МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Туган ил кайдан башлана 12.06.2018

Буген 12 июнь - Россия көне. Шул уңайдан “Туган ил кайдан башлана” дигән темага әңгәмә үткәрелде, Россиянең символлары искә төшерелде. “Туган илеңне беләсенме?” темасына викторина оештырылды. Укучылар бик кызыксынып Россиянең һәм Татарстанның спилс – карталарын төзеделәр. Туган ил турында яңа җырлар өйрәндек, караокега кушылып җырладык.
-
11 июнь – Ямьле Җәй көне 11.06.2018

Бүгенге матур кояшлы көнне лагерыбызда Җәй көне итеп үткәрдек. “Минем җәйге хыялым” исемле рәсем конкурсы , “Безнең күңелле отряд” уеннар ярышы бик күңелле үтте. Балачак иленә сәяхәткә бардык. Спорт сәгатендә җитезлектә ярыштык. Көнебез бик матур һәм күңелле үтте.
-
11.06 "Акчарлак" 11.06.2018

Буген лагерь үз эшен дәвам итте. Балаларга инструктаж уздырылды. “Минем Республикам” дигән темага викторина балаларга бик ошады. Хезмәт десанты вакытында түтәлләрдә чүп уталды, мәктәп тирәсендәге чүп уталды.Төшке аштан соң саф һавада “Күңелле стартлар” уйналды.
-
10.06 "Акчарлак" 10.06.2018

“Акчарлак” лагеренда җиденче көне. Инструктаждан соң, балалар чәчәклектә чүп утадылар, теплицада яшелчәләргә су сиптеләр. Футбол уйнаганнан соң, “Хикмәтле экологик дөнья” темасына әкият уйлап чыгарып яздылар һәм бер-берсенә тәкъдим иттеләр. Көндезге аштан соң кызыклы тренинглар үткәрелде.
-
10 июнь 10.06.2018

Бүген лагеребездә спорт һәм сәламәтлек көне. Көн дәвамында спорт ярышлары, күңелле стартлар, көчлелектә һәм җитезлектә көч сынаштык. Иң батыр, чыдам, җитез җиңүчеләр бүләкләр алдылар.
-
9 июнь - Әкиятләр көне 09.06.2018

Без бүген әкиятләр илендә. Рус шагыйре А. С. Пушкинның әкиятләре буенча викторина уздырылды , кроссвордлар чишелде. “Тамчыкай”һәм “ Кояшкай”звенолары “ Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ике звено да тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар. Иң актив укучылар билгеләнде. Һәр звено мактау грамотасы белән бүләкләнде
-
09.06 "Акчарлак" 09.06.2018

Лагерьның алтынчы көне. Инструктаж үткәргәннән соң, балалар һәйкәл янында чүп утап, чәчәкләр утырттылар, мәктәп тирәсендә чүпне утадылар. “Дуслар көне” уңаеннан балалар рәсем ясадылар һәм ике звено арасында волейбол ярышы үткәрелде. Китапханәдә А.С.Пушкинга багышланган күргәзмә белән таныштылар.Көнебезне “Дуслар” җырын өйрәнү белән тәмамладык.
-
Экология көне. 08.06.2018

Буген лагерыбызда экология көне. “Без – табигать сакчылары” темасына әңгәмә үткәрелде. “ Урманны саклыйк” темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Коннен икенче яртысында башваткыч уенын уйнадык. Спортзалда спорт ярышлары уздырдык.
-
08.06 "Акчарлак" 08.06.2018

Бүген “Акчарлак” лагере үз эшен дәвам итте. Балаларга көндәлек инструктаж уздырылды. Иртенге аштан соң күмәк уен уздырылды, рәсемнәр ясалды. Аннан соң хезмәт десанты башланды. Мәктәпнең тәҗрибә участогында чүп уталды, су сибелде. Укучылар бик тырышып эшледеләр.Төшке аштан соң экологик экскурсия удырылды. Авыл янындагы сулыклар һәм чишмәләрдә булдык.
-
07.06 "Акчарлак" 07.06.2018

Бүген лагерьнең дүртенче көне. Балаларга көндәлек инструктаж уздырылды.Көн иртенге аштан соң “Табигатьне саклау” дигән темага әңгәмә белән дәвам итте.Чәчәк, сарымсак түтәлләрендәге чүп уталды.Төшке аштан соң, “Табигатьне саклау” темасына викторина, флеш-моб уздырылды












