МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
"Иң шәп егет"конкурсы 21.02.2017

Мәтәптә 10 көннән артык егетләр "Иң шәп егет" титулы алу өчен көрәштеләр. Иң шәп булу, бер дә җиңел түгел икән. Кызларга, укытучы апаларга, техник хезмәткәрләргә ярарга, спортта үзеңне күрсәтергә, тырышып укырга кирәк... "Иң шәп егет" конкурсы тәмам. Ә җиңүчеләре - Йулдашов Сәет, Ахмадуллин Илнур һәм Гилфанов Инсаф. Ә менә "Егет солтаны" титулына Шәйхетдинов Булат ия булды. Булат - уку алдынгысы, район күләмендә уза торган спорт ярышларында катнашучы, мәктәпнең теннис, чаңгыда йөгерү буенча чемпионы, волейбол, баскетбол буенча мәктәпнең җыелма командачы әгъзасы. Зур уңышлар сиңа, Булат!
-
II нче дәрәҗә диплом иясе булдык 18.02.2017

8 класс укучысы Наил Зайнуллин тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова белән Балтач муниципаль районы "Б.Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе"ннән 2 нче дәрәҗәдәге диплом яулап кайтты. Ул М.Җәлил исемендәге 4 нче республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты, "М.Җәлил исемендәге премия лауреатлары" секцион эшендә катнашты.
-
М.Җәлил исемендәге конференциядә
17.02.2017
Бүген Балтач муниципаль районы МБГБ учреждениесе "Б.Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе"ндә IV республика М.Җәлил исемендәге фәнни-гамәли конференция уза. Бу конференциядә мәктәпнең 8 нче класс укучысы Наил Зайнуллин да катнаша. Ул җитәкчесе тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова белән "М.Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре" секцясендә чыгыш ясый. Наилгә һәм укытучысы Резеда Ринатовналарга уңышлар телик!
-
М.Җәлилгә -111 яшь 15.02.2017

Бүген патриот-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 111 ел. Шушы уңайдан мәктәптә М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция оештырылды. Кичәдә Мусаның үлемсез җырлары, шигырьләре яңгырады. Шагыйрьнең биографиясе белән укучылар яңадан таныштылар. Кичәнең икенче өлешендә укучылар М.Җәлил шигырьләрен укыдылар, шул шигырьләрне яклап, иҗат проектлары белән таныштырдылар.
-
Әфган ярасы 14.02.2017

Совет Армиясенең Әфганстан Республикасына кертелүе һәм 10 елга сузылган сугыш хәрәкәтләре меңнәрчә яшь кешенең язмышларында тирән эз калдырды. Анда 50 меңнән артык кеше яраланды, 11,6 меңе инвалид калды, 14 454 е һәлак булды, 309 ы хәбәрсез югалды. Шушы вакыйгага багышлап, бүген мәктәптә "Әфган ярасы" дип аталган очрашу кичәсе узды. Очрашуга шушы сугышның эчендә кайнаган Самигуллин Рафил, Гайфиев Радик, Чечня сугышында катнашучы Хакимов Ильнарлар килде. Алар укучыларга сугышның коточкыч вакыйга булуын сөйләделәр, җирдә тынычлык хакына көрәшергә кирәклекне төшендерделәр.
-
Советлар Союзы Геройлары турында белдек 13.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, башлангыч класс укучылары өчен "Советлар Союзы геройлары - безнең якташлар" темасына әңгәмә оештырылды. Укучыларга класс җитәкчеләре батырлык турында сөйләделәр. Стенд янында Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз турында белешмә алдылар.
-
"Аҗаган" ярышлары
13.02.2017
Районның хәрби-патриотик эш планын торышка ашыру йөзеннән, бүген Апаз авылы җирлегендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннары зона ярышлары уза. Бу ярышта безнең мәктәпнең 7-8 класс укучылары да катнаша.
-
Әфганчы кабере янында 11.02.2017

Әфганстан! Кайдан гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булганбу сүз!? Килеп керде дә, барыбызны сискәндереп сагаерга мәҗбүр итте, аналарның йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
1979 елның декабреннән 1989 нчы елның 15 февраленә кадәр совет гаскәрләре Әфган җирендә сугыш алып барды. Күпме егетләребеә шушы җирдә башын салды, күбесе имгәнде, психологик җәрәхәт алды. шундый җәрәхәт алган егетләрнең берсе - Мәмсә авылы егете Вәис Вәлиев. Әфган җиреннән кайтканнан соң өйләнде, өйләр салып чыкты, тик гомере кыска булды. Ул - вафат. Әфганчы Вәис абыйны онытмыйбыз. Ел саен каберен чистартабыз, батырлыгы алдында баш иябез.
-
М.Җәлил иҗатына багышланган "Стенгазеталар парады" 11.02.2017

Бүген мәктәптә М.Җәлил иҗатына багышланган "Стенгазеталар парады" узды. Һәр класс үзе сайлаган М.Җәлил әсәрен яклады, иҗат проекты белән таныштырды.
-
"Татарстанның үсеш стратегиясе".Парламент дәресе. 10.02.2017

Бүген география укытучысы Р.Г.Камалиев 7-9 класс укучылары өчен "Татарстанның 2030 нчы елга кадәр үсеш стратегиясе" темасына Парламент дәресе оештырды. Ул дәрестә Татарстан Республикасының үсеш дәрәҗәсе, киләчәккә корылган планнар белән таныштырды. Бүгенге көндә мәктәптә укучыларның шушы стратегияне тормышка ашырырга тиеш булуларына басым ясады.












