МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
80 нче ел музыкасы астында
03.01.2018
Ташкичү авылы мәдәният йорты, китапханәсе, төп мәктәбе коллективы Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча бердәм план белән эш башкаралар. 2 январь көнне авылның 30 яшьтән арткан кешеләре, кунаклар өчен"*0 нче еллар музыкасы астында" дип исемләнгән дискотека оештырылды. Уенннар, музыка, дәртле биюләр белән аралашып барды бу чара. Айга бер тапкыр шушындый чараны тематик итеп оештыру планлаштырыла.
-
Чыршы, чыршы без сине, сагынып көттек...
03.01.2018
3 январь көнне мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Мәдәният йортында "Чыршы, чыршы, без сине, сагынып көттек..." дип аталган балалар иртәсе уздырылды. Бу чарага кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары чакырылды. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга төрле уеннар оештырдылар, җырлаттылар, биеттеләр. Иң уңган балаларга бүләкләр өләшенде.
-
Мәктәп укучылары Пирамидада
02.01.2018
Кышкы каникул чорында "Таттелеком" җәмгыяте 1-5 класс укучылары өчен тагын бер бүләк ясады: яңа ел күчтәнәче пакетларында Казандагы "Пирамида"күңел ачу сараенда уза торган Яңа ел чарасына билетлар да салган иде. 30 днн артык укучы шушы чараларда катнашты.
-
Котлы булсын Яңа ел!
30.12.2017
Ташкичү авылы культура йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мәмсә авылында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында ачык һавада зур бәйрәм оештырдылар. Кичке сәгать сигездә авыл халкын дәртле музыка үзенә дәште. Яше-карты агылды авылның уртасына. Матур итеп бизәлгән чыршы янында әти-әниләр, укучы яшьләр, балалар күңел ачты: биеделәр, җырладылар. Кыш бабай җырчыларга, биючеләргә күчтәнәч алып килгән иде. Авыл халкы Ташкичү Мәдәнят йөрты хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерә.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез
29.12.2017
Укучылар өчен каникуллар башланды. 9 клас сукучылары каникул чорында да белемнәрен арттыру өстендә эшлиләр. Алар график нигезендә, имтиханнарга әзерләнү өчен, консультацияләргә йөриләр, имтиханнарга әзерләнәләр.
-
Котлы булсын Яңа ел! 22.12.2017

Килсен Яңа ел, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.
Бүген, 22 нче декабрь көнне, мәктәбебездә 1- 5 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында укучылар матур җырлар, дәртле биюләр, чыршы әйләнәсендә әйлән – бәйлән уеннары уйнадылар. Бүгенге көн укучылар өчен икеләтә бәйрәм булды. Чөнки балаларыбызны Кыш бабай белән Карчәчәктән башка, яңадан “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Арча электр челтәре җитәкчесе Нурмухаметов Нияз Фарит улы да үзенең бүләкләре белән балаларны сөендерделәр. Килгән кунакларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 21.12.2017

Бәрәкәте белән килсен ул.
Һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә
Бәхетләре белән иңсен ул!
21 нче декабрь көнне мәктәбебездә 6-9 нчы сыйныфларның Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Һәр сыйныф үзенең матур чыгышларын күрсәтте. Хуш исле, матур уенчыкларга бизәлгән зур чыршы, чып-чын Кыш бабай һәм Кар кызы, алар алып килгән бүләкләр һәм күчтәнәчләр, матур сюрпризлар бәйрәмнәрне онытылмаслык итте. Үзенчәлекле матур сценарий, театральләштерелгән тамашада укучылар актив катнашты, ә әти-әниләр балаларының уңышларына сөенеп, җыр-биюләргә гөрләтеп кул чаптылар.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе 15.12.2017

Бүген мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары җыелды. Утырыш "Шәхеснең социальләшүендә тәрбия эшчәнлеге - төп фактор" темасы астында узды. Директор урынбасарлары яңа ачылган Ш.Мәрҗани исемендәге музеенда булдылар, М.Галәү истәлегенә куелган почмак белән таныштылар. Аларга мәктәптә тәрбия эше куелышы торышы ачып бирелә торган класс сәгатьләре, "Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, гүзәл әниләр!"- дип аталган чара тәкъдим ителде. Ахырыдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен тренинг оештырылды.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 13.12.2017

Салкын кыш җитте. Бездә кышлаучы кошларга азык кимеде. Мәктәпнең 5 класс укучылары ел саен кошларга җимлекләр куялар һәм кыш буе аларны тукландырып торалар. Класс җитәкчеләре укучыларга нинди кошлар нинди азык яратуын, ничек итеп җимлекләр ясарга кирәклекне өйрәтәләр. Менә бүген дә укучылар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элделәр.
-
Ватанның батырлары көне 09.12.2017

9 декабрь - илебездә Ватанның батырлар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы көн кысаларында 1-5 класслар өчен " Гасырларда калырлык батырлык" дип аталган чара, 7-8 классларда класс сәгатьләре үткәрелде. . 1-5 класс укучылары өчен батырлык темасына рәсем конкурсы оештырылды. 7-8 класслар китапханәдә түгәрәк өстәл артында батырлык турында сөйләштеләр.












