МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Авиамодель спорты ярышлары 16.03.2017

Бүген "Салават күпере" спорт- сәламәтләндерү комплексында районкүләм FM-1 модельләр классында авиамодель спорты ярышлары узды. Безнең укучыларыбыз Хәсәнов Баязит - "Авиамодельнең очу дәвамлылыгы" ("Продолжительность полета авиамодели") номинациясендә - 2 нче урын, "Авиамодельнең очу ераклыгы" ("Дальность полета авиамодели") номинациясендә - 1 нче урынны яулады. Гаттаров Ранис "Авиамодельнең очу дәвамлылыгы" ("Продолжительность полета авиамодели") номинациясендә - 1 нче урынны алды (җитәкчеләре Хәсәнов Айрат Габделхак улы). Нәтиҗәдә, 3 укучыдан торган мәктәбебез командасы "Авиамодельнең очу дәвамлылыгы" ("Продолжительность полета авиамодели") номинациясендә - 2 нче урынга ия булды. Укучыларыбызны һәм коллегабызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Яз сулышы күңелләрдә" 12.03.2017

Мәктәбебезнең матур бер традициясе бар. Һәр елны 8 март алдыннан авыл халкы өчен мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырабыз. Быелгы концертны исә, бәйрәмнән соң, 11 март көнне куйдык. Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары куйган концертны авылдашларыбыз сагынып көтеп ала, залны тутырып тамаша кылырга килә. Быелгы концертыбыз татар халкының фольклорына багышланган иде, авылдашларыбыз өчен "Кичке уен" күренешен сәхнәләштердек.
-
"Созвездие.Йолдызлык -2017" 04.03.2017

Районыбызда "Созвездие. Йолдызлык -2017" телевизион фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге фестивальдә безнең укучыларыбыз ел саен актив катнашалар. Быел "Вокал-соло" номинациясендә 1 нче сыйныф укучысы Адиятуллина Ралинә, "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере 1" һәм "Салават күпере 2" ансамбльләре ( җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "Конферанс" номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә, 6 нчы сыйныф укучылары Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) чыгыш ясадылар. Әлеге укучыларыбызның һәркайсы финалда уңышлы чыгыш ясап гала- концертка чакыру алдылар. Ничәнче урыннарга ия булулулары нәкъ менә шунда билгеле була да инде. Афәрин балалар, сез булдырасыз!
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 28.02.2017

27 февраля прошел школьный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Учащиеся демонстрировали отрывки из произведений русской литературы. Победители школьного этапа: Шамсутдинов Ильназ, Хусаинова Ляля- ученики 8 класса и Хусаинова Ильгиза- ученица 6 класса будут готовиться к муниципальному туру конкурса.
-
Туган көнегез котлы булсын! 23.02.2017

Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы, зәвыгы һәм искиткеч талантлы булуы белән аерылып торган, 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хезмәттәшебез- Габидуллина Лютция Әгъзам кызының 23 февральдә 55 яшьлек юбилее. Лютция Әгъзамовна, сез изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлыгыз күпләргә үрнәк! Без сезне хөрмәт итәбез, яратабыз! Сезне шушы матур бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет - шатлыкларга күмелеп, кайгы - хәсрәт күрми, озын - озак яшәвегезне телибез. Сез белем биргән укучыларның хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп итсен Ходай. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын! Хезмәтебезгә ямь өстәп, тагын озак еллар бергәләп эшләргә насыйп булсын иде.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә спорт бәйрәме узды. 21 нче февраль көнне әтиләребезне мәктәпкә чакырып аларның яраткан спорт төре- волейбол ярышы оештырдык. Ярыш алдыннан башлангыч сыйныф укучылары һәм "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары әтиләребезгә һәм укучы егетләребезгә музыкаль бүләк ясадылар. Ярышта әтиләр 3 командага бүленеп көч сынаштылар. Җиңгән команда укучы егетләребез белән ярышты. Өстенлек әлбәттә, укучы егетләребездә. Афәрин!
-
Россиякүләм тыюлык дәресе 22.02.2017

2017 нче ел Россия Федерациясендә аеруча саклана торган табигый территорияләре елы дип игълан ителде. Әлеге елны үткәрү кысаларында, гыйнвар аенда илебез мәктәпләрендә "Россиякүләм тыюлык дәресе" дигән проект старт алды. Без дә әлеге проектка үз өлешебезне кертергә уйладык. Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Россиякүләм тыюлык дәресе" үткәрде.
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне 21.02.2017

21 нче февраль- Халыкара туган телләр көне. Әлеге дата ЮНЕСКО инициативасы белән оештырыла. "Туган телебезне саклау- безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки тел бетсә милләт тә бетәчәк. Безнең татар теле - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез." Бүген мәктәптә шушы девиз астында "Туган тел көне" үтте, әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы оештырды. Чарага укучылар да сыйныф җитәкчеләре дә ныклап әзерләнгәннәр иде. Һәр сыйныф төрле темага чыгыш ясады, туган телебез турында шигырьләр дә сөйләнде, җырлар да җырланды, милли көйләребезне баянда уйнадылар, халкыбызның биюләрен дә биеделәр, милли ризыкларыбыз белән дә таныштырдылар.
-
"Ел хатын-кызы"- 2017 18.02.2017

Кичә, 17 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният йортында "Ел хатын кызы-2017" конкурсының зона туры узды. Безнең мәктәпнең җыр укытучысы Габидуллина Люция Әгъзамовна әлеге конкурсның "Мәдәният һәм рухият" ("Культура и духовность") номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Люция Әгъзамовнаны республикакүләм конкурста уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр һәм зур уңышлар теләп калабыз!
-
Анкета уздырдык 17.02.2017

Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге ЦВР "ЭКО" тарафыннан оештырылган түгәрәкләргә йөрүче укучылар һәм аларның әти-әниләре, өстәмә белем бирү өлкәсендә белем бирү сыйфаты турында катнашучыларның фикерләрен белү максатында үткәрелгән, анкеталаштыруда катнаштылар.








