МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Милли уеннар 26.04.2017

Дәресләрдән соң башлангыч класслар өен милли уеннар оештырылды. Укучылар сигезле бию, парлы бию өйрәнделәр. "Йөзек салыш", "Ватык телефон" , төрле биюле уеннар кебек уеннар укучыларга бик ошады.
-
Иң матур милли кием 26.04.2017

Көннең ахырында "Иң матур милли кием" бәйгесенә йомгак ясалды.Укытучылардан Ахмадуллина Алсу, Фазуллина Гашия, Вафина Әлфия, Хабибуллина Флераларның киемнәре иң матур дип табылды. Укучылар арасында беренчелекне Шагимарданов Раян, Саттаров Салават, Гараев Исхак, Ибатуллина Гөлия, Ибатуллина Дилә, Сабирова Ләйләләр бүлеште.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре бара 25.04.2017

Бүген 4 һәм 5 класс укучылары математика һәм тарих фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылар.
-
Язгы өмәләр башланды 24.04.2017

Быел яз соңга калып килә. Урамнарда эле кар, пычрак. Шулай да язгы өмә эшләре башланды. "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, 24 апрел көнне тирә-юньне чистарту эшләре алып бардык. 6 класс укучылары авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистаттылар.
-
Иң күп китап укучы бәйгесе 23.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, мәктәптә иң күп китап укучы конкурсы булды. Иң күп китапны 5 класс укучысы Галаветдинова Фирдинә укыган. Ул авыл һәм мәктәп китапханәсеннән барлыгы 55 китап алып укыган. Фирдинә уку алдынгысы, рәсемнәр ясарга ярата, шигырне сәнгатле уку буенча мәктәптә гел алдынгы урыннарны яулый.
-
Спорт ярышлары 21.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлеклек атналыгы" кысаларында мәктәптә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше дәвам итә. Башлангыч, 5-6 класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" ярышы оештырылса, 7-9 класс укучылары, 3 командага бүленеп, волейбол ярышлары оештырды. Бу ярышта И.Ахмадуллин командасы җиңеп чыкты.
-
"Россия балалары" декадасы 20.04.2017

Балаларның сәламәтлеген кайтырту йөзеннән, илебездә "Россия балалары" декадасы башланды. Ул наркотикларга каршы көрәш кысаларында уза. Шушы уңайдан мәктәптә Арча районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече М.К.Нигматуллин белән очрашу булды. Ул укучыларга наркотиклар куллануның нигә илтәсен, Интернетта саклык чаралары турында сөйләде.
-
Донорлык - файдалы эш 20.04.2017

Мәктәптә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" дәвам итә. Бүгенге көн донорлык хезмәтенә багышланды. Донорлар - алар кан бирүчеләр. Биология укытучысы Ә.Ә.Вафина, китапханәче Ф.Ф.Хабибулина донорлык, кан бирү, кеше сәламәтлеге турында укучыларга кирәкле информаияне бирделәр.
-
Электрон хезмәтләрне куллану көне 19.04.2017

Көндәлек тормышыбызга электрон хезмәтләр башкару көннән-көн үтеп керә. Электрон түләүләрне өйдән чыкмыйча башкару - вакытны янга калдыру, озын чиратларда торуны киметә. Шушы факдалы якларны күздә тотып, бүген мәктәптә 6-8 класс укучылары өчен уку үткәрелде. Укуны Ф.Ф.Хабибуллина, Ф.ГФаттеровлар оештырды. Алар уңайлыклар турында сөйләделәр. Ф.Ф.Хабибуллина, китапханәче буларак, китапханәләргә электрон карточкалар кертү тәртибе белән таныштырды. Ф.Г.Фаттеров өлкән яшьтәгеләрне электрон хезмәтләрне башкарырга өлкәннәргә ярдәм оештыру турында сөйләде.
-
Һәйкәлне чистарттык 18.04.2017

"Язгы мәрхәәтлелек атналыгы" ның икенче көне һәйкәлләргә багышланды. Классларда төрле һәйкәлләр турында сөйләшүләр оештырылды. 6 класс укучылары моннан тыш авыл уртасына салынган һәйкәлне чистарттылар, карларын тараттылар.












