МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Котлыйбыз! 14.02.2019

Бүген Кайбыч районы Советының утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасының Премьер- министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы катнашты. Мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улын министр Татарстан Республикасының "За заслуги в образовании" ("Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен") кукрәк билгесе белән бүләкләде. Айдар Габделхаковичны чын күңелдән котлыйбыз, аңа катлаулы һәм җаваплы эшендә сабырлык, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез!
-
Әфганчы авылдашыбыз белән очраштык 09.02.2019

Быел, 15 нче февраль көнне, Әфган җирлегеннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула. Әлеге канкойгыч сугышта безнең 7 авылдашыбыз катнашкан. Исән-сау әйләнеп кайтуларына да карамастан, шуларның икесе инде бүгенге көндә безнең арада юк. Бик кызганыч. Бүген әлеге сугышта катнашкан авылдашыбыз Илхам абый Сафин укучылар белән очрашуга килде, сугышта күргәннәрен укучылар белән уртаклашты, укучыларга үзенең киңәшләрен бирде.
-
Хуш, Әлифба! 09.02.2019

Бүген бездә "Әлифба бәйрәме" узды. Нихаять 1 нче сыйныф укучылары сабыйлык чорыннан чыгып, чын мәгънәсендә "УКУЧЫ" статусына күчтеләр. Әлеге чарада 1 нчеләр үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр- җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, хәрефләрдән сүләр төзеделәр, беренче укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Алсу Назымовнага бүген укучыларның әниләре дә бик зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аңа киләчәктә уңышлар һәм сабырлык теләделәр.
-
Өстәл теннисында уңыш елмайды! 03.02.2019

Бүген "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында 9 нчы сыйныфка кадәр укучылар арасында өстәл теннисы ярышы узды. Безнең укучылар әлеге ярышта яхшы нәтиҗә күрсәтеп кайттылар. Составында 9 нчы сыйныф укучылары Гаттаров Рамил, Сибгатуллин Рәсим, 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә булган командабыз әлеге ярышта 2 нче урынга лаек булды. Афәрин! Физик тәрбия укытучысы Илнур Рафаил улын һәм укучы кыз- егетләребезне әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Авыл җыены узды 28.01.2019

Шимбә көнне, 26 нчы гыйнварда узган авыл җыенында мәктәп директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улы авылдашлар һәм җыелышта катнашучы районыбыз җитәкчеләре алдында, мәктәпнең узган елгы эшенә отчет белән чыгыш ясады.
-
Илгизәбез җиңүче! 25.01.2019

Кичә, 24 нче гыйнвар көнне, "Татарстан Республикасы Биектау районы Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбе"ндә күренекле драматург, шагыйрь Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган "Хәй Вахит: шәхес, иҗат, заман" республика бәйгесе узды. Безнең 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә әлеге республикакүләм бәйгедә "Яшь шагыйрьләр" номинациясендә 2 нче урын яулап кайтты. Илгизәне һәм җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызын әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Яшь юнармиячеләр ант бирде 25.01.2019

Бүген безнең "Кыю йөрәкләр" яшь юнармиячеләр отряды официаль рәвештә, әлеге оешмага керүләре уңаеннан тантаналы ант кабул иттеләр. Әлеге чарада Кайбыч районының яшь юнармиячеләр штабы җитәкчесе Хөснетдинов Илхам Вилдан улы һәм районыбызның яшьләр эшләре хәрәкәте җитәкчесе Лотфуллина Зөхрә катнаштылар.
-
Ата- аналар җыелышы узды 19.01.2019

Кичә, 18 нче гыйнвар көнне 2 нче чирек, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта нәтиҗәләр ясалды, төрле мәсьәләләр каралды, информатика укытучысы Гильманова Э.Р. "Интернет дусмы, дошманмы?" дигән темага методик доклад белән чыгыш ясады.
-
Тимурчылар ярдәм кулы суза 18.01.2019

Куз ачкысыз көчле бураннардан соң йорт тирәләрен кардан чистарту, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең төп мәшәкате. Аеруча өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче авылдашларыбызга авыр бу көннәрдә. Аларны чираттагы кар тоткыныннан азат итү өчен, мәктәпнең тимурчылар отряды ярдәм кулын сузды. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидуллин Газизулла абыйга 8 нче сыйныф укучылары, Гобәйдуллин Фәргать һәм Флера апаларга 7 нче сыйныф, Салаватуллина Нәзирә апага 6 нчы сыйныф укучылары ярдәм итте.
-
Олимпиадада җиңүчебез бар 16.01.2019

8 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит, 12-14 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" сәламәтләндереп белем бирү комплексында, физика фәненнән Республикакүләм "Олимпка юл" ("Путь к олимпу") олимпиадасында катнашты. Әлеге олимпиадада ул призерлар рәтенә кереп, физика фәненнән ныклы белемле булуын дәлилләп кайтты. Баязитны да, аны әлеге олимпиадага әзерләгән физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улын да әлеге зуууур җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.








