МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Иң ягымлы, иң сөйкемле – син ул, әнием 22.11.2018

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә әзерлекне ноябрь уртасыннан ук башладык. Укучыларга әниләр турында рәсем, шигырь уку, җыр башкару конкурслары тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп у конкурсларда катнаштылар. “Иң яхшы” дип танылган эшләр район конкурсына тәкъдим ителәчәк. Шигырьләр, җырлар “Әниләр көне” бәйрәмендә яңгыраячак.
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабы бара 20.11.2018

Мәктәп укучылары Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында актив катнашалар. Фән укытучылары укучыларны кече яшьтән үк олимпиада эшләре белән таныштыралар. Интернетта уза торган күп кенә конкурс, олимпиадаларда катнашалар. Бүген иртәнге линейкада Интернетта узган конкурсларда җиңү яулаган Валиева Алсинәне котлау оештырылды.
-
“Дус класс серләре» конкурсы 19.11.2018

Укучылар арасында дус, тату яшәүне пропагандалау максатында, күп төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе - “Дус класс серләре» дип атала торган конкурс. Безнең мәктәп укучылары да бу конкурска теләп катнашалар. 6 класс укучылары үзләренең активлыгы белән аерылып торалар. Конкурска да әти-әниләре, әбиләре белән алар әзерләнде һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
“Көзге, кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту” рәсем конкурсы 17.11.2018

Мәктәптә укучыларның иминлеге, сәламәтлеген саклау буенча төрле чаралар оештырыла. Менә шуларның берсе – рәсем конкурсы. Укучылар бик теләп бозда уйнау шартлары, сулыкларда булырга мөмкин булган куркынычларны рәсем дәфтәрләренә төшерделәр. Конкурста Ибатуллина Дилә һәм Сабирова Ләйләләрнең эшләре иң яхшы дип табылды. Аларның эшләре район конкурсына тәкъдим ителәчәк.
-
Көзге, кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту 16.11.2018

Бүген мәктәптә “Көзге, кышкы чорда су объектларында үз-үзеңне тоту” темасына класс сәгатьләре узды. Юл йөрү кагыйдәләре, тайгак чорда саклану чаралары өйрәнелде. Дәрестән соң башлангыч класс укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2018

14 нче сентябрь конне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш беренче чирек нәтиҗәләре, укучыларның сәламәтлеген саклау , пожар, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре, көзге, кышкы чорда сулыкларда , юлларда йөргәндә балаларның иминлеге һәм хәвефсезлеге, караңгы вакытта йөрү, яктылык кире кайтаручы элементлар куллану, терроризм, коррупциягә каршы көрәшү юллары, интернет куркынычсызлыгы, 18 ноябрь көнне узачак үзара салым җыю буенча җирле референдум мәсьәләләренә багышланды. Җыелышта Яңа кенәр участок больницасы балалар врачы Р.Р.Аксакова, Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Х.Х.Ахметов , участок инспекторы Р.Г. Рәхимҗанов, җирле үзидарә рәисе Ф.Х.Фәйзуллиннар катнашты һәм чыгыш ясадылар.
-
13.11.2018

Башлангыч класс укучылары интернет аша үткәрелгән бәйгеләрдә бик актив катнашалар. Учи.ру платформсында математика, рус теле, инглиз теле һәм әйләнә – тирә фәннәреннән урнаштырылган биремнәр укучыларның предмет һәм метапредмет универсаль укыту гамәлләрен формалаштыруда зур ярдәм итә. Платформа тарафыннан бирелгән мактау кәгазе, грамоталар укучылар-ның укуга булган кызыксынуларын арттыра.
-
Ата-аналар җыелышы 12.11.2018

12нче ноябрь көнне Мәмсә мәктәбендә беренче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уздырылды.Балаларның мәктәпкә ияләнүе, беренче чирек нәтиҗәләре, укуга караш, тәртип,туклану мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде. Көндәлек режимны төгәл үтәүләренә игътибарны көчәйтергә кирәклеге искәртелде.
-
“Бердәм класс серләре” 12.11.2018

Бу көннәрдә 6 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре “Бердәм класс серләре” дип аталучы Республика конкурсының зона этабына әзерләнәләр.
-
М.Галәү укулары 09.11.2018

Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Бүген мәктәптә Ш.Мәрҗанинең туганы, татар тарихи романына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәүнең 132 еллыгына багышланган укулар узды. Укуларны түгәрәк җитәкчесе М.З.Гарифжанов оештырды һәм алып барды.












