МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Иҗат концерты 15.05.2018

2018 нче елның 14 маенда Ташкичү төп мәктәбе укучылары көче белән 2017-2018 уку елын йомгаклау иҗат концерты булды. Концертны өстәмә белем бирү педагогы Гатиятуллина Айсылу оештырды.
-
Һәйкәл алдында чәчәкләр... 08.05.2018

Бүген Ташкичү авылы уртасында зур тантана - Бөек Җиңүнең 73 ел уңаеннан минтинг оештырылды. Митингка сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы чакырылды. Митингта Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф бүлеге" идарәсе итәкчесе А.Р.Ибрагимов, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Файзуллин, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.Х.Хабибуллин,Ташкичү авылы җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Р.И.Насибуллина, сугыш чоры баласы М.Габидуллиналар катнашты һәм чыгыш ясадылар. Аларның барысы да "Сугыш афәте кабатланмасын!"- дигән теләктә калды. Укучылар һәм кунаклар, укытучылар һәйкәлгә венок һәм тере чәчәкләр салдылар.
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел 07.05.2018

"Бөек Җиңүгә - 73 ел" акциясе кысаларында, мәктәптә укучылар иҗаты буенча конкурс оештырылды. Рәсем сәнгате буенча оештырылган конкурста җиңүчеләрнең эшләре стендта урын алды. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр, җырчылар 8 май көнне узачак "Сугыш чоры балаларын котлау" чарасында чыгыш ясаячак.
-
"Үз агачынны утырт" акциясе 05.05.2018

Мәктәптә Бөек Җиңүнен 73 еллыгына багышланган "Үз агачынны утырт!" акциясе башланды. Иртәнге линейкада безнең авыл җирлегенә керә торган яшәү урыннарында гомер итүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары искә алынды, аларга ярдәм кирәклеге искә төшерелде. 8 класс укучылары сугыш чоры баласы Мөнирә апа Габидуллинага барып, шефлык эше башкарып кайттылар: идән астыннан бәрәңгесен чыгарып бирделәр. Бүген башлангыч класс укучыларына ачач утырту буенча мастер-класс оештырылды. Бу эшне укучыларга өй тирәләрендә куак-агачлар утырту, яр буйлары ишелмәсен өчен агачлар утыртырга кирәклеге төшендерелде. Бу эшләр Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылау кысаларында оештырылды.
-
Бәйрәм алды өмәсе 04.05.2018

Мәктәп тирә-янын чистарты буенча өмәләр дәвас итә. Һәр класс үзенә бүлеп бирелгән участокларны чистарту эшенә керештеләр.
-
Җиңүләр арта
27.04.2018
Бүген районда "Милли эзләнүләр" проекты астында үтүче "Туган ягым - Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе" II районкүләм фәнни-гамәли конференция узды. Бу конферециядә 4 класс укучысы Гараев Исхак катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясап, 2 нче призлы урын яулады. Котлыйбыз!
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2018

Бүген - бөек шагыйрь Г.Тукай туган көн. Иртәдән "Ләйсән" ансамбленә йөрүче укучылар, милли киемнәр киеп, укучыларны, укытучыларны Г.Тукайның "Бәйрәм бүген!" җырын башкарып, каршы алдылар. Аннан соң тантана актлар залына күчте. Залда укучылар өчен "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган әдәби композиция оештырылды. Көн дәвамында Тукай әсәрләренә рәсем ясау конкурслары, викториналар үткәрелде. Көн буе укучылар милли бер бизәк булган кием, калфак киеп йөрделәр.
-
"Яш йөрәкләр" спектале карадык 26.04.2018

25 апрель көнне мәктәптә укучы актив укучылар өчен Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырылды. Укучылар Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклен карадылар. Сектакль укучыларга бик ошады.
-
Бөек Җиңүгә - 73 ел 25.04.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Республикабызда, илебездә "Георгий лентасы" акциясе старт алды. Бу акциягә мәктәп укучылары, укытучылары да кушылды. Бу лентаның тарихы өйрәнелде, сугыш чоры балаларына лента тапшыру тантаналары узды.
-
Г.Тукай тууга - 132 ел 24.04.2018

Мәктәптә бөек шагыйрь Г.Тукайның 132 еллыгын каршылау буенча эш бара. Укучылар төрле бәйгеләрдә катнашалар. 9 класс укучысы А.Гатиятуллина Яңа Кырлай урта мәктәбендә узган Тукай укулары бәйгесендә 1 нче урынны яулады. 6 класс укучысы А.Касыймова Ашытбаш урта мәктәбендә узган шигырь иҗат итүчелр бәйгесендә Дипломант булды. Бу көннәрдә Тукай иҗаты буенча рәсем конкурслары, җырлар өйрәнү бара.












