МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
8 Март белән! 07.03.2018

Бүген мәктәпт "8 Март белән!" дип аталган тантана узды. Тантананы "Юнармия" оешмасы вәкилләре оештырды. Алар классларда укучы кызларны, укытучы апаларны, техник хезмәткәләрне котлау оештырдылар, кызларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. "Юнармия" вәкилләре егетләр арасында "Иң булган кыз" акциясе уздырдылар . Бу акциядә 9 класс укучысы Гатиятуллина Алия җиңеп чыкты.
-
"Семья белән ГТО тапшырабыз!" акциясе 06.03.2018

Мәктәптә "Семья белән ГТО тапшырабыз!" акциясе дәвам итә. Бүген дәрестән соң, ГТО тапшырырга теләге булган семьялар спортзалга җыелды. Нигезләмә буенча, алар сикерү, гәүдәне күтәрү, кул белән этенү күнегүләрен башкардылар. Ярышта Мостафиннар гаиләсе җиңеп чыкты. Гаилә хуҗасы Айнур механизатор, әниләре Алинә техник хезмәткәр, ә кызлары Азалия 6 класста, уллары Альнур 2 нче класста укыйлар. Котлыйбыз!
-
"Әлифба" бәйрәме 05.03.2018

"Әлифба, Әлифба! Беренче битеңне ачкан көн хәтердә!" - дигән шигъри юллар искә төшә "Әлифба" дәреслеген күргән саен. Бүген 1 класс укучылары "Әлифба" дәреслеге белән хушлаштылар. "Әлифба" дәреслеге аларны укырга, язарга, сорауларга җавап язарга өйрәтте. белем алуга юл ачты. Беренче класста укучы 4 укучы өчен бүген зур сынау булды. Алар сихерле урманда сәяхәт иттеләр. Шүрәле, Су анасы әзерләгән сорауларга җавап бирделәр, үзләренең "Туган тел", ""Математика" дәреслекләре буенча эшләргә сәләтле булуларын күрсәттеләр.
-
"ГТОны - гаилә белән" 03.03.2018

Мәктәптә "ГТОны -бөтен гаилә белән" акциясе узды. Акциядә мәктәптә укучылары булган 4 гаилә катнашты. Алар үз яшь группаларында ГТО нормативлары тапшырдылар.
-
Н.К.Нигматуллин белән очрашу 24.02.2018

Укучылар белән экстримизмга, терроризмга каршы көрәш чаралары өйрәнү, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан, бүген мәктәптә Арча муниципаль районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Н.К.Нигматуллин белән очрашу булды. Ул укуыларга терроризм, экстримизмга каршы көрәш чаралары, Интернеттан дөрес файдалану турында аңлатты. Укучылар тарафыннан оештырылган җинаять төрләре, аларны булдырмау юллары турында сөйләде.
-
Волейбол ярышлары 23.02.2018

"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, мәктәптә егетләр арасында волейбол ярышлары оештырылды. Ярышта 4 команда катнашты. Мәктәптән ике команда, студент-яшьләр һәм әтиләр командасы көч сынашты. Ярышта студент-яшьләр командасы җиңеп чыкты. Мәктәп укучыларының беренче командасы 2 нче урынны, әтиләр командасы 3 нче урынны яулады. Бәйрәм күңелле узды.
-
"Егет солтаны" конкурсы 22.02.2018

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ел саен мәктәптә "Егет солтаны" конкурсы оештырыла. Мәктәптә укучы кызлар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр иң тәртипле, итагатьле егетне билгелиләр. Бу исемгә быел 8 класс укучысы Ахмадуллин Ильнур лаек булды. Шул ук вакытта призлы урында 9 класс укучысы Рахматуллин Илфат, Галиев Рәсүл, Ахмадуллин Ильмирлар танылды. Шушы конкурс кысаларында, спортның 6 төре буенча иң уңган егет билгеләнә. Бу ярышларны "Юнармия" командасы егетләре үзләре оештырды. "Иң шәп егет" конкурсында башлангыч классларда Галаветдинов Илфир, 5-7 классларда Гараев Әсхат, 8-9 классларда Шәйхетдинов Булатлар җиңеп чыктылар. Тантаналы шартларда егетләргә кызлар истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Туган тел көне 21.02.2018

21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәптә "Телләр белгән, илләр гизгән" дип аталган класс сәгатьләре узды. Укучылар тел, аның матурлыгы турында фикер алыштылар, мәкальләр әйтеп уйнадылар, иң күп кеше сөйләшә торган тел турында белделәр. Класс сәгате Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Ачык ишекләр көне
17.02.2018
16 февраль көнне 6 класс укучылары һәм әти-әниләре өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Бу көнне барлык дәресләрдә дә әти-әниләр, укытучылар катнашты, укучыларның белем дәрәҗәсе, ВПРга әзерлекләре тикшкрклде. Шушы көнне үк математика, рус теле, инглиз телләреннән ачык дәресләр үтте.
-
"Батырлык" дәресләре 15.02.2018

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, интернациональ бурычларын үтәгән Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгару көне уңаеннан, мәктәптә "Батырлык" дәресләре булып узды. Бу дәрестә әфган сугышы, аның геройлары турында сөйләштек. "Сугыш уты кабынмасын!" - дигән теләктә калдык.












