МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Кошларга җимлекләр ясадык 15.01.2019

Экологик тәрбия кысаларында, мәктәптә ел саен, кошларга җимлекләр ясау һәм сыерчык оялары ясау буенча конкурс игълан ителә. Быел да әлеге конкурста укучыларыбыз актив катнаштылар. Кошларга җимлекләр ясау буенча 1 нче урынны 6 нчы сыйныф укучысы Шагишхмәтов Илфир алды. Илфирне котлыйбыз,ә әти- әниләргә исә, укучыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәтләребезне әйтәбез.
-
Фельдшер килде 10.01.2019

Авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы мәктәп белән даими элемтәдә тора. Укучыларыбызны даими рәвештә тикшерә, профилактик привикаларны вакытында ясый. Бүген дә, каникуллардан соң, укучыларыбызга профилактик тикшерү уздырырга килде.
-
Сыйныф җитәкчеләре укучыларның өйләрендә 06.01.2019

Кышкы каникуллар вакытында сыйныф җитәкчеләре укучыларның өйләренә йөриләр. Ата-аналар белән аралашлар, аларга үзләренең киңәшләрен бирәләр, укучыларның яллары ничек узуы белән кызыксыналар.
-
Кышкы каникуллар күнелле уза 05.01.2019

Кышкы каникулда укучыларыбыз гаиләдә әти- әниләре белән ял итәләр, әти- әниләренә өйдәге эшләрдә ярдәм итәләр, көнаралаш явып торган кардан йорт тирәләрен чистарталар. Кайбер актив гаиләләребез исә, балаларны республикабызның төрле күңел ачу урыннарына да алып баралар.
-
Мәктәп шугалагы сезне көтә! 03.01.2019

Кышкы каникуллар дәвам итә, мәктәп шугалагында уеннар кызганнан-кыза бара: көндез кызларыбыз фигуралы шуу серләренә төшенсәләр, кичләрен егетләребез хоккей уйныйлар. Безнең шугалакка рәхим итегез!
-
Кызларыбыз районкүләм чарада катнашты 30.12.2018

Кайбычта Яңа ел алдыннан матур традиция яши: район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре концерт куя. Быел әлеге чара район мәдәният йортында 29 декабрь көнне узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы оешкан 1991 елда ук язылып, инде районыбыз гимнына әйләнгән Кайбыч турындагы җырны башкарды. Ә район башлыгына безнең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары да кушылды. Шәп килеп чыкты! Кайбычның чын патриотлары гына әнә шулай оста итеп башкара ала бу җырны.Туган якка мәхәббәт, аңа дан җырлау турындагы җыр бит ул!
-
Районыбызның төп чыршы бәйрәме 28.12.2018

Бүген "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында, район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы катнашында чыршы бәйрәме узды. Районыбызның төп чыршы бәйрәменә быел фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган укучылар чакырылды. 4 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә, 8 нче сыйныф укучылары Хөсәенова Илгизә, Хәсәнов Баязит, 9 нчы сыйныф укучылары Гаттаров Рамил һәм Ранис әлеге чарада бүләкләнделәр. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Яңа ел бәйрәмнәре узды 27.12.2018

Укучыларыбызның көтеп алган бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар җитте. Каникулга китер алдыннан яңа ел бәйрәмнәрен уздырдык. 26 нчы декабрь көнне иртән башлангыч сыйныф укучыларыныкы, ә көннең икенче яртысында урта һәм өлкән звено укучыларының бәйрәмнәре үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карарга әти-әниләре, әби-бабайлары һәм апа-абыйлары да килгән иде.
-
Укучыбыз Республиканың төп чыршы бәйрәмендә катнашты 25.12.2018

Бүген Казан шәһәренең "Татнефть арена" боз сараенда, Республикабыз Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында, Республиканың төп чыршы бәйрәме уза. Әлеге чарада катнашучы Кайбыч районы делегациясе составында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Гаттаров Рамил дә бар.
-
Открытый урок по русскому языку 13.12.2018

В 6 классе Хасанова Эльмира Галимулловна, учитель русского языка и литературы провела урок- исследование по теме "Род несклоняемых существительных".Перед учащимися стояла цель - изучить морфологические особенности несклоняемых существительных. Ученики исследовали несклоняемые существительные и сделали вывод, как определить их род, выяснили значения непонятных иноязычных слов.








