МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне. 10.06.2017

Бүген лагерьда көн юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды. Иртәнге аштан соң юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча видеоролик күрсәтелде. "Нәрсә? Кайда? Кайча?" дигән темага юл йөрү кагыйдәләре буенча уен тәкъдим ителде. Шулай ук балалар "Күңелле светофор" исеме астында кәгазьдән светофорлар ясадылар. Төшке аштан соң балаларның юл йөрү кагыйдәлләрен белүе тикшерелде, эстафета үткәрелде. Көн шулай күңелле тәмамланды.
-
Мастер- класс. 09.06.2017

Иртәнге аштан соң кул эшләре буенча мастер-класс уздырылды.Балалар үзләре төрле эшләнмәләр ясадылар.Аннан соң эш мәктәп яны участогында дәвам итте:су сибелде,чәчәкләр утыртылды.Обедтан соң авыл китапханәсенә экскурсия ясалды һәм флеш- моб уздырылды.
-
Дуслык көне. 09.06.2017

Лагерь бүген үз эшен "Дуслык көне" исеме астында дәвам итте. Иртәдән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Иртәнге аштан соң, "Көнеңне елмаюдан башла" темасы астында конкурс уздырылды һәм фото-сессия үткәрелде. Шулай ук дуслык турында җырлар өйрәнелде. "Җәй бүләкләре" исеме астында уен-сәяхәт балаларга бик ошады.
-
Җәйге конкурс. 08.06.2017

"Акчралак" исемендәге ял һәм хезмәт лагере бүген үз эшен дәвам итте.Иртенге аштан соң балалар белән психологик анкета уздырылды.Аннан соң мәктәп бакчасында эш дәвам иттерелде: парниктагы үсентеләргә су сибелде, чәчәк утыртылды.Көннең икенче яртысында "Миссис һәм Мистер Җәй"дигән конкурс үткәрелде.Балаларга бу конкурс бик ошады.
-
Океанннар көне. 08.06.2017

Бүген лагерьда көн "Сулыклар" темасына багышланды.Балаларны каршы алгач,аларга "Су коенганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага сәламәтлек сәгате уздырылды. "Нептунда кунакта" һәм "Су патшалыгы серләре"темасына сәнгать конкурсы уздырылды.Төшке аштан соң "Сулыкларны саклагыз" темасына әңгәмә һәм "Күңелле стартлар" да балалар күңеленә хуш килде.
-
Сәламәтлек һәм спорт көне. 07.06.2017

Бүгенге көн "Спорт һәм сәламәтлек"көне буларак узды.Иртәнге аштан соң балалар арасында "Сәламәт тормыш нигезе" дигән темага әңгәмә,бию конкурсы уздырылды.Көннең икенче яртысында табигатькә экскурсия ясалды.Шулай ук кәгазь эшләнмәләр әзерләү буенча мастер - класс балаларга бик ошады.
-
Хикмәтле дөнья. 07.06.2017

Бүгенге көн "Хикмәтле дөнья"дигән исем астында узды.Иртәнге аштан соң балалар арасында әкиятләр уйлап чыгару буенча ярыш уздырылды.Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләгәннән соң, балалар төшке аш ашадылар.Ә аннан соң "Күңелле стартлар " исеме астында спорт ярышы уздырылды.Көн шулай кызыклы утте.
-
А.С.Пушкинның туган көне. 06.06.2017

Иртәнге аштан соң бүген бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көнен билгеләп үттек. Аның тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар белән таныштырылды, викторина үткәрелде. Шулай ук балалар язучы әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Төшке аштан соң мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итте.
-
Бөек рус язучысы А.С.Пушкинның туган көне. 06.06.2017

Көн бүген бик җанлы башланды. Чөнки бүген без лагерьда бөек рус язучысының туган көнен билгеләп үттек. Язучының иҗаты буенча презентация тәкъдим ителде, викторина үткәрелде, әкиятләре буенча рәсемнәр буялды. Төшке аштан соң, балалар арасында теннис ярышы уздырылды. Җиңүчеләр билгеләнде. Ахырдан төрле хәрәкәтле уеннар белән лагерьның алтынчы көне тәмамланды.
-
5 көн - Гиннес рекордлар китабы көне. 05.06.2017

Бүген лагерьда Рекордлар көне. Шул уңайдан балаларга Гиннесның рекордлар китабы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар арасында "Кем нәрсәгә сәләтле" дигән девиз астында ярыш үткәрелде.Лагерьның рекордлар китабы булдырылды. Төшке аштан соң балалар мультфильмнар карадылар. Кәгазь эшләнмәләрдән бүләк ясау буенча конкурс үткәрелде - иң матур бүләк ачыкланды.












