МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Сөмбелә бәйрәме 16.10.2018

Күңелләргәяктынур өләшеп,
Шатлыкөстәпһәрберйөрәккә,
Үзмуллыгыбеләнкөзләркилә,
Йомгакясапҗәйгехезмәткә.Менә туган ягыбызга яңадан алтын көз килде. Сөмбелә бәйрәмен балалар түземсезлек белән көтеп алды. 16 октябрьдә башлангыч сыйныф укучылары көзге бәйрәмгә – Сөмбелә бәйрәменә җыелдылар. Бәйрәм көз турында ши-гырьләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Укучылар табышмакларга җавап табып үзләренең зирәклеген, төрле ярышларда катнашып җитезлекләрен күрсәттеләр. Бөйрәм бик күңелле үтте.
-
Г.Камал исемендәге театрда 11.10.2018

Ташкичү төп мәктәбе дирекциясе, 11 октябрь көнне укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр, уку алдынгылары өчен Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырды. Бу көнне Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” исемле спектакле сәхнәгә куелды. Спектакльдә артистлар – Наил Дунаев, Раушания Юкачева, Ләйсән Рәхимова, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Алмаз Гәрәевләр иҗатына сокланып утырдык.
-
08.10.2018

6нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлне ел буена карап торалар. Бүген исә, һәйкәл әйләнәсендәге чүпләрне, корган чәчәкләрне утап, чистартыллар.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре белән очрашу 06.10.2018

5 октябрь көнне мәктәптә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре кунакта булып киттеләр. Алар авыл халкы, тирә-як мәктәпләрнең тарих укытучылары, тарих белән кызыксынучылар, китапханәчеләр белән очрашты. Аларның төп максаты – “Иске Ашыт җыены авыллары тарихы” дигән китапны тәкъдим итү иде.
-
Гражданнар оборонасы айлыгы 05.10.2018

ГО айлыгы кысасында 4 октябрь көнне мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре буенча Багавиев Әбүзәр Җәүдәтович ачык дәрес үткәрде. Дәрес тулысынча укучыларның тормыш иминлеген булдыру сорауларына багышланды. Янгын, ашыгыч ярдәм, полиция, газ хезмәтләренең эшләре буенча мәгълүматләр әйтелде. Саклану чаралары, ысуллары кабат - кабат искәртелде.Укучыларның тормышын, сәламәтлеген саклауда ачык дәрес үзенең лаеклы урынын алды.
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2018

Укытучылар көненә багышлап мәктәптә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дигән темага рәсем күргәзмәсе оештырылды
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2018

Октябрь ае бәйрәм көне - Өлкәннәр көне белән башлана. Ташкичү мәктәбендә бу көн матур чараларга бай булды. Мәктәп администрациясе лаеклы ялда булган укытучы һәм хезмәткәрләребез өчен бәйрәм оештырды. Өлкәннәребез ул көнне мәктәбебезнен кадерле кунаклары булдылар. Авыл клубы хезмәткәрләре, укучылар көче белән әзерләнгән концерт-тамаша да өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Бу көнне өлкәннәребез яшьлек елларына кайттылар, яшьлек җырларын тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Аларның кузләрендә шатлык яшьләре җемелдәде. Барысы бер теләкне теләде: еллар имин булсын,табыннар мул булсын һәм сезгә дә бу көннәрне күрергә язсын.
-
Көзге композиция 01.10.2018

Мәктәбебездә “Көзге композицияләр” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар. Бәйге ахырында балаларга төрле номинацияләрдә урыннар билгеләнәчәк.
-
Экскурсия в историческое место г.Билярск 29.09.2018

29 сентября 2018 года для учителей и ветеранов села Ташкичу и Мамся была организована экскурсия в историческое место г. Билярск. Выражаем огромную благодарность организации «Таттелеком» за предоставленную возможность посетить исторические места, увидеть достопримечательности нашей Республики. В связи с праздником с Днем пожилых людей и приближающимся праздником ко Дню учителя организованная экскурсия оставила неизгладимые впечатления.
-
Юлда сак бул! 25.09.2018

Балаларның куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында классларда тәрбия сәгатьләре үздырылды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юлларда игътибарлы булу максатыннан һәр укучы киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргычлары булдырдылар.












