МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Мәдәни көндәлек 14.09.2018

14 нче сентябрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булды.
-
Экстремизмга – юк! 13.09.2018

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, мәктәптә класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, куркыныч туганда үз үзенне тоту кагыйдәләре аңлатылды , һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәклеге әйтелде.
-
Когда в мире есть Толстой 12.09.2018

Указом Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова 2018 год объявлен в республике Годом Льва Толстого. В честь этой памятной даты в нашей школе был проведен единый классный час на тему «Когда в мире есть Толстой», который был посвящен жизни и творчеству великого писателя Л.Н.Толстого.
-
Ата - аналар җыелышы 11.09.2018

7 нче сентябрь көнне Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә ата - аналар җыелышы булып узды. Җыелышны мәктәп директоры И.И.Гибадуллин башлап җибәрде.
-
Исәнме, мәктәп, исәнме! 03.09.2018

Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен,
Түземсезләнеп көттек.
Бу сүзләрне меңнәрчә укучылар кабатлый.
Бәйрәмчә киенгән укучыларны укытучылар, әти - әниләр, килгән кунаклар, ветеран укытучылар, авыл халкы да котлады.
-
Сау бул, Лагерь. 24.06.2018

Бүген “Ак каен”лагере эшчәнлегенең соңгы көне. Иртәнге зарядкадан соң инструктаж үткәрелде. Жәйге ял вакытында үтәлергә тиешле барлык куркынычсызлык кагыйдәләре дә искә төшерелде. Лагерьны ябу тантанасы “ Сабантуй” формасында үткәрелде. Барлык балалар да, милли уеннарда, спорт ярышларында, эстафеталарда катнашып, бүләкләр алдылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Балаларны җәйге каникулга озаттык.
-
23.06“ Ак каен” 23.06.2018

23 июнь - Талантлар көне. Көнебезне иртәнге линейка, инструктаж белән башлап җибәрдек.”Ут белән сак булыгыз” исеме астында сәламәтлек сәгате үткәрелде. Мастер – класс вакытында балалар шян уенчыклар, кул эшләре эшләделәр. Көннең икенче яртысы “Талантлар калейдоскопы” дип аталган концерт программасы белән дәвам итте. Һәрбер бала, концертта катнашып, җыр- биюдә, нәфис сүздә үзенең осталыгын күрсәтте. Ахырдан күңелле дискотека үткәрелде.
-
22.06“ Ак каен” 22.06.2018

Бүгенге көн вакыйгаларга бай булды. Тәрбиячеләр иртәнге линейканы уздырганнан соң Бөек Ватан сугышы багышланган көнгә карата тәрбия чарасы үткәрелде. Сугыш чоры җырлары өйрәнелде. Көннен икенче өлешендә Нурмухамметов Нияз Фәрит улы ярдәме белән оештырылган бәйрәм чарасы балаларга бик тә ошады. Алар барысы да мастер – класста, төрле уеннарда, җыр- биюләрдә катнаштылар, һәрберсе бүләкләр алдылар. Балалар шатлана- шатлана рәхмәтләрен җиткезделәр.
-
“Мульти- Пульти карнавал” 21.06.2018

Бүген “ Ак каен” лагерында Индеецлар көне. Инструктаждан соң зарядка ясадык, иртәнге аш ашадык. Звенолар арасында шашка ярышлары , “Мульти- Пульти карнавал” уздырдык.” Иң яхшы индеец костюмы” конкурсында җиңүчеләрне билгеләдек. Талантлар көненә әзерлек эшләре башланды.
-
19.06 "Акчарлак" 20.06.2018

Лагерьның уналтынчы көне. Инструктаж үткәргәннән соң, ике звено арасында шашка ярышлары булды. Ярыштан соң балалар белән “Гаҗәеп кешеләр” дигән темага әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдән соң балалар һәйкәл янындагы чәчәкләргә, мәктәп тәҗрибә учасогындагы яшелчәләргә су сиптеләр, чүп утадылар. Төшке аштан соң звенолар арасында шахмат ярышы үткәрелде. Өйрәнелгән җырларны һәм речёвкаларны кабатладык.












