МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Спорт ярышлары 04.11.2018

4 нче ноябрь көнне студентлар һәм мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары уздырылды.Һәр ике команда да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
Китапханә-серләр дөньясы 03.11.2018

Көзге каникул вакытында авыл китапханәсендә дә мәктәп укучылары өчен төрле әдәби чаралар үткәрү планлаштырылган иде. Биредә 3 нче ноябрь көнне “Китапханә – серләр дөньясы” исемле әкият кичәсе уздырылды.
-
ОГЭга әзерлек 02.11.2018

Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр.
-
Күңелле стартлар 01.11.2018

в Ташкичинской ООШ провели веселые старты с учащимися начальных классов и воспитиннаками детского сада,все воспитанники изъявили желание побыстрее вступить в ряды старших сверстников. Мы-работник ДК-Валиева Т., воспитатель-Саляхова Д., учитель физкультуры-Багавиев А. вспомнили свое детство.
-
“Көзге бал” бәйрәме 26.10.2018

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән. Яз – челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Бүген мәктәбебездә югары класс укучылары катнашында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр, юмор белән үрелеп барды.
-
Рәсем конкурсы 24.10.2018

6нчы сыйныф укучылары төрле чараларда үз сәләтләрен күрсәтәләр. Рәсем конкурсында да бик актив катнашалар. “С чистого листа!” дип аталган республикакүләм рәсем конкурсында да көчләрен сынап карадылар. Иң матурлары сайлап алынып, район этабына җибәрелде. Уңышлар Сезгә, укучылар!
-
Парламентский урок «Парламент, общество и я» 24.10.2018

Парламентский урок "Парламент, общество и я" проходит во всех школах Республики Татарстан. 20 октября для старшеклассников парламентский урок провела учитель истории и обществознания Хакимзянова Р.Р. Главной целью проведения урока стало воспитание у школьников гражданской активности, формирование правовой культуры, углубление знаний школьников о роли и месте законодательного органа государственной власти РФ и РТ.
-
Мәрҗани чишмәсенә экскурсия 19.10.2018

Ш.Мәрҗани музее каршында эшләп килүче түгәрәк әгъзалары 17 октябрь көнне “Таттелеком” җәмгыяте төзегән “Ш.Мәрҗани чишмәсе”нә экскурсиягә бардылар. Түгәрәк җитәкчесеМ.З.Гарифжанов чишмә тарихы, су, суның үзлекләре турында сөйләде, чишмәләрне саклау проблемаларына басым ясады.
Ташкичү авылы янында тарихи Кәтәй чишмәсе буенда тукталыш ясалды. Бүгенге көндә ул чишмәне реконструкцияләү эше белән таныштылар. Реконструкцияне башкаручы Вафин Әнвәр һәм аның изге гамәлләренең бүгенге көндә бик әһәмиятле булуына игътибар иттерелде.
-
«Көзге муллык» бәйрәме 17.10.2018

17нче октябрь көнне бишенче, алтынчы класс укучылары катнашында “Көзге муллык” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәбибуллина Флера Фатиховна ачып җибәрде. Ул “Көзге композиция”ләр бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны мактау грамоталары белән бүләкләп китте. Шулай ук җәйге каникул вакытында эксперимент үткәреп, бакчаларында карбыз һәм кавыннан мул уңыш алган, 6нчы класс укучысы Ибатуллина Гөлия дә мәктәпнең мактау грамотасына лаек булды. Бәйрәм күңелле скетчлар, заманча биюләр һәм матур җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ике генә класс булуга карамастан бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Килгән әти –әниләр, кунаклар бүгенге тамашаны карап күңел күтәренкелеге һәм дә рухый азык туплап кайтып киттеләр.
-
Ш.Мәрҗани һәм аның тормышында китаплар 17.10.2018

Мәктәптә Ш.Мәрҗани тууына 200 еллыкка багышланган чаралар оештыру дәвам итә. Бүген башлангыч класс укучылары өчен “Ш.Мәрҗани һәм китаплар” дигән дәрестән тыш чара оештырылды. Чарада Ш.Мәрҗанинең галим булып китүендә китапларың роле, аларны саклау мәсьәләләре каралды. Чараны Ш.Мәрҗани музее җитәкчесе М.З.Гарифжанов 7класс укучылары белән оештырды.












