МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Шимбә өмәсе 21.04.2018

Елның елында апрель аенда язгы чистарту эшләре оештырыла. Көннәр салкын тору сәбәпле, быел карлар эрү озакка сузылды. Бүген мәктәп коллективы, дәресләрдән соң, карларны тарату буенча өмә оештырды. Өмәдә барлык укучы, укытучы һәм хезмәткәрләр катнашты.
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары бездә кунакта 20.04.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе урынбасары Т.П.Ларионова җитәкчелегендәге делегация мәктәптә булып китте. Кунаклар мәктәптә хезмәт тәрбиясе куелышы торышы һәм Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган музей белән таныштылар.
-
ВПР дәвам итә 19.04.2018

Бүген 4 класс укучылары рус теленнән ВПРның 2 нче өлешен, 5 класс укучылары математика фәннәреннән башкардылар. Бу эшләрдә 4 класста укучы 8 укучы, 5 класста укучы 11 укучының барысы да катнаштылар.
-
Ш.Мәрҗанине искә алдык 18.04.2018

Бүген мәгърифәтче, галим, философ Ш.Мәрҗанинең вафат булуына 129 ел булды. Шушы уңайдан мәктәптә иртәнге линейка, башлангыч класс укучылары өчен музейга экскурсия оештырылды. "Таттелеком" җәмгыяте әгъзалары Ш.Мәрҗани истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салдылар.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды 18.04.2018

4,5, 6 классларда, укучыларның белемнәрен бәяләү максатында, Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 17 апрельдә 4,5 класс укучылары рус теленнән эшләр башкардылар. Бүген 6 класс укучылары математикадан эшләр үтәделәр. Бу тикшерү эшләре киләсе атнада да дәвам итәчәк.
-
"Гагарин укулары" 12.04.2018

Бүген - Космонавтика көне. Шушы уңайдан классларда "Гагарин укулары" оештырылды. Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, батырлыгы искә төшерелде. Ксмсны өйрәнүнең әһәмияте тырында фикерләр тыңланды.
-
Кече яшьтән - конкурсларга 12.04.2018

Укучыларның конкурентлыкка сәләтләрен үстерү максатыннан, укучыларны кече яшьтән төрле конкурсларга тартырга тырышабыз. "Фәннәр офыгы" дип аталган район конкурсында катнашып, 2 нче класс укучысы Ибатуллина Дилә уңышлы чыгыш ясады, "Сертификат" белән бүләкләнде.
-
Җиңүчеләр арта
10.04.2018
Мәктәп укучылары район, республика күләмендә уза торгантөрле конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. 5 класс укучысы Сиринә Хәкимзянова "Созвездие-Йолдызлык" телевизион конкурсының район этабында катнашты. Финалга узып, Балтач районында узган районара конкурста чыгышясады, Диплом белән бүләкләнде.
-
Җиңүчеләр арта 10.04.2018

Мәктәп укучылары район, республика күләмендә уза торган төрле конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. 5 класс укучысы Сиринә Хәкимзянова "Созвездие-Йолдызлык" телевизион конкурсының район этабында катнашты. Финалга узып, Балтач районында узган районара конкурста чыгыш ясады, Диплом белән бүләкләнде.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз 05.04.2018

Яз җитә. Туган якларын сагынып, кошлар кайта башлады. Беренче булып каргалар күренде. Инде сыерчыклар кайтыр вакыт та җитте. Мәктәп укучылары сыерчыкларны кош оялары ясап каршы алдылар. Барлык укучылар да, каникул чорында, сыерчык оялары ясап, агачларга, ой түбәләренә элделәр.












