МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Симетбашта тантана 06.05.2017

Симетбаш авылында "Таттелеком" җәмгыяте зур тантана оештырды. Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлык күрсәткән, батырлыгы бары тик соңгы елларда гына ачылган Нургали Шәфигуллин туганнарын хөрмәтләү оештырылды. Бу батырлык Нургали абый үзе үлгәннән соң гына ачыла. Тантанага Нургали Шәфигуллинның уллары-кызлары, мәктәп укучылары, авыл халкы, читтән кунаклар җыелды. Чын мәгънәсендә "Батырлык дәресе" булды бу чара.
-
Чәчәкләр утырттык 05.05.2017

6 класс укучылары авыл уртасында Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәлне ел буена карап тордылар. Җәй көне чәчәкләрне карап үстерделәр, көз көне чүп-чардан, кыш көне карын көрәп тордылар. Менә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә һәйкәл кырыена чәчәкләр утырттылар.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек 04.05.2017

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылау буенча эш оештырылды. Укучылар ялгыз яшәүче сугыш чоры балаларына шефлык эше оештырды. 6 класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистартып торалар. Классларда шушы темага багышланган класс сәгатьләре, беседалар уза. педагог-организатор Г.Д.Касимова һәм 9 класс җитәкчесе А.Н.Хузиева 5класс укучыларына кәгазьдән чәчәк, тынычлык кошы - күгәрчен ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
-
Чишмә чистарттык 03.05.2017

Ташкичү авылы тирәсе чишмәләргә бай. Авыл халкы элек-электән чишмәләрне чистартып торган. Мәктәп укучылары да бу эштән читтә калмыйлар. Чишмәләрне гел чистартып торабыз. Бүген 8 класс укучылары төп трассадагы "Симетбаш чишмәсе" дип аталган чишмәне чистарттылар.
-
Прием в первый класс
01.05.2017
Уважаемые родители! С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Выможете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
4) Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)
-
Өмә үткәрдек 29.04.2017

2017 нче елның 29 апреле - өмә көне. Кар шушы көннәрдә генә бетте. Кар астындагы чүпләр чыкты. Бүген тирә-юньне чистарту буенча өмә үткәрдек. Башту укучыларга тирә-юньне саклап тоту, пычратмау, чүпләрне җыеп бару турында әңгәмә оештырылды. Шуннан соң класслар бүленеп, Ташкичү, Мәмсә, Симетбаш авылларын чистарту эшенә кереште. Башлангыч класслар мәктәп тирә-юнен чистарттылар. 5 класслар Ташкичү-Мәмсә юлын чистарттылар. Нәрсә генә ташламаганнар шоферлар юл буена! 6-7 класслар Ташкичү авылы урамнарын карап чыктылар, 8 класслар Ташкичү-Мәмсә, 9 класслар ташкичү-Симетбаш трассасын чүпләрдән арындырдылар. Бары тик тирә-юньне пычратмаганда гына табигать чистабула! Шушы хакыйкатьне аңлап бетерә алмый, кеше! табигатьне саклау үзебездзн тора.
-
Тукай- безнең күңелләрдә 28.04.2017

Ташкичү авылы Культура йортында "Тукай - безнең күңелләрдә" дип аталган кичә булып узды. Кичәгә ветеран-педагоглар, авыл ветераннары килде. Башта ветеран-педагог Р.И.Насибуллинага"Педагог на все времена" конкурсында катнашканы, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүе өчен ""Мәгариф идарәсе" мактау хаты тапшырылды. Шуннан соң Г.Тукай, аның тормыш юлы, моңарчы халыкка билгеле булмаган эшчәнлеге турында сөйләшү оештырылды. Сөйләшүне Р.И.Насибуллина, В.Ф.Мустафиналар оештырды. Кичәдә Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады. Тукай рухына дога укылды. Кичә бәйрәм өстәле артында чәй эчү белән тәмамланды. Ветераннар рухи көч алып, яңадан очрашырга сүз куешып таралыштылар.
-
Язучылар белән очраштык 27.04.2017

Бүген Тукай-Кырлай авылында шигырь бәйрәме узды. Кунакка Казаннан, Башкортстаннан мәртәбәле кунаклар кайткан иде. Алар арасында Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Хәнәфи Бәдигый, Наиль Касыймов, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗановалар бар иде.2017 нче ел Тукай бүләге лауреатлары да Арча , Тукай җирлегенә аяк бастылар. Тукайга, ул торган җиргә дан җырланды, Тукайның шигырьләре укылды, җырлары тыңланды. Олуг шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар.
-
Тукай көне 26.04.2017

Бүген иртәдән мәктәптә татар рухы хөкем сөрде. Г.Тукайның тууына 131 ел уңаеннан мәктәптә "Бердәм көн"үткәрелде. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр милли киемнәр киделәр. Ирдәдән мәктәп ишегеннән укучыларны милли киемнәр кигән кызлар, егетләр каршы алды. музыкаастында биюләр оештырылды. 7 сәгать 30 минутта укучылар һәм укучылар Г.Тукайның тууына 131 елга багышланган тантанага җыелды. Тукайның үлмәс шигырьләре, җырлары яңгырады.
-
Милли моңнар 26.04.2017

Көннең икенче яртысында укучыларга һәм укытучыларга "Милли моңнар" дип аталган конерт программасы тәкдим ителде. Татар гармунында, курайда, баянда милли көйләр яңгырады, балалар музыка тыңладылар, биеделәр, баянга кушылып җырладылар. Бу конертны аларга Казан шәһәреннән килгән кунак - Солтан Шигапов оештырды.












