МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Китап яратучылар көне. 05.06.2017

Иртәнге аштан соң балалар белән "Китап аша яхшылыкка юл" темасына конкурс үткәрелде. Һәр бала үзенең яраткан китабы, язучысы турында сөйләде. Төшке аштан соң "Хезмәт десанты" үз эшен дәвам итте. Авылыбыздагы чишмәләргә һәм сулыкларга экскурсия ясалды.
-
Лагерьның дүртенче көне. 04.06.2017

Бүгенге көнебез - "Җәй көне" дип аталды. "Кояш нурларыннан, эссе кагудан ничек сакланырга" дигән темага әңгәмә уздырылды. "Минем җәйге хыялым" темасына конкурс оештырылды. "Балачак дөньясында" исеме астында авыл библиотекасына сәяхәт кылынды. Балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйналды. Бүгенге көн балаларга бик ошады.
-
Табигатьне саклаучылар көне. 04.06.2017

Лагерь үзенең эшчәнлеген "Табигатьне саклаучылар" көненә багышлады. Табигатьне саклау турында тәрбияви әңгәмә һәм көннең икенче яртысында викторина үткәрелде.Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогында да эш алып барылды.
-
Лагерьның өченче көне. "Әкиятләр илендә" 03.06.2017

Бүгенге көн әкиятләргә багышланды. Иртән укучыларны әкият геройлары каршы алды. Лагерьда ял итүчеләр бүгенге көннең әкиятләргә багышланасын ачыкладылар. Көн буенча балалар әкиятләрне исләренә төшерделәр: ребуслар, викториналар чиштеләр, "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Көннең икенче яртысында авыл китапханәсенә барып, әкият китаплары белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган китапларны өйләренә алып кайттылар.
-
"Акчарлак" лагере тормышы 03.06.2017

Лагерь үз эшен дәвам итте.Иртәнге аштан соң ,ял итүчеләр бик теләп рәсем конкурсында катнаштылар.Шулай ук чәчәклеккә су сибелде,кыяр утыртырга түтәл ясалды.Көндезге аштан соң балалар мәктәп музеена җыелды.Алар анда колхоз тарихы һәм колхозлашу чоры алдынгылары белән таныштылар.
-
Космос көне 02.06.2017

Бүгенге көнебез - "Космос көне" дип аталды. Балаларның буйлары, авырлыклары өйрәнелде. Чын космонавтлар булу өчен тагын купме буй, авырлык кирәк булуы ачыкланды. Шушы көнгә карата "Мечта и космос" темасына рәсем конкурсы оештырылды. Балалар үз куллары белән "Самый, самый самолет" очыргычлар ясадылар, иң еракка очучы самолетны ачыкладылар. Спорт сәгатендә "Оча, оча торналар", космонавтикага багышланган хәрәкәтле уенар оештырылды.
-
Ял һәм хезмәт лагеренда 02.06.2017

Ял һәм хезмәт лагере үз эшен дәвам итте. Балаларны кабул иткәннән соң, аларга көн тәртибе аңлатылды, "Дөрес туклану" темасына әңгәмә үткәрелде. Көннең икенче яртысында ял итүчеләр мәктәп яны участогында эшне дәвам иттеләр: теплицага кыяр утыртылды, чәчәкләргә су сибелде. Китапханәгә экскурсия оештырылды. Обедтан соң флеш-моб өйрәнелде.
-
Мәктәп яны лагере ачылды 01.06.2017

Бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә мәктәп яны лагере ачылды. Лагерьда Ташкичү һәм Мәмсә авылларыннан 16 бала ял итәчәк. Көн яңгырлы булуга карамастан, сәгать иртәнге 8.00 дә мәктәп яны шау-шуга, музыка тавышларына күмелде. Лагерьда ял итүчеләр тантаналы рәвештә, лагерьны ачуда катнаштылар. Лагерь 21 көн буе эшләячәк. Бүгенге көн "Балаларны яклау көне" кысаларында узачак. Алар өчен күңеллеуеннар, әкияти тамаша әзерләнде. тамашаны әзерләүдә авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
-
01.06.2017

Бүген мәктәбебездә “Акчарлак” исемендәге хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Балаларны лагерьга кабул иткәннән соң, аларга көн тәртибе һәм көндәлек режим аңлатылды, инструктаж үздырылды. Отряд почмагының газетасы чыгарылды. Шулай ук балалар мәктәп яны участогында чәчәклеккә үсентеләр күчерделәр.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2017

Лагерьның беренче көне Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Көндезге обедтан соң, ял итүчеләр Мәдәният йорты янына китте. Аларны анда "Спорт сәгате", кызыклы уеннар, флеш-моб көтә иде. Китапханә һәм Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кызыклы уеннар, биюләр әзерләгәннәр иде. Укучылар ярышларда катнашып, бүләкләргә ия булып кайттылар. Бәйрәм һәркемгә ошады.












