МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2017

Бүген мәктәптә 1 нче класс укучыларын 2 нче класса, 9 класс укучыларын дәүләт имтиханнарына дәшеп, соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларны котларга әти-әниләр, ветеран укытучылар, укучыларның туганнары, авылдашлар килде. Кунаклар укучыларга тырышып укырга, лаеклы алмаш булуларын теләделәр. Чыгарылыш класс укучылары укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, киләчәктә мәктәп данын сакларга вәгъдә иттеләр.
-
Фаяз Ибраһимов истәлегенә кичә
21.05.2017
Ташкичү Мәдәнят йортында 20 нче май көнне зур тантана булды. Тантана Ташкичү авылында туып үскән, белем алган, "Бәкер" шифаханәсенең баш врачы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовны искә алуга багышланган иде. Кичәгә Фаяз абыйның тормыш иптәше, балалары, хезмәттәшләре кайтты. Фаяз абыйның яшьлек дуслары, классташлары чыгыш ясады. Бәйрәмдә җырчылар Рөстәм Закиров,Ләйсән Мусиналар, Арча сандугачы Р.галимзяновлар катнашты.
Кичәне оештыруда Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, өлкәннәр советы рәисе Р.И.Насибуллина, мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллиналар башлап йөрде. Кичә бик күңелле булды.
-
Варислар сафы артты 20.05.2017

Бүген Варислар берлеге тагын 13 укучыга артты. Мәктәптә тантанылы рәвештә 13 укучыны Варислар сафына кабул иттек.
-
Психологлар бездә кунакта 19.05.2017

18 май көнне укучыларның психологик халәтләрен өйрәнү, аларга ярдәм оештыру йөзеннән, мәктәпкә соиал яклау идарәсе психологлары килде. Алар укучылар белән әңгәмә оештырдылар, тестлар уздырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Акыл-баттл ярышы
19.05.2017
18 май көнне Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеенда укучыларның "Акыл-баттл" уенының чираттагы утырышы булды. Бу уен Г.Тукай тормышы һәм иҗатына багышланды. Киеренке көрәштә безнең мәктәп командасы 1 нче урынны яулады. Команда составында мәктәп данын 5 класс укучылары Касимова Алсу, Галимзянова Азалия, 7 класс укучысы Ханафиев Айрат һәм 8 класс укучысы Галиев Рәсүл яклады. Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Асфальтта рәсем 18.05.2017

16 май көнне Арча шәһәрендә асфальтта рәсем ясау буенча конкурс узды. 5 класс укучысы Хакимзянова Рәшидә бу конкурста "Юл кагыйдәләрен белү" номинациясендә 3 нче урын яулады. 8 класс укучысы Гимадетдинова Рәзилә "Экология елы" номинациясендә, Диплом иясе булды.
-
Контроль эшләр башланды 12.05.2017

2016-2017 нче уку елы төгәлләнеп килә. Чебешне көз көне санасалар, белемне яз көне сыныйбыз. Менә бүген 6, 7 классларда рус теленнән, 8 класста тарих фәненнән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы җибәргән текстлар буенча контроль эшләр узды.
-
Юбилярларны котлау 10.05.2017

Ташкичү авылы Культура йорты, китапханәсе, төп мәктәп коллективы өлкәннәр советы белән берлектә эледән әле төрле чаралар үткәрә. Чираттагы чара март-май айларында юбилей уздырган, авылда, районда культура-агарту эшендә актив катнашучыларны хөрмәтләү формасында узды. Фирая Валишина мәктәптә повар булып эшли. Суфия Хөсәенова -пенсионер. Алар икесе дә "Өммегөлсем" фольклор ансамбленең актив катнашучылары. Ә 85 яшен тутырган Гөлфия Әминова озак еллар Мәмсә авылы клубында җитәкче булып эшләде. Юбилярларны котларга хезмәттәшләре, ирләре, балалары килде. Һәрберсенә җылы сүзләр әйтелде. Чараны өлкәннәр советы рәисе Рузалия Насибуллина әзерләде һәм алып барды.
-
Арчада тантана 09.05.2017

Арчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана узды. Бу тантанада безнең мәктәп музее үз экспонатлары белән катнашты. Сугыш дәһшәте ерагайган саен, аның дәһшәте кимеми. Һәр йөрәк "Сугыш кабатланмасын!" - дип тибә.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы 06.05.2017

Ташкичү авылында бүген Бөек Ватан сугышы тәмамлануга багышланган митинг булды. Митингка авыл халкы, мәктәп укучылары җыйналды. Бөек үткәнебез турында искә төшердек, кабат сугышлар булмасын дип теләдек.












