МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Кайбычыбызның туган көне 19.04.2017

Бүген кече Ватаныбыз - туган төбәгебез, яраткан районыбыз Кайбычның туган көне. Район буларак оешуына- 90, ә таркалганнан соң яңадан оешуына быел - 26 ел.Әлеге зур дата уңаеннан бүген сыйныфларда "Туган ягым - Кайбычым!" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. "Салават күпере" вокаль ансамбле белән Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит конферанслар дуэты район мәдәният йортында әлеге чарага багышланган районкүләм концертта, үзләренең иң матур номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Баскетболда икенче! 18.04.2017

15 нче апрель көнне "Салават күпере" спорт- сәламәтләндерү комплексында, Кайбыч районы оешуга 26 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Кайбыч районы мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфка кадәр укучы балалар арасында баскетбол ярышы уздырылды. Безнең мәктәпнең ир-балалары командасы әлеге ярыштан 2 нче урын яулап кайтты. Укучыларны һәм аларның тренерлары физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Финанс грамоталык көне 17.04.2017

10-16 нчы апрель көннәрендә Россиядә "Балалар һәм яшьләр өчен россиякүләм финанс грамоталыгы атнасы" узды. 2017 нче елның финанс грамоталыгы Атнасының төп темасы җыелган акчаларны сакчыл куллану һәм кулланучыларның хокукларын яклауга багышланган иде. Безнең мәктәптә дә әлеге Атналык уңаеннан һәр сыйныфта төрле формада тематик сыйныф сәгатьләре үтте. 15 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен әлеге дәресне Хәсәнова Фәһимә Абдулловна үткәрде.
-
Россиякүләм экологик диктант 17.04.2017

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хат нигезендә Республикабыз мәктәпләрендә 2017 нче елның 15-22 апрель көннәрендә россиякүләм экологик дәресләр үткәрелә. Безнең мәктәптә әлеге дәрес бүген, ягъни 17 нче апрель көнендә үтте. Әлеге дәрес кысаларында укучыларыбыз россиякүләм экологик диктант яздылар. Әлеге чараны биология укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улы оештырды.
-
"Эрудит Татарстана 2017" 15.04.2017

14 нче апрель көнне Татарстан Республикасы фәннәр Академиясендә "Эрудит Татарстана 2017" конкурсының финалы узды. Финалга укучыларны читтән торып үткән 1 нче тур нәтиҗәләре буенча чакырдылар. Инде 9 нчы тапкыр Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты белән берлектә ТР ның фәннәр Академиясе үткәргән әлеге конкурста катнашучылар арасында быел безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хузин Ранил (җитәкчесе Хәсәнов А.А.) бар иде. Әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап, Раниль 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында югары күрсәткечләргә ия булуы турындагы мактау грамотасы һәм оештыру комитетының бүләкләренә ия булды.
-
Инглиз телендәге театрлар конкурсы 14.04.2017

Бүген "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә мәктәп укучылары арасында инглиз телле театр коллективлары конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды. "School theatre" дип аталучы әлеге конкурста безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап 1 нче урын яулап кайттылар (җитәкчеләре Газимҗанова Ч.Ф.). Составында 3 нче, 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары булган коллективыбыз Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" ("Almandar from Aldermesh") пьесасының инглиз теленә тәрҗемәсеннән өзек куйдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчесен әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм зона турында уңышлар телибез.
-
Открытый урок по литературе 09.04.2017

Урок по литературе в 8 классе по рассказу К.Г.Паустовского "Телеграмма" учительница русского языка и литературы Хасанова Эльмира Галимулловна традиционно проводит с приглашением мам. В этом учебном году урок прошел 8 апреля. Тема "Загляните в мамины глаза" призывает учащихся задуматься над такими понятиями, как: чуткость, совесть,сострадание, отзывчивость, долг перед родителями. Учащиеся искали ответ на проблемный вопрос: "В чем же истинная человечность?". Урок закончился словами учителя: "Ты мать не просто вспоминать, ты должен вечно помнить Мать".
-
Өмәгә чыктык 08.04.2017

Санитар - экологик икеайлык һәм "ЭКОЯЗ-2017" ("ЭКОВЕСНА-2017") конкурс-акциясе кысаларында бүген безнең мәктәп коллективы быелгы елның беренче өмәсенә чыкты. Мәктәп территориясен чүп- чардан чистарттык һәм әле эреп бетә алмаган карны тараттык.
-
"Бердәм сыйныф серләре" 07.04.2017

5 нче апрель көнне "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә республикакүләм ата-аналар комитететы "Бердәм сыйныф серләре" ("Секреты дружного класса") конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәпне 6 нчы сыйныфның ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Комитетның рәисе Хисамова Резедә Мансуровна җитәкчелегендәге әлеге команда конкурстан 1 нче урынны яулап кайтты. Афәрин! Без сезне чын күңелдән котлыйбыз, республика этабында уңышлар телибез!
-
Итоги конкурсов 06.04.2017

Газимзянова Гульчачак, ученица 8 класса, заняла 3 место в муниципальном этапе республиканского детско- юношеского конкурса сочинений "Мы патриоты России". Хасанов Баязит, ученик 6 класса, занял 2 место в муниципальном этапе республиканского конкурса в рамках Парламентского урока- 2016 в номинации: сочинение "Татарстан - 2030: мой вклад в будущее республики" (руководитель Хасанова Эльмира Галимулловна). Так же сертификаты участника получили Хисамова Ильсия, ученица 9 класса и Гаттаров Ранис, ученик 7 класса ( руководитель Гайнутдинова Алсу Газизовна).








