МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Бәрәңгене алдык! 20.09.2018

Бүген бәрәңгене алдык! Икенче икмәк булган, укучыларыбыз яратып ашый торган бәрәңге быел мул уңган. Димәк, кышын укучыларыбызның тамагы тук булачак.
-
Ата-аналар җыелышы узды 19.09.2018

Бүген яңа уку елының беренче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышына җыелдык. Әлеге җыелышта укыту- тәрбия процессындагы оештыру мәсьәләләре каралды, авыл фельдшеры Сафина Л.Х ата-аналар алдында гриппка каршы профилактик прививканың әһәмиятен аңлатып чыгыш ясады.
-
Спектакль карадык 18.09.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары район мәдәният йортына спектакль карарга бардылар. Казан шәһәренең "Клаксон" халык театры балаларга "Светофорлы вакыйгалар" дип аталган, юл хәрәкәте иминлеге турындагы спектакль алып килгән иде. Укучылар спектакльне яратып, соңыннан актерлар белән фотога да төшеп кайттылар.
-
Бердәм мәдәни дәрес 17.09.2018

Бүген безнең мәктәптә "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрелде. Дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды. Мәдәни көндәлекне укучыларга авыл китапханәчесе Аблязова Эльмира Славик кызы тапшырды. Ул балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлатты. Дәресләрдән соң укучылар авыл китапханәсенә төшеп яңа китаплар белән таныштылар, укырга әдәби китаплар алдылар һәм мәдәни көндәлеккә беренче тамгаларын салдырдылар.
-
Татарстан Варислары Берлегенең туган көне 16.09.2018

15 нче сентябрь, балалар оешмасы - "Татарстан Варислары Берлеге" (ТВБ) ның туган көне. Әлеге уңайдан безнең мәктәптә варислар һәм эзтабарлар катнашында тантаналы линейка узды. Әлеге чараны педагог оештыручы Хәйретдинова Л.Р. оештырды.
-
Милләтләр кроссы- 2018 15.09.2018

Бүген безнең мәктәп Россиякүләм "Милләтләр кроссы-2018" акциясенә кушылды. Әлеге кросста укучыларыбыз ике төркемгә бүленеп йөгерде. Башлангыч сыйныф укучылары аерым, ә 5 -9 нчы сыйныфлар аерым ярыштылар. Нәтиҗәдә башлангыч сыйныфлар арасында Гирфанова Нәзилә (4 нче сыйныф) һәм Аблязов Камил (2 нче сыйныф) 1 нче булып килделәр. 5- 9 нчы сыйныфлар арасында Сәйфетдинова Зәринә, Сибгатуллина Язилә ( 7 нче сыйныф кызлары) 1-2 нче урыннарны яуладылар, егетләр арасында, 8 нче сыйныф егетләре, Хисамов Инсаф, Ибраһимов Илвир 1-2 нче булып килделәр.
-
Көзге бакча эшләре 11.09.2018

Укучылар көз һәм яз айларында, технология дәресләре кысаларында, мәктәп участогында төрле эшләр башкаралар. Бүген исә, кызларыбыз өлгергән орлыкларны җыйдылар, егетләребез җирне казу белән мәшгуль булдылар.
-
Җәйге ГТО фестивале 08.09.2018

Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында җәйге ГТО фестиваленең муниципаль этабы узды. Безнең 9 нчы сыйныф укучылары Гаттаров Ранис һәм Рамил әлеге фестивальдә уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Үсә безнең бакчада..." 06.09.2018

Көз- уңыш җыю чоры. Безнең мәктәп бакчасында быел барысы да мулдан булды. Помидор, борыч, кыяр сабакларында өлгереп утыра. Безнең төбәк өчен ят булган карбыз, кавын кебек җимешләр дә мулдан булды. Укучыларыбыз төшке аш вакытында үзләре үстергән карбыз һәм кавын белән сыйланалар.
-
Бердәм тынычлык дәресе узды 03.09.2018

Бүген бездә, "Экстремизмга -юк!" ("Экстремизму - нет!") декадасы кысаларында, мәктәпкүләм бердәм сыйныф сәгате узды. "Тынычлык һәм килешү тирәлеге" ("Территория мира и согласия") исеме астында узган әлеге тынычлык дәресен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы үткәрде.








