МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Әти-әниләр һәм укучылар кышкы ГТО нормативларын тапшырды 19.01.2019

Бүген, 2019 нчы елның 19 январе мәктәп тирәсе шау-гөр килеп торды. Укучылар, әти-әниләр кышкы ГТО нормативларын тапшыру ярышларына җыйналды. Башта чаңгы ярышлары үткәрелде. Аннан соң спорт залында нормативлар тапшыру оештылылды.
Чаңгы ярышында җиңгән һәм призлы урын яулаган һәрбер төркем вәкилләренә һәм ярышларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан кунаклар һәм укучылар ашханәдә коймак белән чәй эчтеләр.
-
Университет талантов 18.01.2019

С 16 по 18 января на базе МБОУ «АСОШ №6» Университет Талантов провел обучающие модули для школьников и учителей Арского муниципального района. Университет Талантов - это коммуникационная площадка, где школьники раскрывают потенциал и развивают компетенции. Здесь школьники учатся проектировать и управлять своим развитием. Из нашей школы в обучении активно участвовал ученик 8 класса Гараев Асгат.
-
Мәмсә мәктәбендә ата-аналар җыелышы 18.01.2019

Бүген Мәмсә мәктәбендә ата-аналар җыелышы уздырылды.Әти-әниләр 2нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар белән таныштырылдылар.Тәрбия мәсьәләсенә аерым басым ясалды.Әти-әниләрнең фикерләре тыңланды,киңәшләр бирелде.
-
Ш.Мәрҗанинең туган көнен билгеләп үттек 17.01.2019

16 январь – Ш.Мәрҗанинең туган көне .Шул уңайдан мәктәптә Мәрҗани турында истәлекләрне кабат искә төшердек. Музей экскурсоводлары 1-6 класс укучыларына галимнең балачагы, мәдрәсәдә укыган еллары турында сөйләделәр.
Бу көннәрдә “2018 нче ел - Ш.Мәрҗани елын йомгаклау” рамкасы астында эш бара. Укучылар һәм укытучылар шушы истәлекле елны йомгаклау конференциясенә әзерләнәләр.
-
Заяга узмаган гомер... 12.01.2019

Хөрмәткә һәм данга лаек була,
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урынын таба ала
Йөрәген ул бирсә эш өчен.
Бүген, 12 январь көнне, Ташкичү төп гомум белем мәктәбендә зур бәйрәм уздырылды. Үзенең 40 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәткә лаек олы шәхес – Гарифжанов Мәсхүт Зариф улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котлауда Арча районы мәгариф идарәсе начальнигы Мөхәммәдияров Рамил Данил улы, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Харисов Вакыйф Вагыйз улы, Ташкичү авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Насыйбуллина Розалия Ибраһим кызы, Г. Тукай исемендәге Ашитбаш урта мәктәбенең элеккеге директоры Шавалиева Рәмзия Азат кызы һәм ветеран укытучылар катнаштылар.
-
10.01.2019

6 нчы класс укучыларына ел буена Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне карап тору йөкләнелгән иде. Алар бу эшне башкаруда бик зур җаваплылык тоеп һәм тырышлык куеп башкаралар. Буген дә алар һәйкәл әйләнәсен кардан чистарттылар.
-
Кышкы уеннар 07.01.2019

Карлы кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт.Балаларга хәрәкәтле һәм кышкы уеннар саф һавада күңел ачу зур шатлык китерә. 7 январь көнне мәктәбебездә укучылар, әти-әниләр катнашында “Күңелле кышкы уеннар” исемле гаилә бәйрәме үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар. Бүгенге уеннар барлык укучыларга һәм әти-әниләргә бик ошады.
-
Күңелле уеннар 07.01.2019
Мәмсә мәктәбендә "Күңелле уеннар" исеме астында балалар белән күңелле спорт уеннары үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, күңел ачтылар: скакалкада сикерү,кыршау әйләндерү,туп ыргыту буенча күңелле ярышлар үткәрелде. Каникулда балалар тавышыннан тынып торган мәктәп, балаларның шат авазларыннан яңгырап торды.Әйтерсең лә спорт бәйрәме! Берәүнең дә тиз генә өенә кайтып китәсе килмәде.Уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде. -
Күңелле стартлар 05.01.2019

Спорт ул – сәламәтлек. Сәламәт булуның юлы бер - хәрәкәт итү. Озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Шуңа күрә укучыларыбызны һәрдаим спортка тартырга тырышабыз. Шул уңайдан спортзалда укучылар һәм әти-әниләр катнашында “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. Ярыш бик күңелле, мавыктыргыч үтте
-
Спорт ярышлары 04.01.2019

4 январь көнне мәктәп укучылары һәм студентлар арасында волейбол ярышлары уздырылды. Һәр ике команда да оста һәм матур уен курсәттеләр.












