МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Фирая Валишинаның олы юбилее
25.03.2017
Мәктәптә профсоюз комитеты профсоюз членнарының олы юбилейларын билгеләп үтү буенча зур эш алып бара. 25 мартта мәктәпнең пешекчесе Фирая Валишинага 55 яшь тулды. Аны котларга хезмәттәшләре, укытучылар килде. Чәй өстәле артында юбилярга котлаулар яуды, эшендә уңышлар, сәламәтлек теләгән теләкләр әйтелде.
-
Математикадан сынап карау имтиханы
24.03.2017
Каникул чорында 9 класс укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен, график нигезендә, консультацияләр, өстәмә эшләр оештырылды. 22 март көне татар телен сайлаучылар, 24 март көнне математикадан сынап карау имтиханнары оештырылды. Укучылар шунда катнашалар.
-
Авыл китапханәсендә бәйрәм 24.03.2017

Каникул чорында башлангыч класс, 5-6 класс укучылары өчен төрле чаралар үткәрелә. Бүген аларны авылкитапханәсендә көтәләр. Укучылар өчен "Китап - киңәшчең синең" дип аталган китап укучылар конференциясе оештырылды. Укучылар өчен төрле кызыклы уеннар, викториналар, ребуслар чишү - белемнәрен арттыруда ярдәм итте.
-
Волейбол буенча зона ярышлары 21.03.2017

Каникул чорында укучылар һәм укытучылар өчен дә төрле чаралар оештырыла. Шундыйчараларның берсе - волейбол буенча зона ярышлары безнең мәктәптә узды. Кискен көрәштә Яна Кенәр урта мәктәбе профсоюз комитеты егетләр командасы 1 нче, Ташкичү төп мәктәбе командасы 2 нче, Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе командасы 3 нче призлы урын яулады. Котлыйбыз!
-
Тамчы-шоуда катнаштык
20.03.2017
Бүген бер төркем мәктәп укучылары ТНВ каналында бара торган "Тамчы-шоу" тамашасында катнашып кайтты. Төрле сораулар алдында укучыларыбыз каушап калмады, Саба районы укучылары белән тигез очколар җыеп кайттык.
-
Нәүрүз бәйрәме белән! 18.03.2017

Көн .белән төн тигезләшкән көннәрне кончыгыш халкы Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтә. Бу бәйрәмне борын-борыннан татар халкы да билгеләп узган. Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә дә бу бәйрәмне каршы алуга алдан әзерлек эшләре алып барылды. Укучылар төрле -төрле ярма җыйдылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Нәүрүз бәйрәме тарихын яңадан укучыларның һәм килгән кунакларның исләрендә яңарттылар. Бәйрәм урамда төрле уеннар, спорт чаралары, карачкы яндыру белән дәвам итте. Бәйрәм ахырында тәмле ботка, кайнар чәй белән сыйландылар.
-
Уңган егет 18.03.2017

Мәктәпнең 6 класс укучысы Гараев Әсгат мәктәптә, районда, республикада уза торган ярыш, конкурсларда актив катнашып, зур уңышларга ирешә. Менә ул кичә, 17 март көнне, Казан шәһәренең "17 нче номерлы Г.Ибраһимов исемендәге татар гимназиясе" базасында узган Г.Ибраһимовның 130 еллыгына багышланган фәнни-практик конференциядә катнашып, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов имзалаган Грамота яулап кайтты. Котыйбыз, Әсгат! Аны бу уңышка инглиз теле укытучысы А.Н.Хузиева әзерләде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек 16.03.2017

Тиздән каникуллар. Каникул чорында укучылар өчен мәктәптә төрле спорт ярышлары, консультацияләр, очрашулар планлаштырыла. Шулай ук укучыларның сәламәтлеге, иминлеге мәсьәләләрен дә күз уңаеннан ычкындырмаска тырышабыз. Шушы уңайдан бүген мәктәпукучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Россия Федерациясенең Арча районы буенча ДПС ОГИБДД МВД ның өлкән инспекторы Р.М.Гарифуллин белән очраштылар. Рәдис Мансурович каникул чорында укучылар белән юл-транспорт хәлакәтләре артуын, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде. Төрле шаяруларның нинди куркыныч алып килүен аңлатты, мопед, мотоциклда йөрү кагыйдәләре белән таныштырды.
-
"Әлифба" бәйрәме 15.03.2017

"Әлифба, Әлифба! Беренче битеңне ачкан көн хәтердә!" .... Бүген 1 нче класс укучылары өчен "Әлифба" китабының соңгы бите ябылды. Алар "Әлифба" белән хушлашты. Укучылар укытучылары М.М.Камалиева белән 1 нче сентябрьдән нәрсә өйрәнгән, нигә ирешкәннәрен әниләренә, балалар бакчасы тәрбиячесе М.А.Вәлиевага, укытучыларга күрсәттеләр. Бик күп яңалыкларга өйрәнгәннәр алар. Шушы чорда укырга-язарга, шигырь сөйләргә, әкият геройларын танырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнгәннәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Язның беренче бәйрәме 09.03.2017

Март аеның беренче бәйрәме - 8 март көне һәркемнең күңелен җилкетә, яшәргә дәрт өсти! Сөекле әниләребезне сеендерәсе, күңелләребезнең җылысын бирәсе килә. Шушы максаттан, 6 март көнне әниләребезне, әбиләребезне, гомүмән, барлык хатын -кызларны мәктәпкә дәштек. Аларны 3 өлештән торган бәйрәм каршы алды. Педагог-оештыручы Г.Д.Касимова әниләрне актлар залына дәште. Бәйрәмчә киенгән укучылар аларны матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән котлады. Актлар залыннан барлык кунаклар, укучылар спортзалга юл алды. Монда Мәмсә авылы әниләре Ташкичү авылы әниләренә каршы спорт ярышларында катнаштылар. Аларга ярдәмгә кызлары да килде. Китте скакалка сикерү, капчык киеп йөгерү, кыршау әйләндерү, көнгерә булып йөгерү... Бер әнинең дә, укучы кызларның да сынатасы килмәде. Шулай да "Нечкәбил", "Чикерткә", "Иң оста ярышучы" һәм башка номинация җиңүчеләре билгеләнде. Уйнап арыгач,барлык укучылар, кунакларны чәй өстәле көтә иде. Арча электр челтәре начальнигы Н.Ф.Нурмухаметов спонсорлыгында, бик бай өстәл әзерләнгән иде. Кунаклар, яңадан килергә вәгъдә итеп, күңел ачып, өйләренә таралды.












