МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Психологик десант килде! 08.10.2018

Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге (ППЦентр) хезмәткәрләре килде. Составында, социаль педагог Калашникова А.Ф, педагог психолог Кириллова Л. булган әлеге команда, 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларына яңа уку шартларына җайлашу (адаптация) мониторингы үткәрделәр. Әлеге мониторинг, башлангыч мәктәп, урта звенога җайлашу процессында проблемалары килеп чыккан укучыларны ачыклау максатында үткәрелде.
-
"Күңелле тәнәфес"тә катнаштык 07.10.2018

Мәктәбебез горурлыгы булган "Салават купере" вокаль ансамбле кызларын һәрдаим республикакүләм төрле конкурсларга һәм проектларга чакырып торалар. Чираттагысы "Яңа гасыр" телеканалында чыгып килүче "Күңелле тәнәфес" ("Веселая перемена") проекты. Кызларыбыз әлеге тапшыруга конкурс нәтиҗәләре аша үттеләр. Укучы кызларыбызны транспорт белән тәэмин иткән, район мәгариф бүлеге мөдире Хәмидуллин Илмас Илдар улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
5 нче октябрь - үзидарә көне 05.10.2018

Бүген, 5 нче октябрь - Халыкара Укытучылар көне уңаеннан, мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасына кергән укучылар үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар- 1 - 8 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Әлеге укучылар безгә матур һәм кызыклы концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
Бүген - Укытучылар көне! 05.10.2018

Бүген бәйрәм - Укытучылар көне! Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә.
Хөрмәтле коллегалар! Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын иде.Бәйрәмегез белән сезне!
-
Открыткалар әзер! 03.10.2018

5 нче октябрь- "Укытучылар көне" уңаеннан, мәктәптә "Укытучыны котла!" дигән акция игълан иттек. Әлеге акция кысаларында, ветеран укытучыларны котлау өчен открыткалар әзерләдек.
-
Имән чикләвеге җыйдык 02.10.2018

Бүген укучылар белән дәресләрдән соң, имәнлеккә имән чикләвеге (әкәле) җыярга бардык. "Кайбыч урман хуҗалыгына" тапшырылган әлеге орлыклар киләчәктә зууууур имәннәр булып үсәрләр дип ышанып калабыз.
-
"Көзге уңыш - 2018" ярминкәсе 30.09.2018

Бүген район үзәге булган Олы Кайбыч авылында көзге ярминкә узды. Авыл җирлекләре белән беррәттән, мәктәпләр дә үзләренең бакчадан җыеп аган уңышларын район халкы белән бүлеште. Без дә бу чарадан читтә калмадык. Бәрәңге, кәбестә, кишер, кабак, карбыз - кавыннарыбызны район халкы яратып сатып алды.
-
Мини футбол - безнең спорт төре! 29.09.2018

Бүген укучы егетләребез, 9 нчы сыйныфка кадәр укучы егетләр арасында, мини футбол ярышының муниципаль этабында катнашып, 1 нче урын яулап кайттылар. Инде 2 нче ел рәттән әлеге кубокны яулаучы укучыларыбыз: Гаттаров Рамил, Гаттаров Ранис, Сибгатуллин Рәсим, Мингазов Нәфис, Галиуллин Илфар, Сибгатуллин Рамазан, Хәсәнов Баязит, Хисамов Инсаф. Физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улы. Афәрин егетләр! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Кишер алдык 28.09.2018

Укучыларыбыз бүген, технология дәресе кысаларында кишер алдылар. Каротинга бай булган әлеге тамыразык быел мулдан уңган. Димәк, укучыларыбызга кыш буена җитәрлек витамин әзер дигән сүз!
-
Гриппка каршы прививка ясалды 24.09.2018

Бүген фельдшер Сафина Л.Х.укучыларыбызга гриппка каршы профилактик прививка ясады. "Совигрипп" дип аталган әлеге препарат әти- әниләре рөхсәт биргән барлык укучыларга да салынды.








