МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Язучылар белән мастер-класс 04.04.2017

2 апрель көнне Казанның Язучылар йортында каләм тибрәтүче яшьләрне мастер-класска чакырдылар. Мастер-классны Нәбирә Гыйматдинова, Ркаиль Зәйдулла кебек олтап язучылар үткәрде. Бу яшь язучыларның мастер-классына безнең мәктәпнең 5 класс укучысы Касимова Алсу да узды. Ул апасы Касимова Илүзә белән бу мастер-класста катнашып, язу серләренә өйрәнеп кайтты.
-
Өмәләр дәвам итә 03.04.2017

Яз җитү белән, эше дә арта. Мәктәп тирә-юнен чистарту буенча өмәләр дәвам итә. Бүген 8 класс укучылары өчен өмә узды. Алар ишек алдындагы карларны таратты.
-
Дус класс серләре
01.04.2017
Мәктәп һәм ата-ана. Бары тик шушы ике ячейка бергәләп эшләгәндә генә, укучыларны укыту-тәрбия эшендә уңышка ирешеп була. Шушы максаттан, районда "Дус класс серләре" дип аталган ата-аналар комитеты Республика конкурсының район этабы булып узды. Безнең мәктәп данын 6 класс укучыларының ата-аналар комитеты яклады. Алар комитетның визит карточкасын тәкъдим ителәр, проект якладылар. Конкурса катнашкан Хәбирова Гүзәлия, Хабибрахманова Ясминә, Галаветдинова Тәслимә һәм Гараева Гөлнараларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Өмә үткәрдек 01.04.2017

"Яз килә, яз көлә!"- дип җырлана бер җырда. Яз килү белән, эше дә арта. Сулар йөгерә башлый, кыш буе җиргдә тупланган чуп-чар чыга.. Шуңа күрә бүген беренче язгы өмә узды. Мәктәп алдында сулар агу өчен канау казылды, мәктәп тирәсендәге кәгазь, конфет, чипсы, туңдырма пакетлары җыелды.Ләкин эле тирә-якта кар ята. Кар китү белән, тагын өмәләргә чыгарбыз.
-
Татар теленнән бердәм тест
01.04.2017
Бүген 9 класс укучылары татар теленнән бердәм дәүләт тесты эшләп карадылар.
-
Кошларны каршы алырга без әзер! 30.03.2017

Көтеп алган каникуллар узып та китте. Урамда яз сулышы. Тиздән яраткан кошларыбыз - сыерчыклар да кайтып җитәр. Без инде аларны каршы алырга әзер. Язгы каникул чорында сыерчык оялары ясадык. Беренче апрельгә, кошлар коненә, сыерчыкларга яңа өйләр булачак! Сыерчык оялары ясау эше эле дә дәвам итә.
-
Каен бөресе җыйдык 30.03.2017

Язгы каникул чорында укучылар тагын бер файдалы хезмәт башкарылар: каен бөресе җыйнау эшебашланды. Каен бөресе төрле авырулардан дәва ясау өчен менә дигән табигый чимал. Без бу чималны аптекага тапшырачакбыз, күпме кешкне сырхаулардан азат итәргә ярдәмебез булачак! Каен бөресе җыюда бигрәк тә 5 класс укучылары активлык күрсәтте.
-
Лобачевский укулары 29.03.2017

Бүген мәктәптә бөек математик Н.И.Лобачевскийның тууына 225 еллыкка багышланган Лобачевский укулары булып узды. Бу укуны "Таттелеком" җәмгыяте вәкилләре А.Ф.Шакирова һәм Л.Р.Исмагиловалар үткәрде. Алар Н.И.Лобачевскийның туган биографиясе, хезмәтләре белән таныштырдылар. Бөне математик Түбән Новгород шәһәрендә туса да, аның яшьлек еллары, эшчәнлеге Казан шәһәре белән бәйле икән. Математикларга ул неевклид геометриясенә нигез салуы белән билгеле. Ә ул күпкырлы шәхес булган икән: аның хезмәтләре авыл хуҗалыгы, астрономия фәне белән дә бәйле икән. Ул Казан университетында үз чоры өчен Россиядә күренекле обсерватория дә салдырткан. Казан университетының ректоры булып та, китапханәчесе булып та хезмәт иткән.
Кичәнең икенче өлеше укучылар өчен бәйге форматында узды. Һәр җиңүчегә - бүләк. Бу укулардан һәрбер укучы приз белән кайтып китте. "Таттелеком" җәмгыяте укучыларга истәлекле бүләкләр дә әзерләгән иде. Кичә бик күңелле һәм файдалы узды. "Таттелеком" җәмгыяте җитәкчелегенә, бу укуларны оештырган иптәшләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Ата-аналар җыелышы 29.03.2017

Бүген мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш өченче чирек нәтиҗәләре, язгы чорда укучыларның сәламәтлеген саклау чаралары, укучыларнң белемен тикшерү юллары, ОГЭга әзерлек торышын анализлауга багышланды. Җыелышта Яңа Кенәр участок болниасы балалар врачы Р.Р.Аксакова, МУ"Управление образования"сенең белгече Л.М.Гатауллиналар катнашты һәм чыгыш ясадылар.
-
Ата-аналар комитеты конкурсы
28.03.2017
Мәктәп укытучылары, укучылар язгы каникул чорында тик ятмадылар. Алар төрледән төрле конкурс, акцияләргә әзерлек эше алып бардылар. Шуларның берсе - ата-аналар комитеты арасында уза торган районконкурсы. 6 класс җитәкчесе А.Т.Ахмадуллина тәрбия эшләребуенча директор урынбасары Ф.Ф.Хабибуллина белән берлектә, ата-аналар комитеты конкурсына әзерлек эше алып баралар.












