МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
"Акчарлак" лагере 18.06.2017

Бүген лагерь үз эшен төгәлли. Балалар белән эшләнгән эшкә отчёт төзелде, конкурс уздырылды. Мәктәп бакчасында да эш дәвам итте. Хуш, лагерь, киләсе җәйгә кадәр!
-
"Индеецлар" көне. 18.06.2017

Иртән балалар белән "Сәламәтлек" минуты уздырылды. Шашка ярышында Фаттеров Фәнгиз 1урын алды. "Мульт-карнавал" конкурсы балаларга бик ошады. Көн азагында "Иң яхшы индеец костюмы" на конкурс һәм төрле күңелле уеннар үткәрелде.
-
"Акчарлак" лагере тормышы 17.06.2017

Иртәгә лагерь үз эшен тәмамлый. Шуңа балалар белән анкета уздырылды. Алар үз фикерләрен белдерделәр. Иртәнге аштан соң, су буена поход оештырылды.Төшке аштан соң мәктәп бакчасында эш дәвам итте.
-
"Чәчәкләр" көне. 17.06.2017

Бүген лагеребызда "Чәчәкләр" көне. Иртән балалар белән "Дару үләннәренең файдасы" турында әңгәмә уздырылды. Оригами ясау буенча мастер-класс балаларга бик ошады. Алар үз куллары белән чәчәкләр ясадылар. "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары арасында интеллектуаль уен оештырылды. Шулай ук балалар белән табигатькә экскурсия, спорт сәгате уздырылды.
-
"Малайлар" көне. 16.06.2017

Бүген лагерьда "Малайлар" көне. Иртән балаларга "Начар гадәтләр" темасына әңгәмә һәм "Иң яхшы принц" темасына конкурс уздырылды. Малайларга бүләк итеп кызлар плакатлар ясады. "Иң уңган егет" конкурсында Фәттеров Фәнгиз, ә "Иң фантазияле егет" конкурсында Ахмадуллин Камил җиңүче булдылар. Егетләребез кызларыбызга причёскалар ясау буенча да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Көн шулай күңелле узды.
-
Ярышлар көне. 16.06.2017

Бүген лагерьда "Ярышлар көне" игълан ителде.Иртәнге аштан соң балалар арасында шашка ярышы һәм "Гаҗәеп кешеләр"темасына викторина уздырылды.Гадәттәгечә мәктәп яны участогында эш дәвам итте: су сибелде,чүп уталды.Обедтан соң шахмат ярышы да балаларга ошады.
-
"Кызлар" көне. 15.06.2017

Лагерьда бүген "Кызлар" көне. Иртәнге аштан соң кызлар өчен "Иң модалы прическа" һәм "Модница" конкурслары уздырылды. Малайлар тарафыннан кызларга бүләкләр ясалды, газета чыгарылды. Обедтан соң көн спорт уеннары белән дәвам итте.
-
"Акчарлак" лагере. 15.06.2017

Бүген лагерьда "Тәрбия" көне. Шул максаттан этик темага "Этикет кагыйдәләре" дигән әңгәмә үткәрелде. Коллаж ясау буенча кул эшләоре конкурсы, спорт уеннары уздырылды. Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогында да эш дәвам итте: түтәлләргә су сибелде, чүп уталды.
-
"Акчарлак" лагере 14.06.2017

Иртәнге аштан соң балалар белән “Без бербөтен” дигән темага диагностик анкета уздырылды. Аннан соң эш мәктәп яны участогында дәвам итте: чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибелде. Төшке аштан соң, “Кем тизрәк” темасына спорт конкурсы уздырылды.
-
“Көлке һәм юмор көне”. 14.06.2017

Бүген лагерьда көн “Көлке һәм юмор көне” нә багышланды. “Көнеңне елмаюдан башла” темасына уен-конкурс һәм “Иң көлкеле костюм” темасына уен уздырылды. Төшке аштан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар һәм көн “Күңелле старт” белән тәмамланды.












