МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
4 нче ноябрь -Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2018

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Барыбызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көзге каникуллар - 2018 03.11.2018

Укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормый, 9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыралар. Алдагы көннәрдә рус теле, математика, физика, биологиядән тапшырсалар, бүген чиратта химия булды. Халкыбыз мәкале "Уңышны көзен саныйлар" дисә дә, мәктәпләрдә уңышны язын саныйлар шул. Шуңа көздән үк тырышып-тырмашып укырга, имтиханнарга әзерләнергә, консультацияләргә вакытында йөрергә кирәк. Бүген исә, "Халыклар бердәмлеге Көне" уңаеннан, 6, 7 нче сыйныф укучылары өчен, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы сыйныфтан тыш чара- тарихи квест уздырды.
-
Татарча диктант яздык 28.10.2018

27 нче октябрь көнне безнең мәктәп бөтен дөнья татарлары белән берлектә, "Татарча диктант" акциясенә кушылды. Гаяз Исхакыйның "Көз" повестеннән өзекне лаеклы ялдагы авылдашларыбыз, әти-әниләр, укучыларыбыз да язды. Диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы укыды.
-
Конкурстагы җиңүебез 25.10.2018

Бүген "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, драматург Кәрим Тинчуринның 131 еллыгына һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган, 4 нче Республикакүләм конкурсның муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәп укучылары "Спектакльдән өзек" һәм "Спектакльдән җыр" номинацияләрендә катнаштылар. "Спектакльдән җыр" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары "Каз канаты" җырын башкарып 2 нче урын яулап кайттылар. Ансамбльгә конкурсның зона турында уңышлар теләп калабыз!
-
Орлята учатся летать 24.10.2018

Бүген "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, 1 нче Ачык Республикакүләм патриотик җырлар фестиваль - конкурсының финалында уңышлы чыгыш ясап, конкурсның махсус бүләгенә ия булып кайттылар. Афәрин кызлар!
-
Медицина тикшерүе уздык 23.10.2018

Район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан медицина тикшерүе уздык. Балалар табибы Таулбаева Айсылу Рөстәмовна бүген укучыларыбызның сәламәтлеген тикшереп, физкультура төркемнәрен билгеләп китте. Зарлары булган укучыларга үзенең киңәшләрен бирде, фельдшер Сафина Люзия Хади кызына әлеге укучыларны күзәтү астына алырга киңәш итте.
-
Бадминтонда уңыш елмайды! 22.10.2018

20 нче октябрь көнне "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында 2004 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында район Беренчелегенә бадминтон ярышлары узды. Әлеге ярышта безнең укучылар командасы 2 нче урын яулап кайттылар. Укучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез. Физик тәрбия укытучылары Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы һәм Хәсәнов Илнур Рафаил улына рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Парламент дәресе узды 19.10.2018

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Илшат кызы Гыйләҗева 5 - 9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык чара- Парламент дәресе үткәрде. "Парламент, җәмгыять һәм мин" дигән темага багышланган әлеге дәрестә авыл депуаты Хәсәнов Айрат Габделхак улы да катнашты. Дәрес эчтәлекле һәм кызык үтте.
-
Картлар йортында булдык! 18.10.2018

Бүген, Кайбыч авыл җирлеге һәм авылыбызның ветераннар Советы белән берлектә Федоровское авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернатында булып кайттык. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары әлеге йортта тәрбияләнүче өлкәннәр өчен үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
-
Өлкәннәрне зурладык! 10.10.2018

Кичә, 9 нчы октябрь көнне авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы авылыбызда яшәүче өлкәннәрне чәй табынына җыйды. Мәктәпнең спорт залында үткән әлеге чарада укучыларыбыз иҗаты- "Яраткан әби-бабайларыбыз" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе, "Әбием сандыгыннан" дип аталган күргәзмә һәм укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт оештырылган иде. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.Б. һәм Кайбыч районы Башкарма Комитеты җитәкчесе Макаров А.Н. катнашты.








