улының рәхмәт хаты һәм акчалата премиягә лаек булдылар. 9 нчы сыйныф укучысы Хисамова Илсөя "Иң яхшы инша- эссе" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды (җитәкчесе Хәсәнова Эльмира Галимулловна). Аңа исә 2 нче дәрәҗә диплом һәм шулай ук район башлыгының акчалата премиясе тапшырылды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Яңа елга әзерләнәбез 20.12.2016

Яңа 2017 нче ел җитәргә санаулы көннәр калып бара. Без дә җиң сызганып әлеге бәйрәмгә әзерләнәбез. Мәктәп территориясенә кардан сыннар ясап куйдык. Яңа елның символы-әтәч, урман җәнлекләре - куян, тиен, бүре, аю, хәтта пингвин да мәктәп адында үз урынын тапты. Әлеге матурлыкны тудыруга барлык укучыларыбыз, укытучыларыбызның көче керде, ә иң зур өлешне технология укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы кертте.
-
"Созвездие.Йолдызлык-2017" гә старт бирелде 18.12.2016

Укучыларыбыз һәр елны яратып катнаша торган Республикакүләм телевизион эстрада фестивале "Созвездие.Йолдызлык-2017"гә старт бирелде. Җитәкчеләребез укучыларга инде репертуар сайлый башладылар. Әлеге фестивальнең нигезләмәсен, үткәрү тәртибе турындагы мәгълүматларны мәктәбебез сайтыннан https://edu.tatar.ru/kaybitcy/s-chechkaby/sch/page3164074.htm, яки фестивальнең официаль сайтыннан алып була http://www.yold.ru. Фестивальдә катнашучы укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Баскетболдагы уңышлар 12.12.2016

Шимбә көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең кечкенә сыйныфларда укучы кызлар арасында баскетбол ярышы узды. Әлеге ярыштан безнең кызларыбыз 3 нче урын яулап кайттылар. Составында 3 - 5 нче сыйныф кызлары булган командабызны һәм аларның укытучылары Хәйретдинова Лилия Рифкать кызын әлеге уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда тагын да зуррак җиңүләр көтеп калабыз!
-
Шимбә көн кич белән... 11.12.2016

Шимбә көн кич белән безнең мәктәптә гаилә бәйрәме узды. 5 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Эльмира Галимулловна әле быел гына үзе кабул итеп алган укучыларының әти-әниләрен чакырып инде традициягә әйләнгән бәйрәм чарасы оештырды. 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашу, аларны бер- берсе белән коллектив буларак туплау, алар белән якыннанрак танышу максатыннан оештырылган әлеге чара бик җылы атмосферада узды. Балалар әти-әниләре алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, әти-әниләр балалар белән бергәләшеп кызыклы да бер үк вакытта тәрбияви моментларны да үз эченә алган төрледән төрле биремнәр башкардылар. Әлеге чара әти-әниләргә дә балаларга да бик ошады. Сыйныф җитәкчесе Эльмира Галимулловнага әлеге күпьеллык традициясе - һәр ел саен сыйныфның гаилә бәйрәмнәрен оештыруы алга таба да дәвамлы булуын телибез, аңа шушы үрнәк гамәле өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Районкүләм чарада катнаштык 10.12.2016

9 нчы декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан, район үзәгендә урнашкан "Рәйхан" кафесында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче аналар белән очрашып, аларны узган "Аналар көне" белән тәбрик итте. Әлеге чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. Укучы кызларыбыз (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.) һәм егетебез әниләр алдында эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Укучыларыбызга әлеге чарада катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
9 нчы декабрь- Ватан Геройлары көне 09.12.2016

Бүген илебездә "Ватан Геройлары көне" билгеләп үтелә. Әлеге дата безнең ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен саклый. Ул безнең Ватаныбыз тарихының бөек битләрен үз эченә алган. Шушы уңайдан бүген безнең мәктәптә төрле чаралар үтте. Сыйныф җитәкчеләре үзләренең сыйныфларында тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. 1-4 һәм 7-9 сыйныфлардагы дәресләр районыбызның горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы һәм социалистик хезмәт геройларына багышланган иде. 5- 6 нчы сыйныф укучыларын сыйныф җитәкчеләре Герой- пионерлар, милләттәшләребез - Газинур Гафиатуллин һәм Мәгубә Сыртланованың батырлыклары белән таныштырдылар. Дәресләрдән соң укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз һәм тыныч көндә "кайнар нокта"ларда илебезнең иминлеген саклап көрәшкән авылдашларыбызны бәйрәм белән котлап, аларга үз куллары белән ясалган открыткаларны бүләк итеп кайттылар.
-
Шахмат ярышындагы уңышлар 05.12.2016

3 нче декабрь - шимбә көнне "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфка кадәрле укучылары арасында шахмат ярышлары булып узды. Безнең мәктәп командасын 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит, 7 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамил, 9 нчы сыйныф укучысы Гаттарова Адилә тәкъдим итте. Укучыларыбыз сынатмады, әлеге ярыштан призлы III нче урын яулап кайттылар. Без аларны чын күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр көтеп калабыз! Афәрин, балалар!
-
Стоп. ВИЧ.СПИД 01.12.2016

1 нче декабрь- Дөньякүләм СПИД авыруы белән көрәш көне. Әлеге уңайдан бүген безнең мәктәптә 7 -9 сыйныф укучылары өчен, II нче Россиякүләм "#Стоп#ВИЧ#СПИД#" акциясе кысаларында "БЕЛЕМ, ҖАВАПЛЫЛЫК- СӘЛАМӘТЛЕК" ("ЗНАНИЕ, ОТВЕТСТВЕННОСТЬ - ЗДОРОВЬЕ") темасына ачык дәресләр үткәрелде. Дәрестә укучыларга әлеге авыру турында укучылар аңларлык, дөрес итеп кабул итәрлек мәгълүматлар бирелде. Сыйныф җитәкчеләре сәламәтлекне саклау һәр кешенең үзенең бурычы, һәм матур тормыш алып бару өчен сәламәтлекне саклау мөһим булуына басым ясадылар.








